|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2011 Медицина
Мондый ризык наркотиктай куркынычЧит илдән кайткан бер малайны күрше апасы кибеткә алып кергән, аңа чипсы алып бирергә җыенган. Баланың әлеге ят ризыкны күргәне булмаган. Мөселман гаиләсеннән булганга, башта ул ризыкта дуңгыз итенең булу-булмавы белән кызыксынган. Апа аның составын укып биргәч, малай, берни аңламадым, алмыйк моны, дигән. Мин дә кибеттә аш тәмләткеч, төргәктәге әзер ашлар, шулпа өчен кубиклар яки башка ризык сайларга кирәк булганда, беренче чиратта, составын күздән кичерәм. "Натрий глутаматы" сүзен күрсәм, ризыкны кире киштәгә куям. Алла "сакланганны саклармын" дигән, шуңа күрә хәзердән үк гастрит, ашказаны җәрәхәте, аллергия белән авырыйсы килеп тормый әле. Аннары, әлеге матдәнең күзгә начар тәэсир итүе, баш миенә зыян китерүе, астма белән авыручыларның хәлен начарайтуы турында да укыганым бар.
Натрий глутаматын (глютаматы) төргәктә яки капның тышында Е 621 дип тә күрсәтәләр. Кайбер ризык җитештерүчеләр "вкусовая добавка" яки "улучшитель вкуса" дип язу белән чикләнә. Азык тәмләткеч дисәләр дә, бу матдәне табигый глутамат белән бутарга ярамый. Аның табигый булганы бик файдалы, ул диңгез кәбестәсендә, сыер, тавык итендә, сыр, гөмбәләр, соя соусында, помидорда саклана. Япон, корея, кытай ашлары, гомумән, бу тәмләткечсез пешерелми, әмма аларда аның табигый булганы гына кулланыла (аны камыштан яки балыкның эчке әгъзаларыннан ясыйлар). Ә химик юл белән эшләнгәнен, ягъни тәме булмаган ак порошокны бозыла башлаган яки озак яткан иткә, балыкка, гөмбәгә, консервларга, колбасага, чипсыларга, кечкенә капларда сатыла торган сохариларга, кетчуп, соуслар, майонезга, "крекер"ларга, тәмләткечләргә, тиз әзерләнә торган ризыкларга (фаст-фуд), тәмәкенең кайбер сортларына кушалар. Натрий глутаматын кулланганда, "могҗиза" була: бозылган ит кып-кызыл төскә керә, тәме дә үз хәленә кайта, консервлар озак бозылмый һәм тәмен дә югалтмый. Тиешле микъдарда өстәп һәм башка тәмләткечләр кушкач, әзер балык ризыгын хәтта тавык итеннән аерып булмый икән. Белгечләр әйтүенчә, иң куркынычы – әлеге тәмләткечкә наркотиктай бик тиз ияләшәсең, бу бигрәк тә балаларда күзәтелә. Нәтиҗәдә, кеше өчен табигый ризыклар тәме югала. Мәсәлән, чипсыны яратмаган кеше юктыр. Уйлап карасаң, төргәк тышына тавык боты (укроп, гөмбә) төшерелгән әйбернең чынлыкта нәрсә икәнен үзебез дә белеп бетермибез. Составын укып карарасаң ни генә юк: хуш исләндергеч, натрий глутаматы, соя аксымы, мальтодекстрин, буяу матдәсе... Шул катнашмалардан ясалган ризыкның саклау вакыты 6 ай булуы да зур шик тудырырга тиеш. Чипсыларның бөтенләй бәрәңгедән ясалмаганнары да бар. Чипсыны кетердәтә-кетердәтә ашап утырганда, күз алдына теге тавык боты килә һәм, чыннан да, тавык ите кушканнар бит моңа дип уйлап куясың. Кыскасы, реклама һәм химия үз эшен яхшы эшли: акча тама тора, тик кеше сәламәтлеге турында уйлаучы гына юк.
Шулай да натрий глутаматы ГОСТ тарафыннан рөхсәт ителгән һәм җитештерелгән ашамлыкның 95 процентында кулланыла. Әмма бу тәмләткечне ризыкка кушу нормасы бар: ул 10 кило ризыкта 9 граммнан да артмаска тиеш. Өлкән кешегә көненә 1 граммнан артык кулланырга ярамый, ә үсмерләр өчен максималь доза – 0,5 грамм, 3 яшькә кадәрге сабыйларга мондый ризыкларны бирү гомумән тыела.
Галимнәр, тәмләткечнең күселәргә ничек тәэсир итүен ачыклау максатыннан, тәҗрибә уздырган. Күселәрнең бер төркеменә глутамат бер көнлек нормада (1 грамм) бирелгән, ә икенчесенә – көндәлек нормадан ике мәртәбә артыграк. Бер айдан беренче төркемдәге күселәрнең ашказанында җәрәхәтләр барлыкка килгән. Икенче төркемдәгеләрдә әлеге җәрәхәтләр инде ике атнадан күренгән, алар бер-берсенә карата агрессивка әйләнгән, сугышканда араларыннан берсен хәтта өзгәләп ташлаганнар. Америка нейрофизиологы Джон Олни фикеренчә, натрий глутаматы күселәрнең баш миенә зыян китерергә дә мөмкин.
Соңгы елларда урамда тиз генә капкалап алу өчен гамбургерлар, тиз әзерләнә торган ризыкларны сату урыннары барлыкка килде. Анда натрий глутаматын жәлләмичә мул итеп кушалар. Бу язманы укыгач, ә нәрсә ашарга соң, дип аптырап калучылар да табылыр.
Галимнәр файдалы ризыклар исемлеген төзегәннәр. Менә алар – сөт, өйдә әзерләнгән эремчек, кара ипи, кукуруз, банан, укроп, шпинат, авокадо, салат, миндаль, барлык төр кәбестәләр, бәрәңге (бигрәк тә газ мичендә кабыгы белән пешерелгәннең кабыгында калий күп), кишер, ташкабак, кабак, кыяр, чөгендер, шалкан, топинамбур, сельдерей, кура җиләге, карбыз, җир җиләге, караҗиләк, хөрмә, манго, бөтнек, мелисса, юкә чәчәге һәм гөлҗимеш чәйләре, барлык төр боткалар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Уяу бул
Галимнәр төзегән зыянлы продуктлар исемлегендә менә ниләр бар
*Суыргыч кәнфитләр, ачык төргәктәге пастилалар, "мэйбон"нар, "чупа-чупс" һәм башка тәм-томнар. Аларда шикәр, химик өстәмәләр, буягычлар, ясалма матдәләр күп.
*Чипсылар. Кукурузныкы да (поп-корн), бәрәңгенеке дә бик зыянлы. Чипсы углеводлар һәм майлар, буягычлар һәм ясалма тәмләткечләр катнашмасыннан тора. Фри дип аталучы кыздырылган бәрәңге шулай ук зарарлы.
*Татлы, газлы эчемлекләр – шикәр, химия, газлар җыелмасы. Кока-кола, мәсәлән – савыт-саба өслегенә утыручы известь юшкынын һәм күгәрекне бетерү өчен менә дигән чара. Баллы, газлы эчемлекләр шикәр күләме күп булуы белән дә аерылып тора. 1 стакан суга шикәр комы 4-5 бал кашыгы салына. Аны эчкәннән соң сусау басылмау, киресенчә, эчәсе килү бер дә гаҗәп түгел.
*Шоколад батончиклар. Беренчедән, югары калорияле булуы белән аерылып торса, тагын әле аларда химик кушылмалар, генетик модификацияләнгән продуктлар, буягычлар һәм хуш исләндергечләр дә бар. Батончиклар артык баллы, ашаган саен ашыйсын китереп тора.
*Колбаса-сосискалар. Алар яшерен майлар (дуңгыз тиресе, мае, эч майлары), хуш исләндергечләр, ясалма тәмләткечләр кушып ясала. Күп өлеше трансгенлы соядан тора.
*Сосиска, колбасалар гына түгел, майлы ит тә организмга зарарлы. Ул кандагы холестерин микъдарын күтәрә, нәтиҗәдә кан тамырлары томалана, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре килеп чыгарга мөмкин.
*Майонез – бик нык калорияле ризык. Анда майлар, углеводлар, буягычлар, тәмләндергечләр һәм башка ясалма матдәләр күп. Шуңа күрә кызган бәрәңгегә майонез салып болгатыр алдыннан ахырын уйлагыз. Майонезлы шаурма, гамбургер, бутербродлар белән туклану да организмга файда китерә, дип өметләнмәгез. Сәүдә киштәләрендә тезелеп киткән матур төргәкле кетчуплар, соусларның зыяны майонезныкыннан бер дә ким түгел.
*Файдадан бигрәк зыяны күбрәк булган продуктлар исемлегенә тагын тиз әзерләп ала торган токмачлар, суда эри торган ашлар, бәрәңге боламыгы, "Юпи", "Зуко" шикелле секунд эчендә чыжлап эрүче сокларны да кертергә була. Болар барысы да – организмга зыян салучы химия.
*Тоз. Аны еш кына "ак үлем" дип тә йөртәләр. Тоз белән артык мавыгырга ярамый. Ул кан басымын күтәрә, эчтә токсиннар җыелуга китерә.
*Алкоголь. Аз гына күләмдә эчү дә организмга витаминнар үзләштерергә комачаулый. Ул бит әле нык калорияле дә. Бавырга, бөергә начар тәэсир итүе турында бөтен кеше дә белә.
--- |
Иң күп укылган
|