поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
20.11.2025 Шоу-бизнес

Илдар Әхмәтов: «Казанга эшләпә киеп килдем»

Аның моңлы тавышын тамашачы бик тиз үз итте. Җырчы Илдар Әхмәтовның үзенә генә хас сөйкемлелеге дә бар. Эстрадага ул профессиональ белем белән – консерватория тәмамлап килде. Шуңа күрә тенор тавышлы егетнең җырлавы башкалардан аерылып тора иде.

«Иде» дим, чөнки Илдар Әхмәтов, җырлады-җырлады да, беркөнне юкка чыкты. Әллә ниләр уйлый күрмәгез: аның белән бар да яхшы, матур гаиләсе, эше бар. Тик менә тамашачы да юксына бит.

– Илдар, сәхнәдән бөтенләй читләштең. Кайда син, нишләп югалдың?

– Без бит заманында «Барс Медиа» ширкәте белән бик каты эшләдек. Финанс мәсьәләләре белән баш ватмадык, матур гына иҗат итеп яшәдек. Аннары аларда ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты да, бөтен оештыру мәсьәләләрен дә, финанс ягын да үзеңә уйларга кирәк була башлады. Аларның барысына да кайдан акча алып бетерәсең?! Шулай да мин эшләп карадым. Филармониядә концертымны оештырдым. Ләкин «яндым». Катнашкан артистларга да бурычларымны соңга калып түләдем. Шунда мин бернинди ярдәмсез бу эшкә тотынырга кирәкмәгәнлеген аңладым.

– Ә хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Мин төрле өлкәләрдә эшләп алдым инде. Хәзер машина ремонтлау юнәлешендә хезмәт куям. Шулай ук мәҗлесләргә чакыралар, шунда барып җырлыйм. Күбрәк элеккеге танышлар чакыра.

– Син – тенор тавышлы, консерватория белеме булган җырчы. Шулкадәр тәҗрибәң булып та, иҗаттан читләшүең бик кызганыч инде...

– Консерваторияне тәмамлап, эстрадада җырлый башлауны үзем өчен акча эшләү урыны дип кенә кабул иттем. Миңа анда эшләү җайсыз иде. Чыгып җырлаганда каушау хисен дә тоймадым. Ә артист, нинди генә тәҗрибәле булса да, сәхнәгә чыкканда каушарга тиеш. Ул хисне югалту куркыныч әйбер. Мине менә шул нәрсә дә уйландыра башлады.

– Димәк, сиңа үз белемеңә, тәҗрибәңә туры килгән югарырак баскычка менү юлын эзләргә кирәк булган.

– Кирәк булган... Тик кая барасың соң? Без укып бетергәндә ничектер эшкә урнашу өчен юллама бирүләр дә булмады. Мин инде консерваториядә укыганда ук эстрадага кереп киттем дә, тәмамлагач та шунда калдым. Яшәргә, гаиләне туйдырырга кирәк бит. Миңа театр белән җыр кушылган иҗади проектлар ошый. Музыкаль комедияләрне бик яратам. Эх, шундый җырлы спектакльләрдә рәхәтләнеп уйнар идем. Безне укытканда Рафаэль абый Сәхәбиев тә: «Музыкаль комедияләрне «уятырга» кирәк», – дип әйтә иде. Без опера студиясендә «Башмагым» спектаклен дә куйдык. Мин анда Мәхмүт ролен башкардым. Вокал партиям булмаса да, артист булып бик рәхәтләнеп уйнадым. Состав та бик көчле иде. Артур Исламов, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина белән бергә укыдык. Аннары «Театраль солянка»лар барлыкка килде. Анда да ел саен уйнадым. Хәзер менә музыкаль комедияләрне Казан шәһәре филармониясендә күп куя башладылар – шунысы сөендерә.

– Син сәхнәдә моңлы җырларың белән чыгыш ясаганда җитди кебек, ә тормышта бик җиңел, күңелле кеше икәнсең.

– Казанга килгәндә бик оялчан идем. Башкалага зур өметләр белән дә килдем. Әлмәттә музыка училищесында укыганда, урам малайлары бәйләнә иде, араларында хәмер эчүчеләре дә бар. Ә мин башка дөньяда, мәдәниятле мохиттә яшәргә хыялландым. Казанга да кулыма дипломат тотып, озын пальто киеп килдем. Башымда эшләпә иде. Консерваториядә укып, зыялы кеше булырга теләдем. Ләкин Казанда хыялдагы дөнья түгел иде. Эшләпәне салдым, дипломатны авылга кайтарып куйдым... Мин укырга кергәндә, бәхеттер инде, тенор тавышлы икәү генә идек. Безне алдылар һәм менә шулай консерваториядә укый башладым.

– Сиңа мондый сәләт кемнән күчкән?

– Мин тумышым белән Тукай районының Боерган авылыннан. Гаиләдә без барыбыз да – әти-әни дә, апа, абый да җырлый. Авылда үзешчән сәнгатьтә дә катнашалар. Минем тавышым алай көчле түгел дә кебек иде – музыка училищесында ачтылар. Консерваториядә укыганда да безгә бик яхшы белем бирделәр.

– Син күпбалалы әти дә бит. Улың «Татар малае» конкурсында катнашып, икенче урын да алган иде. Балалар иҗатка тартыламы?

– Ике улыбыз һәм кызыбыз бар. «Татар малае» конкурсында уртанчы улым катнашты. Тавышы бик матур. Мин аны вокал дәресләренә дә йөртеп карадым. Ләкин ул җырларга теләми.

– Кичләрен эштән кайткач, «эх» дип үкенеп куйган чакларың буламы?

– Үткәннәргә нәрсә дип үкенеп утырасың инде?! Иҗатка бәйле үкенечләр булып куя. Шулай кирәк булгандыр, дим дә, тынычланам. Сәнгать кешесе бит ул я иҗат юлын, я матур гаиләсен саклап калуны сайларга тиеш. Аның шул ягы да бар. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башласаң, гаиләгә игътибар җитми башлый. Балаларың да тиешле тәрбия алмый кала. Мин менә шул нәрсәләр хакында да уйлыйм. 


Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы