|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.11.2025 Мәдәният
Оренбургта Татарстан кинолары күрсәтеләчәк21 ноябрьдән 23нә кадәр Оренбургта Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Бу көннәрдә татар мәдәнияте белән кызыксынучылар нәфис фильмнар һәм мультфильмнар карый алачак. Шулай ук милли ризыклар белән сыйлану, төрле мастер-класслар оештыру да планлаштырылган. Төрле фольклор ансамбльләр чыгышы да көтелә. 21 ноябрьдә тамашачыларга “Әлмәндәр” мультфильмы һәм “Телсез күке” нәфис фильмы тәкъдим ителә. Яшь тамашачылар өчен кызыклы уеннар оештыра, татар моңына сусаучылар җыр тыңлап, бию карап ял итә алачак. 22 нобярьдә – “Сөмбел” фильмы һәм “Болгар легендалары” мультфильмы күрсәтеләчәк. Тамашадан соң мультфильмның режиссеры Сергей Киатров белән очрашу көтелә. 23 ноябрьдә “Әпипә” комедиясе карарга мөмкин булачак. Ә балаларны мастер-класслар һәм күңел ачу программасы көтә.
--- |
Иң күп укылган
|