поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.10.2011 Юмор

Тормыш җае

Сатирик әсәрләр конкурсы

Борынгыларның: «Җан биргәнгә җүн бирә»,—дигән сүзләре дөрес икән. Бульнистә хирург булып эшләүче Мөстәкыймне генә күрегез! Эшли генә башлаган чагында җүне булу түгел, җаны да чыгам-чыгам дип кенә тора иде, хәзер әнә ничек түгәрәкләнде! Элек оялчан гына егет иде, хәзер исә авызыңнан керә, кесәңнән чыга!

 

Шулай бер мәртәбә бик каты эч авыртып эләктем мин аңа. «Скурый» алып килде. Алып килде дә... кертеп ташладылар. Коридорга. Бер көн ятам шунда, ике көн. Ә эчнең авыртуына чыдар хәл юк! Актарыла прәме! Әйтерсең аны наркозсыз телгәлиләр. Башта кычкырып карадым, аннары акыра башладым. Ләкин ишетүче юк. Өченче көн дигәндә, Ходайның рәхмәте, яныма:

 

—Бик авыртамыни соң, улым? Нигә шул тамаша кычкырасың?—дип, идән юып йөрүче әби килеп туктады.

 

—Чыдар хәлем юк, әби җанашым!—мин әйтәм.

 

—Синең беркемең дә юкмыни соң?—ди әби.

 

—Өйдә хатыным белән ике балам бар,—мин әйтәм.

 

—Алайса нишләп хатының килеп хирурыг белән сөйләшми, үләсең бит, улым, шушында!—ди әби.

 

—Ни турында?

 

—Операци турында. Тизрәк операци ясасыннар!

 

—Соң, минем монда кергәнне беләләр ич монда. Нишләп кемдер килеп сөйләшергә тиеш тагын?!

 

—Карап торышка акыллы кешегә дә охшаган сыман үзең, ә тормыш җаен белмисең икән...—диде әби, миңа, мондый юләрне беренче күрүем,  дигәндәй  карап.  Берәр  туганың  килеп сөйләшмичә, сиңа кем операция ясасын?!

 

—Нәрсә турында сөйләшергә тиеш соң ул, әби?

 

—«Нәрсә турында, нәрсә турында?..» Операция ясаган өчен акча бирү турында! Шунсыз үлгәнче ятачаксың  шушы коридорда!

 

—Ни сөйлисең, әби?! Бездә дәвалау бушлай ич!

 

—Бир, улым, телефоныңны, үзем шалтыратам. Килсеннәр дә коткарсыннар сине үлемнән! Акча кызганып ятарлык түгел бит хәлең.—Телефон номерын әйттем дә, карчык, чүпрәк-чапрагын янымда калдырып, китеп барды.

 

—Өеңә шалтыраттым, улым. хатының хәзер энесен жибәрә. Болай булгач, яшисең, улым!—дип килеп җитте ул бераздан.

 

—Рәхмәт сиңа, әби!—мин әйтәм.

 

—Рәхмәтне ашап булмый аны, улым ... Син ни... хезмәтем өчен миңа да, йөз сум булса да, өлеш чыгарырсың инде...

 

—Бирәм, әби, бирәм! Терелим генә!

 

Ходайның рәхмәте, бераздан каениш килеп тә җитте. Яныма хәтта өске киемен дә салмыйча килеп керде.

 

—Ничек керттеләр сине болай?!—дим.

 

—Сакта торучы егеткә унлыкны төрттем дә кереп киттем!—ди бу. Әйтергә кирәк, минем каениш терекөмеш кебек, суга салсаң, судан да коры чыга торган кеше!—Нишләп коридорда ятасың?

 

—Урыннары юктыр,—мин әйтәм.—Монда салмаслар иде...

 

—Үзең белән акча алмаган идеңмени соң?

 

—Мине эштән алып килделәр ич! Нинди акча?! Бездә медицина түләүсез бит!

 

—Дөрес, медицина түләүсез... Хөкүмәт табибларны бушлай эшләтә  мәгънәсендә. Шуңа күрә алар хезмәт хакын сырхаулардан алырга мәҗбүр.

 

—Андый закон юк!—мин әйтәм.

 

—Аңа карасаң, бездә сырхау кеше коридорда ятарга тиеш, дигән закон да юк, ә ятасың бит менә! Ярар, сүз көрәштерүдән файда юк, сине моннан исән-сау алып чыгу чарасына керешергә кирәк,—дип, ул, җил-җил атлап, хирургны эзләп китте.

 

Озак та тормады, килә бу. Үзе генә дә түгел: бер табиб белән ике шәфкать туташын да иярткән!

 

—Исәнмесез, сырхау!—Карале, таныш та икән әле үзе!—дип елмайды табиб, мине беренче мәртәбә генә күрмәгәндәй, һәм теге ике кызга:—Хәзер үк палатага кертегез!—дип боерды.

 

«Таныш та икән», имеш! Күршедә генә яши, күрешкәләп, хәл белешкәләп йөрибез бит югыйсә!

 

Шәфкать туташларының ике кулымнан тотып палатага алып керүләре булды, арттан килүче табиб, ягъни күршебез Мөстәкыйм, мин яткан карават янына утырып, хәл-әхвәлемне сораша башлады. Үзе сораша, үзе анда баса, монда төртә. Ә мин ике көн эчендә янымнан кырык тапкыр үтеп тә миңа кырын күзен дә төшермәгән, ә хәзер исә саулыгым турында кайгыртуы хәтта йөзенә чыккан бу ак халатлы Мөстәкыймгә гаҗәпләнеп, күзләремне челт-челт итеп карап ятам. Алдымда—Гиппократ антына тугрылыклы кеше!

 

Ул мине тикшереп-карап бетерде дә бик эшлекле кыяфәт белән:  — Аппендицит. Инде шартлау хәлендә. Кичекмәстән операциягә!—диде һәм шәфкать туташларына дәште:—Хәзер үк әзерләгез!

 

Каениш күз кысып куйды. Шунда тирә-ягыма күз салсам, дүрт кешелек бүлмәдә бер сырхау гына ята.

 

—Башкаларны бүген чыгардылармыни?—дип сорадым мин аннан.

 

—Инде бер атна үзем генә ятам!  Сүз алышыр кеше дә юк!—диде ул.

 

Каениш сүзсез генә тагын күз кысып куйды. Ишеттеңме, янәсе!

 

Башка сөйләшеп торырга вакыт калмады, ике култыгымнан йомшак кына алып, шәфкать туташлары мине ванна бүлмәсенә алып киттеләр.

 

Аннары—операция, реанимация. Күзем ачсам, янымда бер кеше дә юк! Ә авыртуга түзәр хәл юк! Әллә, мин әйтәм, аппендицит урынына башка нәрсәне кисеп алдылармы икән? Бу уемнан куркыныч булып китте. Кычкыра торгач:

 

—Нигә акырасың? Ни кирәк?—дип, чәчләренә бигуди куйган чибәр генә бер шәфкать туташы килеп керде.

 

—Бигрәк авырта, сеңлем,—мин әйтәм,—шуны басар укол бирсәңче!

 

—Карале, кара, хатыныннан таләп итәмени! Син өеңдә түгел, абзый, ә ре-а-ни-ма-ци-я-дә. Ә монда кычкырырга ярамый. Юкса яраң озак төзәлер, моннан тиз генә котыла алмассың,—диде чибәр кыз һәм озын нәфис бармаклары белән чәчләрен рәтли-рәтли чыгу юлына юнәлде. Артыннан:—Юк бездә андый дару. Тыныч кына ят!  —дигән сүзләре генә ишетелеп калды.

 

—Юкка телегезне әрәм итмәгез! Әнә тегене дә алып чыгып китмиләр әле,—диде шунда берәү, ниндидер аппарат янындагы караватка таба ымлап.—Кичә үк җан тәслим кылган иде югыйсә...

 

Тәнемә салкын йөгерде. Шөкер, мин исән бит әле! Авыртуга гына түзәрмен! Шуннан сон, беркемне дә борчымадым, мине дә борчымадылар: ничек салдылар, шулай ята бирдем.

 

—Йә, хәлләр ничек?—дип сорады иртән күршем, аңа шәфкать туташы укол ясап чыгып киткәч.—Син төртмәдеңме әллә? Синең якка борылып та карамады...

 

—Нәрсәне?

 

—Нәрсәне, дип... акча инде, туган, акча. Савыгып чыгасың, килсә...

 

—Без хирургка...

 

—Анысы операция өчен бит аның. Ул үзенекен эшләде дә, аның эше бетте. Мондагылар башка бит.

 

—Димәк, монда да бирергә кирәк?!

 

—Яшисең килсә, кирәк, туган, кирәк! Төртсәң җаның тыныч. Әллә аларның авыртуны баса торган дарулары юк дип беләсеңме?

 

—Юк, диде ич.

 

—Бигрәк беркатлы кеше икән син! Соңгы вакытларда мондый җирдә бер дә ятарга туры килмәдеме әллә?

 

—Шөкер, туры килмәде. Ходай күрсәтмәсен дә...

 

—Шуңа белмисең син безнең хастаханәләрдәге хәлләрне. Хәзер монда һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, туган!

 

—Бездә медицина бушлай дигән законны беркемнең дә юкка чыгарганы юк бит әле!—мин әйтәм.

 

—Дөрес әйтәсең: хәзерге мизгелдә син дә бушлай дәваланып ятасың—яныңа килеп караучы да юк! Бушлай медицина дигәне менә шушы инде ул, туган.

 

—Алай булгач, нишләп реанимациядә тоталар, нигә палатага чыгармыйлар? Анда палата табибы карар иде...

 

—Тәртибе шулай: операция—реанимация—палата. Әллә анда чыккач дәвалый башлыйлар дип беләсеңме?! Өеңә сау-сәламәт кайтасың килсә, анда да төртергә кирәк бит, туган...

 

Шунда аңымны җуйганмын. Табиб күршем чакыртып игә китерткән. Кесә телефоны бар икән, каенишкә чылтыратып алды. Ә ул килеп тә җитте, киеме-ние белән реанимациягә килеп тә керде. Күзем шар булды!

 

—Ничек керттеләр сине монда?!—мин әйтәм.—Монда бит...

 

—Ишек төбендәге сакчы егет белән уч төбемә йөзлекләр салып күрештем,—дип елмайды ул.—Хәзер акчаң булса, Мәскәү Кремленә дә кереп була! Йә, нинди проблема туды?

 

Сөйләп бирдем. Ул бу юлы да җил-җил атлап тагын кемнедер эзләп китте. Бераздан карыйм, ак халатлы өч кешене ияртеп килә бу! Хәтта халатлылар аннан алданрак та йөгерәләр. Шушы минуттан башлап китте дәвалау, китте дәвалау: кайсы укол кадый, кайсы система куя. Тиз генә чакырып китергән теге чибәр туташ хәтта массаж ясый башлады.

 

Шөкер,  хастаханәдән савыгып чыктым. Анысы да бер хәл, иң мөһиме—тормыш җаена төшендем мин анда!


Әхәт САФИУЛЛИН
Казан утлары
№ 10 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»