|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.11.2025 Җәмгыять
Ана капиталын ник тулысынча бирмиләр?Ютазы районыннан Фәрит абый шалтыратты: "Балалар Азнакайда йорт төзиләр. Икенче бала тугач бирелә торган Ана капиталын шушы эшкә кертмәкчеләр иде. Тик аларга тиешле сумманың яртысын гына биргәннәр. “Ишек, тәрәзәләре булгач кына, калган өлеше түләнә”, — диләр икән. Башлагач, эшне төгәллиселәре килә. Ник алай бүлеп бирәләр? Шулай тиешме ул?" РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең Азнакай районы бүлекчәсеннән болай дип аңлаттылар:
— Балаларына 3 яшь тулган булса, йорт төзү өчен Ана капиталы акчасы икегә бүлеп бирелә. Алар башта төзелеш өчен рөхсәт һәм 50 % сумманы ала. Беренче өлешне алып, башкарган эшләре (нигезе, стена, тәрәзәләре, түбәсе) өчен акт алып киләләр. Аннан соң калган 50 %ы бирелә. Балага 3 яшь тулмаса, болай 50 гә 50 итеп алу каралмаган. Ул очракта Ана капиталы белән төзелеш, торак өчен банктан алган кредитны ябып яки беренчел кертем итеп кулланып була. 3 яшь тулганчы, акча сертификатка ия кешенең үзенә турыдан-туры күчерелми.
--- |
Иң күп укылган
|