|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.12.2025 Интернет
Иртән тору белән телефонга үреләсезме? Белгечләр кызыклы ачыш ясаганСоциаль челтәрләрдә утыру, рилслар һәм тиктоклар карау хас та наркотиклар кебек үк кешенең баш миен зарарлый һәм паника һөҗүмнәре, паранойя, саташулы уйлар, депрессия һәм башка психик авырулар китереп чыгара. Америка психологлары һәм психотерапевтлары сүзләренә караганда, төп проблема – социаль челтәрләрдәге киңәшләр алгоритмнары. Алар организмда дофамин бумы китереп чыгара һәм баш миен зарарлый. National Library of Medicine басмасында дөнья күргән мәкаләдә галимнәр контентның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында 71 тикшеренүне анализлавын белдергәннәр. Тикшеренүләрдә 98 299 кеше катнашкан. Аларны ике төркемгә бүлгәннәр: беренче төркемдә тыелган матдәләр кулланучылар булса, икенче төркемдә коточкыч күп күләмдә рилслар/тиктоклар караучылар булган. Шул рәвешле кыска видеолар карау психоактив матдәләр куллангандагы кебек организмны йончытуын ачыклаганнар. Белгечләр көч-хәл белән булса да телефонны ким дигәндә 25 минутка читкә куеп торырга, ешрак медитацияләр ясарга, йокыга талыр алдыннан телефон экранына текәлеп ятмаска, иртәне дә яңалыклар, ватсаптагы мемнар һәм сурәтләр караудан түгел, ә зарядкадан башларга киңәш иткәннәр. Чыганак: Mash Телеграм-каналы.
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|