|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2011 Икътисад
Төпсез кисмәккә су ташуКүптән түгел Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы “Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләве” дигән кызыклы презентация игълан итте. Министрлык сайтына эленгән графиклар мәгълүмат кырында аз гына дулкынлану барлыкка китерде, чөнки саннар гади күз белән генә караганда да кызыклы иде. Кызыгы шунда: рәсми саннарга ышансак, Россия халкы гаилә кеременең 10 процентын торак-коммуналь хуҗалыгына түләүгә тота, имеш, ә Финляндиядә бу күрсәткеч 3 процент кына, Бөекбритания, Швеция һәм Испаниядә – 6 процент, Германиядә – 9 процент. Саннарның барысын да китереп торуның хаҗәте юк. Теләгән һәр кеше министрлык сайтыннан үзе кереп карый ала. Шулай да әйтеп үтик: Балтыйк буе республикаларында күрсәткечләр иң югарысы. Эстониядә, әйтик, түләүләр 20 процент тәшкил итә. Башкала журналистларын россиялеләрнең бу өлкәдәге гаилә чыгымнары европалыларныкына караганда күпкә зуррак булуы ярсытты һәм матбугатта “фаш итүле” мәкаләләр басылды. Бу язмада без мәскәүле аналитиклар башкармаган исәпләүләрне башкарырбыз. Аз гына математика белән шөгыльләнеп алу зыян итмәс. Бу шөгыль безгә рәсми даирәләр белдермәгән кайбер нәрсәләрне белергә ярдәм итәчәк. Кайбер саннар Россиянең ут күршеләре белән ни өчен этле-мәчеле яшәвен дә аңларга булышачак.
Россиянең гамәлдәге Президенты Дмитрий Медведев язгы якта ил статистикасы турында: “...нет веры в эту статистику, брехня это зачастую”, – дип белдергән иде. Президент белән килешик, әмма... Әмма без исәпләүләрдә шул сафсата статистика саннарына таянырбыз. Шуларга таянып уйдырманың уйдырма икәнлеген исбатларбыз.
Әйдәгез, башладык. Министрлык сайтындагы иң беренче график ТКХ өчен түләүләрнең үсеш темпын чагылдыра. Мин үзем бу графиктагы саннар дөрес булырга тиеш дип саныйм. 2000 елда россиялеләр ТКХ өчен кеше башына уртача 130 сум акча түләгәннәр, быел бу күрсәткеч 1459 сумга җиткән. Соңгы санны беренчесенә бүлик. Түгәрәкләп алгач 11,22 дигән сан килеп чыгачак. Шушы 11 ел эчендә түләүләр 11,22 тапкырга арткан дигән сүз бу. Барыбыз да үз җилкәбездә күтәреп караганга, бу саннарда безнең өчен гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Авыр арту икәнен генә искәртик... Бигрәк тә аз керемле гаиләләрнең җелегенә үтәрлек, чөнки гаилә керемнәренең 10 проценты дигән сан ул уртача хезмәт хакыннан исәпләнгән. Гадәти россиялеләрнең күпчелеге уртача хезмәт хакыннан күпкә азрак табыш ала, шуңа күрә 40 процент халык үз керемнәренең 30 процентына кадәрен ТКХ түләүләре өчен тота. Кайберәүләр өчен хәтта 90-100 процентка якынлаша әлеге күрсәткеч.
Мине аз гына гаҗәпләндерә торган сан өченче графикта. 2000 елда без, ягъни халык ТКХ чыгымнарының 54 процентын каплаганбыз, бүген исә 11,22 тапкыр артык түли башлагач, бу сан 89 процентка җиткән. Димәк, без төпсез кисмәккә су ташыган булып чыгабыз, күпме генә ташыма, тулмый теге. Түләнгән акчаларга карасак, күптән тулып ташып чыгарга тиеш бит инде.
...Ләкин инфляция дигән күрсәткеч бар. Безнең түләүләрнең байтагын инфляция йота, шуңа күрә күп түләгән саен аз түлисең дигән парадокс барлыкка килә. Тик инфляциянең рәсми күрсәткечләре алай ук югары түгел. Иң зур инфляция 2000 елда булган – 20,2 процент. Аннан соң түбәнәюгә киткән. 2009 елда, әйтик, 8,1 процент кына. Улымнан махсус компьютер программасы ясатып алдым да, 2000 елда ТКХга түләгән акчага инфляция процентларын кушып, аны 2011 елга кадәр китереп җиткереп исәпләп карадым (күп очракта инфляция күрсәткечләрен зурайту ягына түгәрәкләдем, 8,1 не 9 дип алдым). 434,893058482738 дигән сан килеп чыкты, ягъни без фатир чыгымнары өчен 435 сум түләсәк, ТКХның 54 проценттан артык чыгымын каплыйбыз дигән сүз монысы. 870 сум түләсәк, инде 108-110 процент килеп чыга якынча. 1459 сум түләгәндә, бик киметеп исәпләсәк тә ТКХның 170-180 процент чыгымнарын күтәрәбез дип уйларга кирәк. Мәскәү аналитиклары исә 200 процент түлибез дип белдерә. Бу сүз хак булырга тиеш, чөнки үткән язда бер Үзәк федераль округта гына ТКХның 25 миллиард сум акчасы урланып чит илгә чыгарылды дип рәсми рәвештә игълан иттеләр. Урларлык та калгач, акчалар җитеп аша, димәк. Шуңа да Никита Кречивский дигән икътисад фәннәре докторы Россия хөкүмәте газетасында ТКХ түләүләрен ике тапкыр киметүнең бернинди дә авырлыгы булмаска тиеш дип белдерде.
Тик әле без исәпкә алып бетермәгән тагын бер нәрсә бар. Газ һәм нефтькә дөньякүләм бәяләр дигән төшенчә. Россиядә, әйтик, газга бәяләр инфляция процентларын күпкә узып арта, чөнки дөнья бәяләре белән тигезлибез дип тырышалар. Бу омтылышның максатын аңлау кыен, чөнки, бердән, дөньяда углеводородларга уртак тигезләшкән бәя юк. Нефть, әйтик, бүген Америкада бер барреленә 80-85 доллар тирәсе булса, Европада 105 долларга якын бәяләнә. Ә эчке базарда энергия чыганакларына бәяне һәр ил ничек булдыра ала, шулай куя. 2009 елның сентябрендә, мәсәлән, АКШның эчке базарында газга бәя 1000 кубометрына 70 доллар булса, шул ук вакытта Россиядә 80 доллар иде. Ә экспортка газ һәрвакытта да кыйбаткарак китә. Әмма монда да бердәм бәяләр юк. 2010 елның икенче кварталында Германия Россия газын 150 долларга сатып алса, Украина һәм Эстония 235 доллар түләгәннәр. Менә бу саннар Тимошенконың ни өчен төрмәдә утыруын, һәм ни өчен бер Украина Президентының да Россия белән тыныша алмавын ачык иллюстрациялиләр дә инде. Күрәсең, Газпром үз иле халкын да украиннарны каезлаган кебек каезларга телидер.
ТКХ чыгымнарында энергия чыганакларына бәяләр төп урынны алып торганлыктан, шул бәяләрнең үсеш динамикасы белән без түләгән акчаларның арту темпын чагыштырып карыйк. Газ турында төгәл мәгълүматлар табу кыен, шуңа күрә нефтьне генә алыйк. Газ бәясе гадәттә нефтьнеке белән параллель үсә яисә төшә. 2000 елда нефть бәясе 30-33 доллар тирәсе булган, дөрес, ел ахырына 25 долларга кадәр түбәнәйгән. Хәзергесен 105 доллар дип алыйк инде, ул соңгы көннәрдә түбәнәю ягына бара. 2000 елдагы иң түбән бәяне алсак та, 2011 елга арту дүрт тапкыр тирәсе. 11,22 тапкыр түгел дә түгел инде. Бу яктан китереп санасак та, без ТКХ өчен, Икътисадый үсеш министрлыгы исәпләгәнчә, 89 процент кына түгел, кимендә 189 процент түлибез булып чыга.
Министрлык сайтындагы саннар уйланыр өчен әллә никадәр азык бирә. Боларны чагыштыр гына, ачыш арты ачыш ясыйсың. Тик, Дәрдмәндчәрәк итеп әйтсәк, “Җитәр инде, Рәшит, сүзне озайтма...”
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|