|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2011 Мәдәният
![]() Батулла 100 миллионга кино төшерергә хыялланаКүренекле сәнгать эшлеклесе, режиссер һәм драматург, Татарстан республикасының Г.Тукай, Г.Исхакый премияләре лауреаты, язучы Рабит Батулланы без милли, тарихи темаларны киң яктыртучы аксакал язучы буларак беләбез. Ул - татар тарихына нисбәтле күпсанлы китаплар авторы. Аксакал язучыбыз белән бүгенге сөйләшүебез кино хакында, дөресрәге, татар киносы турында хыялланулар...
- Рабит абый, үзебезнең кино фестивалендә кайсы сценариегезгә куелган киноны күрергә телисез? Режиссерлар белән сөйләшүләр алып барылмыймы?
- Режиссерлар белән сөйләшү өчен сәмән кирәк. Аны мәдәният министрлыгы бирә, аларга да акчаны аз бирәләр. Димәк, бу эш белән хөкүмәт, парламент, президент шөгыльләнергә тиеш. Шунсыз кино булмый. Спортка нинди игътибар бирелсә, кино тармагында да шулай булырга тиеш. Әле шул очракта да, әйтик, үзбәкләрне куып җитәрбезме, юкмы - белмим. Гәрчә без 1926 елда ук кино төшергән халык. «Сөембикә» әсәремә кино төшерүләрен телим. Роман күптән басылып чыкты. Классик язучыларыбыз, академиклар, абруйлы тарихчыларның уңай бәясен алды. Ләкин монда урта гасыр вакыйгалары. Монда инде 50 миллион белән генә котыла алмыйсың. Декорацияләрне, шул чорны күзаллау өчен кимендә 100 миллион кирәк булачак. Тукай турында мин өч сценарий язган кеше. Берсе аның менә хәзер төшерелергә тиеш. Эчтәлегенә килгәндә, биредә вакыйгалар да бүген бара. Тукайның 130 еллыгына театрда спектакль куярга әзерләнәләр. Тукайны уйнарга кеше юк. Гомергә режиссер алдында тәлинкә тотып йөргән актер Тукай образына алына. Ләкин бөтен кеше каршы төшә... Сценарий шул хакта. Фестивальдә Нуриев образын да күрергә теләр идем. Р.Нуриев турында да өч сценарий бар минем. Документаль фильм төшерелүгә әзер. Хәзер Сөембикәнең алтыны турында төшерәләр. Нәрсә булыр икән инде, дип көтеп торам. Милли кино сәнгате турында сүз кузгатканда, шуны да истә тотарга кирәк: безнең режиссер кадрларыбыз юк дәрәҗәсендә. Актерлар турында исә шуны әйтә алабыз: академия театрларының кайбер артистлары гына кинода эшли ала...
- Рабит абый, киноны мөселманныкы һәм мөселманныкы булмаганга бүләргә кирәк дип саныйсызмы?
- Баштарак бүленми дип уйлый торган идем. Тик мөселман киносы икән, димәк монда мөселман проблемалары күтәрелә, дип аңларга кирәк аны. Фильм мөселман кешесенең халәте турында булырга тиеш. Урыс яки украин кешесеме мөселманнарның проблемасын төгәл итеп күрсәткән фильм төшерсен иде. Хәтерләсәгез, В. Хотиненконың «Мусульманин» дигән фильмы чыкты. Бик әйбәт хезмәт, дип саныйм мин аны.
- Шәхсән үзегез татар киносының киләчеге бар дип фараз кыласызмы?
- Татар киносы татарча булырга тиеш. Татарча сценарий язылырга, татар актерлары уйнарга тиеш. Аннан соң гына титрлар яки диктор тавышы өстәлә ала. Әлегә татарча фильм төшерә торган кеше икәү генә. Берсе - Фәрит Дәүләтшин, икенчесе - Илдар Ягъфәров. Үзебезнең кинолар булмаса да, фестивален уздыру бик әйбәт анысы. Без башкалардан алда барабыз. Мине борчыганы нәрсә шул: татар фольклорының трактовкасын аңламыйча эш итәләр. Халык педагогикасы салынган йолалар да юкка чыгарыла. Менә шунысы аяныч. Ә бит болар - халыкның рухи мирасы, таянычы, умырткасы.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|