|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.12.2025 Интернет
Габделфәт Сафин социаль челтәрләр турында фикерен әйтте: "Узыша-узыша фотолар куеп, популярлык артыннан куып, интрига тудырып, ярышучылар артты"Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин "Вконтакте"дагы битендә социаль челтәрләр турында үз фикерен җиткерде. Бер сүзен үзгәртмичә сезгә дә тәкъдим итәбез: "Әгәр социаль челтәрләрне ябу турында уйланылмаса, адәм балалары тиздән психик авыруга әйләнеп бетәчәк. Климат үзгәреше дә бу процессны тизләтер. Әгәр ул ябылса, ялкаулык, гайбәт, "самолюбование", "напоказ" яшәү, өлгермәү бетәр, кешеләр аралаша, аяклар да йөри башлар. Болай барса, яшьләр надан калачак.
Башта бер стресс булып алыр инде. Әзрәк швабра белән идән юарга, китаплар укырга кирәк. Мускуллар эшләмәгәч, баш ничек эшләсен!
Аннан бу эстрадага да кагыла. Узыша-узыша фотолар куеп, популярлык артыннан куып, интрига тудырып, ярышучылар артты. Алга таба ул интрига әшәке юллар белән тудырылырга мөмкин. Бу – бик зур бәла. Ә калганнар шуны "чәйнәп", күренмәгән кешеләр белән талашып, психланып ята. Мәскәүдә эчке киемнән микрофон тотып сәхнәдә йөрүчеләр бар, тиздән бу хәл безгә дә килеп җитәргә мөмкин, чалымнары бар инде".
--- |
Иң күп укылган
|