|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.12.2025 Медицина
Табиб кайсы катта яшәүнең сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйләгәнБеренче катта яшәүчеләрдә үпкә авырулары еш очрый һәм аларның иммунитеты да начаррак була икән. Табиб-терапевт Юлия Коваленко “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кайсы катттагы фатирда яшәүнең сәламәтлек өчен куркынычсызрак булуы турында сөйләп үткән. Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән. Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”... – Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб. Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.
--- |
Иң күп укылган
|