поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
20.11.2025 Дин

Вафат булган кешеләрнең җаннары бер-берсе белән очраша аламы?

Нишләптер күпләр кайчан да булса бу дөньядан китәчәге турында уйланмый. Үлемгә ничек әзерләнергә кирәк? Үлгәч, безне нәрсә көтә? Әмәт мәчете бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев шулар хакында сөйләде.

– Хәзрәт, ни өчен җеназага баруны вәгазьләнеп кайту диләр?

– Аллаһы Тәгалә Үзенең китабы Коръән-Кәримдә үлем турында бик күп искә ала һәм шуннан гыйбрәт алырга куша. «Әнбия» сүрәсенең 35 нче аятендә Ул: «Һәр җан иясе үлемне татыячак. Без, коткы салыр өчен, сезне яманлык (авыру һәм фәкыйрьлек кебек) белән дә, яхшылык (саулык һәм байлык кебек) белән дә сыныйбыз. Әмма (ахырда, хисап һәм җәза өчен) Безгә кайтарылачаксыз», – ди. Тик нишләптер күпләр кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез турында уйланмый. Якын кешеләре, дус-туганнарын озатып кайткач та, гыйбрәтләнми. Югыйсә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Кешегә вәгазьче буларак үлем җитә", – ди, ягъни җеназада катнашасың икән, ул синең өчен вәгазьче булып тора. Аллаһ кушканча яшисеңме? Аллаһ риза булырлык нинди яхшы гамәлләр калдырасың? Намазларың, уразаларың төзекме? Казаларың калмаганмы? Кешеләр белән араларың төзекме? Өстеңдә кеше хакы юкмы? Зираттан кайтканда шулар турында уйланырга тиешбез. 

– Иң авыр сынау безне кайда көтә: кабердәме, кыямәт көнендә торгызылгачмы?

– Риваятьләрдән билгеле булганча, Госман радыяллаһу ганһе зиратка баргач гел елый торган була. Моны күреп торган иптәшләре, кыямәт көне турында сөйләшкәндә син алай ук тәэсирләнмисең, моның сәбәбе нәрсәдә, дип кызыксыналар. Аларга җавап итеп ул: “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән ишеттем: әгәр кеше кабердә булган сынауны уза алса, калганы җиңел булачак”, – ди. Иң авыр сынау безне кабердә көтә. Сәхабәләре: “Сагд ибне Мугаз радыяллаһу ганһе дә кабердә кысылдымы?” – дип сорагач, “Әгәр кабер кысуыннан кемдер имин булса, Сагд ибне Мугаз имин булыр иде” ди. 

– Кешене кабергә иңдергәннән соң, аны анда фәрештәләр каршы аламы? 

– Мәет янына Мөнкир һәм Нәкир исемле фәрештәләр килеп, «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди дин?» дип сораячаклар. Аллаһка буйсынып яшәгән кеше, Аллаһның рәхмәте белән, “Раббым – Аллаһ, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәләм, динем – ислам” дип җавап бирәчәк. Шуннан аңа бер матур егет күрсәтелер һәм “син кем?” дип сорагач, ул “мин синең яхшы гамәлләрең, син монда рәхәттә ятачаксың” дияр. Ә инде намаз укымаган, дин тотмаган кеше әйтә алмас һәм аны тимер чүкечләр белән кыйнарлар, кычкырган тавышын кешеләр белән җеннәр ишетмәс, хайваннар гына ишетер диелә. Аңа исә яман кеше күрсәтелер һәм ул “мин синең гөнаһларың, син монда газапланачаксың” дияр. Шулай ук хәдисләрдә: “Иманлы кешегә җәннәт ишекләре ачылыр һәм ул кыямәт көне тизрәк булса иде дип ятар. Ә монафыйклар яки имансыз кешеләр, җәһәннәм ишекләрен күреп, кыямәт көне булмаса иде дип ятарлар”, – диелә. Кире бу дөньяга кайтып, яхшы гамәлләр кылырга, ике генә  рәкәгать булса да намаз укырга теләсәң дә, кире кайту юк. Без исәннәр моның белән гыйбрәтләнергә һәм Аллаһ кушканча яшәргә тырышырга тиешбез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Адәм баласын зиратка өч әйбер озатып бара: гамәлләре, малы һәм туганнары. Аларның икесе кире кайтып китә, ә гамәлләребез кала”. Берәр атнага сәфәргә җыенганда гына да чемоданга бөтен кирәкле әйберне тутырабыз: ризыгын да, киемен дә, акчасын да хәстәрләп куябыз. Ә кабердә безнең күпме ятасыбыз бар! Анда инде кием дә, акча да кирәк түгел, шушы дөньяда яшәгән вакыттагы яхшы гамәлләребез генә булышачак. Бер генә гамәлебез дә читтә калмаячак, һәрберсе ярдәм итәчәк. 

– Вафат булган кешеләрнең җаннары бер-берсе белән очраша аламы? 

– Алда әйтеп уздык, үлгән кешеләрнең җаны ике төргә бүленә: иминлектә булучылар һәм газапланучылар. Дин белгече Ибнел-Каййим әл-Җаузи “Рух” китабында әйткәнчә, соңгылары башка җаннар белән күрешә алмыйлар, чөнки алар үзенә күрә бер тоткынлыкта. Ә иминлектә булган җаннар үзләре халәтендәге җаннар белән күрешә, бер-берсенә йөри, яшәгән вакытта алар белән нәрсәләр булганлыгы турында сөйләшә алалар. 

– “Якын кешемне төштә күрдем, матур бакчада утырып тора икән. Димәк, ул җәннәттә” дип юрыйлар. Алар чынлап та хәзердән үк җәннәттәме?

– Болар – яшерен хәлләр. Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. 


Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы