|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2011 Авыл
Риваятьләр ни сөйли?Туган авылым турындагы матур хатирәләрне яңарту, риваятьләрне искә төшерү минем күңелемнең түренә кереп өзгәли, аны сагыну, сагыш биләп ала. Нигә шулайдыр инде, белмим. Ә бәлкем, элеккеге, мин белгән, мин үскән авылның юкка чыгуы белән аңлатыладыр бу халәт. Зур Көек Казаннан ерак булмаган Биектау районында. Авылымны, аның табигатен Тукайча ук мактый алмыйм. Ләкин минем өчен авылым чит җирләрнең искитмәле матурлыгына да алыштыргысыз. Ул минем күңелемә бик тә якын, кадерле бер изге җир булып сеңеп калган. Авылымның һәр ядкарен, һәр хатирәсен сагынып, өзгәләнеп яшәүчеләрнең берсе мин. Авылыбыз башында – әллә кайдан күренеп торган горур тегермән, безнең өйдән ерак түгел генә – тимерче алачыгы, шунда ук – ат дагалый торган ыстан, авылым кырларында – тулы башак белән чайкалып үскән иген басуы, шул басуны ике якка аерып ат арбасы үткән юл, шул юлдан яланаяк ат пәпәе1 артыннан йөгергән сабый чагым.
Хәзер балачакта авылдашларым тарафыннан сөйләнгән риваятьләрне искә төшереп карыйм.
Рауза апа сөйләгәннәрдән
Авылымның нәкъ уртасында түгәрәк матур күл бар. Төнлә белән яшьләр кичке уеннан кайтып килгәндә күрәләр: зират ягыннан күл өсләтеп ике аккош, ак җәймәгә төрелгән әйберне күтәреп, авылның икенче ягына – иске зиратка таба очып киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң аккошлар кире әйләнеп күлгә төшкәннәр икән. Иртә белән бу хәбәр бөтен авылга таралган. Берничә көн элек Садретдин исемле бабай үлгән. Ул бик тә яхшы күңелле кеше булган. Башкаларга гел изгелек кылырга тырышкан. Аның әле күрәзәчелек сыйфаты да булган. Үзенең үләсе көнен дә алдан әйткән ул.
Шул төнне аккош сурәтенә кергән фәрештәләр Садретдин бабайның җанын изгеләр зиратына күчергәннәр. Мәрхүмнең карчыгы шулай булганын раслаган төш тә күргән.
Гыйльмиҗамал дәү әнием сөйләгәннәрдән
Элек заманда Хәмит хәзрәт исемле изге кеше булган. Безнең якта аның исемен һәркем белә. Аның кабере Юртыш авылында. Коръән ашларында һәм каберенә барып аның рухына дога кылалар.
Исемдә калганнардан берничә вакыйганы сөйлим әле.
Беренче вакыйга
Хәмит хәзрәтнең хатыны көмәнле икән. Аның бик тә кура җиләге ашыйсы килгән. Ләкин каян аласың кыш көне яңа пешкән кура җиләген? Хәзер генә ул ел әйләнәсе ни телисең – шул бар. Ашыйсы килгәнен ире – Хәмит хәзрәткә әйткән. Бар, идән астына төш, дигән хәзрәт. Ләкин анда күргәннәреңне беркемгә дә сөйлисе булма, дип кисәткән ул. Хатын идән астына төшсә, шаккаткан. Анда кура җиләкләре пешеп утыра икән. Тамагы туйганчы, күңеле булганчы ашаган хатын. Ләкин шундый хикмәтне бик тә башкаларга сөйлисе килгән аның һәм сөйләгән дә. Шуннан соң ни булганы хакында дәү әнием сөйләгәнне тәгаен генә хәтерләмим. Балалары әллә үле хәлдә, әллә гарип булып туган бугай.
Икенче вакыйга
Бик тә фәкыйрь кеше булган. Хәмит хәзрәт бу фәкыйрьне, шундый-шундый җиргә бар әле дип, бер агач төбенә җибәргән. Бүтән бер сүз дә әйтмәгән. Бу кеше шул җиргә барса, ни күрсен – анда бик күп алтын-көмеш өелеп тора икән. Фәкыйрь нишләгәнен белештермичә бу байлык-ганимәтне кесәләренә, кесәләре тулгач, авызына тутырып, тагын кая куярга белми аптыраган. Капчык алып килим дип алтын көмешне бушатып китеп барган. Капчык тотып килсә, анда инде бер ни дә юк икән. Кесәсенә тутырганы гына да гомерлеккә җиткән булыр иде бит югыйсә! Комсызлык аркасында сыңар алтыннан да колак каккан.
Авылдашларым сөйләгәннәрдән
Элек Хозыр Ильяс адәм балаларының күзенә күренеп йөргән. Безгә аны таякка таянган, ак киемле, ак сакаллы карт дип сөйлиләр иде, һәм шуңа күрә аның килеш-килбәтен шундый итеп күз алдына китерә идек.
Берәүләрнең капкасыннан бетерешкән хәерче киемнән ак сакаллы бер карт килеп кергән. Йорттагы килен идән юып йөри икән. Карт, берәр нәрсә ашарга бирмәссеңме, кызым, тамагым бик ачты, дигән. Киленнең вакыты бер дә булмаган, бетмәс монда сезнең ише хәерчеләр, бар, юлыңда бул, идән таптап йөрисез шунда, дип картны куып чыгарган. Бу тавышка икенче бүлмәдән әни кеше килеп чыккан. Эшнең хикмәтен аңлагач, йөгереп урамга чыккан. Чыкса, “хәерче карт“тан җилләр искән. Бу йорт бәхет күрә алмаган, янгын чыгып, янып беткәннәр.
Мондый хәлләрне без – балаларга гыйбрәт өчен, яхшылыкка өндәп сөйләгәннәр инде, әлбәттә.
Редакциядән: Һәр төбәкнең үз тарихы, үз риваятьләре, үз гореф-гадәтләре. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әйдәгез, шулар хакында “Ватаным Татарстан” газетасы укучылары белән дә уртаклашыйк әле. Сездән хатлар көтәбез.
Дания ГАРӘФИЕВА-ШӘРИПОВА |
Иң күп укылган
|