поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
17.11.2025 Милләт

Татар чаралары гөрләп торсын!

“Бердәмлек”нең 37 санында Залия Динмөхәммәтованың “Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк” исемле мәкаләсен укыгач, кыз чагыма кайтып килгәндәй булдым. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Куйбышев шәһәренә укырга керергә килдек. Русча начар беләбез, чөнки мәктәптә, рус теле һәм әдәбиятыннан тыш, калган барлык фәннәр дә татарча укытылды.

Ул вакытларда безне берсе дә кулдан җитәкләп йөрмәде. Авыл кызлары, бер белмәгән җиргә килеп, уку йортын үзебез эзләп таптык. Башта - училищеда, аннан соң кооператив техникумында белем алдык. Заманына күрә әлеге техникум кәттә уку йорты булып санала иде. Әле дә исемдә, ул Сердобский урамында урнашкан иде. Укып бетергәч, һичшиксез ике ел юллама буенча эшләргә кирәк. Югыйсә, башка җиргә урнаша алмыйсың.
 
Яшьлек – яшьнәр чак! Әлбәттә инде, без, студентлар, рәхәтләнеп күңел дә ача идек. Кич йөрүләр, концертлар, дус-ишләр белән очрашулар...
 
Ә инде ямьле «Татар пятачоклары» аерым бер хатирә буларак саклана. Эх, бигрәк тә күңелле үтә иде бит алар! Андагы яшьләрнең чуты-кырые юк - чын Сабан туе инде менә! Куйбышевның барлык районнарыннан егетләр-кызлар җыела иде.
Бөтен яклап татар моңы агыла. Гармун тавышлары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Берәүләр типтереп бииләр, берәүләр җырлыйлар. Егетләр, кызлар бер-берсе белән танышалар, серләшәләр. Әйтергә кирәк, биредә күпләр, үз ярларын табып, гаиләләр кордылар. Шулай, «пятачок» узган урын таңга кадәр гөрләп тора иде!
 
Кичәгә кияргә бер күлмәк бар иде. Шуны юасың да киясең, юасың да киясең. Хәмер-шәраб эчү уйда да юк.
Ул вакытлардан инде 50 ел гомер үтеп тә китте. Ә барысы да кичә генә булган сыман...
 
Залия Динмөхәммәтованың “Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк” исемле мәкаләсенә кайтсак исә, аны укыгач, мин чын-чынлап шатландым. Әйе, мин дә егетләргә, кызларга мондый кичәләр кирәк, дип саныйм. Әлеге дискәтүкләрне оештыручыларга рәхмәт. Яшьләребезгә милли мохит тудыручы, җыр-моңнарыбызны яң-гыратучы, ана телендә аралашу, танышу-кавышу мөмкинлеген бирүче шундый татар чаралары ешрак уздырылып, гөрләп торсын иде!

Рузалия Гафурова
Бердәмлек
№ --- | 17.11.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы