|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2011 Җәмгыять
![]() Бет сатам, кем ашый?Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә диләр. Шулай да язарга булдым әле, баксаң, бавыр авыруын, төгәлрәк әйткәндә, А гепатитын бетләр ярдәмендә дәвалап була икән бит. Бу вакыйганы миңа хастаханәдә дәваланып чыккан туганым сөйләде. Республика клиника хастаханәсендә операция ясатканнан соң, ул озак кына шунда дәвалану курслары узды. Шул чакта Таҗикстаннан күченеп кайткан бер ханым белән танышкан. Ул үзенең бавыр авыруыннан ничек дәвалануын сөйләгән. Традицион булмаган медицинага өстенлек биргән ханым, бавыры авырта башлагач та, хастаханәгә бармыйча, авылларында кешеләрне дәвалаучы бер бабай янына килгән. Бабай исә хатынны игътибар белән тыңлаганнан соң, аңа өч бет ашарга кушкан. Ләкин бетне кайдан аласың? Сугыш заманнарында гына котырган бит ул, мәрхүмә дәү әнием, мәктәптә укыганда, алгы партада утыручы кызларның аркаларында бетләр чабышканын карап утыра идек, дип сөйли иде. Бер чәч толымыннан чыгалар, икенчесенә кереп китәләр... Кыскасы, бу ханым бетләрне чегәннәрдән тапкан. Ипи арасына кыстырып, өч бетне ашаган ул. Чыннан да, файдасын күрдем, дип әйтә, ди. Шуннан соң чегәннәр авыл буенча бет сатып та йөргәннәр әле: «Бер бет биш сумнан, кемгә кирәк, кем ала?..»
Медицина хезмәткәрләренә бу вакыйганы сөйләгәч, күбесе «ах» итте. 12 нче шәһәр хастаханәсе табибы Татьяна Дворянкина: «Үләннәр, хәтта болан мөгезе белән дәваланганнарын ишеткәнем бар. Ә менә бетләр… Африка кабиләләре күз алдына килеп баса, сез миндә кызыксыну уяттыгыз әле, бу хакта материаллар эзләп карыйсы булыр», – диде. 7 нче шәһәр хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Диләрә Исхакова исә бу дәвалану ысулына хәтта комментарий да бирә алмады. «Моның булуы мөмкин түгел», – дип гаҗәпләнде ул.
Табибларның хәбәрдар булмаулары аңлашыла да, традицион булмаган медицинада кулланганнар бит аны. Шуңа да үләннәр белән дәвалаучы халык табибы Фирая ханым Захаровага мөрәҗәгать итеп карадык. Аның җавабы үзебезне дә шаккатырды. Баксаң, хәзер дә бетләр белән дәваланучылар бар икән бит. «Бигрәк тә сугыш елларында бу ысулны еш кулланганнар дип ишеткәнем бар. Бет белән дәвалануны раслаган фактлар җитәрлек. Һәр чорның үз дәвалау ысулы булгандыр инде. Тик аның шифасы турында кистереп әйтеп булмый. Кемгәдер файда биргән бетләр икенче берәүгә зыянлы булырга мөмкин. Үземнең бу ысулны кулланып караганым юк, бетләр көчле бөҗәкләр бит, бәлки, вирусларны ашап юк итү көченә ия булганнардыр. Бәлки, кеше, дәвалануга башка чара калмагач, үз-үзен ышандырып, бетләргә алынгандыр. Хәзер бу ысул турында сөйләгәндә көләбез генә. Тик шулай да бетләр сорап килүчеләр бар әле. Андыйларны бомжларга җибәрәбез», – ди Фирая ханым.
Гадәттә, хәерче кеше, бетем дә юк, дияргә ияләнгән. Баксаң, бетең булса, яшәп була икән әле… Алучы булганда, бетне дә сатарга була…
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|