поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
14.11.2025 Милләт

«Тамырларны сакларга тиешбез»

Кызганычка, соңгы елларда туган телләр югалуы темасы иң актуальләрнең берсе булып бара. Һәр халыкның үз мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм туган телен саклау өчен янып яшәүче аерым вәкилләре бар.

Шундый мисалларның берсе - Самарада туып-үскән татар егете Ильдар Мустафин.

- Мин Мансур егете, - дип таныштырды үзе белән әңгәмәдәшем. - Әнием Похвистнево районының Мансур авылыннан, ә әтием Норлат районының Әхмәт авылыннан. Һәр җәйне әниемнең туган җирендә, әби-бабай гаиләсендә һәм дусларым арасында үткәрә идем. Авыл белән бу тыгыз бәйләнеш туган тамырларыма булган мәхәббәтемнең нигезе булып тора.

Авылда узган балачагы шәһәр малае Илдарга, үсеп җиткәч тә, туган телендә иркен сөйләшергә ярдәм итә дә инде. Әбисе һәм бабасы, әти-әнисе һәм яшьтәшләре белән аралашып, ул табигый рәвештә саф татар телен үзләштерә. Булачак тормыш иптәше Зөлфияне дә Мансур авылында очрата. Бу тәҗрибә милли үзаңын формалаштыруда хәлиткеч фактор була.

- Хәзерге вакытта, кызганычка, бик аяныч хәл күзәтелә. Телне белмәү, хәтта милли чараларда да русча сөйләшү, яшь буынның татарча концертларга, спектакльләргә йөрмәве күңелне әрнетә. Без мондый кичәләрне көтеп алабыз, дусларыбыз белән анда бик теләп барабыз.

Туган телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз – безнең аерылгысыз бер өлешебез бит ул. Кеше тугач та, аңа исем, фамилия бирелә. Бу нәрсәләр аның белән соңгы сулышына кадәр яши. Туган телебез дә шулай булырга тиеш. Аның файдасы бармы-юкмы дигән уйлар, гомумән, башка килергә дә тиеш түгел, дип уйлыйм. Татарча исем һәм фамилия йөртеп кенә, телен, мәдәниятен белмәгән кеше үзен мин – татар дип атарга тиеш түгел, минемчә.

Татарлар саны болай да елдан-ел кими бара. Әгәр дә без милләт буларак юкка чыгарга теләмәсәк, моңа күп көч куярга тиешбез. Милли кыйммәтләр яңа туган бала күңеленә гаиләдә салынырга тиеш. Балачактан кыска гына булса да догалар өйрәнү дә, минемчә, бик зур файда китерә. Әбием өйрәткән догаларны, дини бәйрәмнәрне, йолаларны, гореф-гадәтләребезне мин әле дә хәтерлим. Үзем белгән нәрсәләрне балаларыма гына түгел, башка милләттәшләремә дә, яшь буын вәкилләренә дә җиткерәсем, белгәннәрем белән уртаклашасым килә. Шуңа күрә үзем балачактан җаным-тәнем белән яраткан спорт төре – футбол аша татарларны берләштереп, телебезне, милли-мәдәни мирасыбыз дәвамчанлыгының әһәмиятен ассызыклый Илдар.

Эльмира Сәйфуллина
Бердәмлек
№ --- | 14.11.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы