поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
20.11.2025 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева белән Ильвира Хамматова яшьләрне кавыштыра башлаган: «Кызлар бик актив, әлһәмдүллиләһ. Ә егетләр азрак әле...»

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева һәм популяр җырчы Ильвира Хамматова “Мәхәббәт – ул син” дигән кавыштыру проекты эшләтеп җибәргәннәр.

Шуның кысаларында шарт буенча катнашырга теләк белдергән егет-кызлар бер урында очрашалар. Танышу өчен нибары 5 минут бирелә. Вакыт үткәч, катнашучы икенче берәү белән танышуны башлый. Шулай итеп, кеше бер очрашуга килеп, берьюлы берничә кеше белән таныша. Бер-берсен ошатканнар аралашуны дәвам итә ала. Бу яңа проектның үзенчәлекләре турында Айгөл Бариевадан белештек. 

– Ни өчен нәкъ менә танышу, кавышуга бәйле проект башларга булдыгыз?
– Танышларым арасында бик уңган, чибәр, тырыш кызлар күп. Әмма алар – ялгыз. Үземнең балаларым да гаиләсез әле. Танышу, үз ярыңны табу хәзер заман проблемасына әйләнде. Күпләр мәхәббәт эзләп тә, кавыша алмыйлар. Пандемия, социаль челтәрләр үсеше безне барыбызны да дүрт дивар арасында калдырды. Менә шушы проблеманы хәл итү өчен – офлайн,  гадәти тормышта күзгә-күз карап, таныша торган проект булдырдык. “Үз кешеңне тану өчен 5 минут вакыт та җитә”, – диләр. Әлбәттә, һәркем үз ярын табачак дип вәгъдә итә алмыйбыз. Әмма без аралашу, танышу өчен мәйданчык булдырдык. Татар гаиләләре саны артсын өчен тырышабыз, проект бары тик татар яшьләре өчен. Әле эшне башлап кына җибәрдек, шулай да беренче уңышларыбыз белән уртаклаша алабыз. Бер очрашуда 68 катнашучы арасыннан 22 пар барлыкка килде. Пар дип әйтүем, очрашу нәтиҗәсендә бер-берсен ошаткан егет һәм кызны аңлата. Шушы 22 пар арасыннан 3 кенә гаилә туса да, бу  – зур нәтиҗә булачак. Очрашулар оештыру җиңел түгел, бик күп көч, вакыт таләп итә торган эш. Ильвираның да, минем дә, моннан тыш үз эшләребез бар бит әле. 

 – Проект кемдә күбрәк кызыксыну уятты?
 – Кызлар бик актив, әлһәмдүллиләһ. Ә егетләр азрак әле. Гомумән, беренче адым ясарга курыкмаучы ир-атлар, хәзерге вакытта, бик аз. Шулай да бирешмибез. Социаль челтәрдә фотосурәтләр артында качып утырып кына булмый. Сөйләшергә, аралашырга, очрашырга кирәк. Чыннан да, гаилә корасы килгән кешеләр безнең проектка кушыла ала. Безнең аерым телеграмм-каналыбыз да бар. Проект белән кызыксынучылар күп. Әле 1 ай вакыт та үтмәде, язылучылар саны 900гә җитте. Димәк, безнең эшчәнлек актуаль. “Мәхәббәт  – ул син” проектында  катнашу өчен бер катнашучыбыз  Чувашиядән, икенчесе  – Владимирдан, өченчесе  – Башкортстаннан ук килде. Татарлар бөтендөнья буйлап, төрле тарафларда яши. Бәлки, киләчәктә проект дөньякүләм танылу да алыр.

 – Кешенең ялгыз булуын ничек тикшерәсез?
 – Паспортны карыйбыз. Калганы һәркемнең үз намусында инде.

– Ә үзегез тагын бер кат гаилә корыр идегезме?
 – Үземә бернинди киртәләр дә куймыйм. Чөнки Аллаһ Тәгалә безне парлы итеп яраткан. Ләкин минем өчен хисләр мөһим. Әгәр йөрәгем янмый икән, янымда ир-ат булсын дип кенә кияүгә чыга алмыйм. Әлбәттә, күңелемә якын кеше булса, бәлки. “Юк, мин бүтән гаилә кормыйм”,  – дип кистереп әйтмим. Барысы да Аллаһ кулынды. 
 

 


Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы