|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2011 Могҗиза
Татарстанда да серле җирләр барТәтештә “Озын алан” (“Долгая поляна”) дигән җир бар. Монда XIX гасырда ук урманны кисеп, куяннар үрчетә башлаганнар. Соңрак “ферма” юкка чыккан. Шулай итеп, алан бушап калган. Иң сәере шунда, бу аланда агачлар үсми, гәрчә аның янында гына урман булса да. Кайбер экстрасенслар бу аланда космос белән бәйләнешле энергетик багана бар дип саныйлар. Монда магнитлы җиһазларга “җан” керә, сәгать телләре вакытны дөрес күрсәтми, фотоаппаратта аланда төшерелгән рәсемнәр юкка чыга. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу урын югары электромагнитлы җирлек булып санала.
Югары энергия чыганагы мәчет һәм чиркәү булган урыннарда күзәтелә. Юкка гына, Зөя утравын көчләр урыны (место силы) дип әйтмиләр. Бу урындагы дип йортлары иң яхшы космик энергия үткәргечләре булып торалар. Шуңа күрә алардан чыкканнан соң кеше үзен яңарган итеп хис итә. Гомумән алганда, бу урын кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый - кан басымы нормальләшә, күңел борчылулардан арына, йөрәк тибеше тынычлана, яралар тиз төзәлә, салкын тиюләр бетә.
Әлеге аланның янәшәсендәге авыл ташландык хәлдә. Аны хәтта авыл дип тә әйтеп булмый инде. Шулай да, мондагы кайбер өйләр шактый төзек хәлдә сакланган. Ләкин аларга керергә барыбер шикләндерә.
Ә менә алан тирәсендә яхшы аура сизелә, шуңа бу урыннан китәсе дә килми.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|