поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
14.11.2025 Җәмгыять

Казанда яңа «Фермер утраучыгы» ачылды

Бүген Казанда яңа «Фермер утраучыгы» ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Биредә фермер хуҗалыклары товарлары: республиканың 17 муниципаль районыннан 30 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе җитештергән сөт, ит, казылык һәм кондитер продукциясе сатылачак.

Ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин катнашты.

Яңа «Фермер утраучыгы»ның операторы - Ләйлә Минһаҗева. Ваклап сату тәҗрибәсе булган эшкуар сәүдә мәйданчыгы белән идарә итә һәм шунда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне берләштерә.

Нияз Хурамшин болай дип билгеләп үтте: “Әлеге мәйданчык - җирле җитештерүчеләрдән сыйфатлы фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булган тагын бер уңайлы нокта. Бу безнең фермерлар өчен - яңа сату базарлары, халык өчен - сыйфатка ышаныч. Ышанам, бу “утраучык” ышаныч материгы булачак!”

Проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм азык-төлек продукциясе җитештерүчеләргә үз продукцияләрен махсус «утраучыкларда» урнаштыру мөмкинлеге бирә.

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә Россиянең 38 субъектында барлыгы 96 «Фермер утраучыгы» оештырылган, аларның киштәләренә инде 1100дән артык җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итә. Татарстан Республикасында 6 «Фермер утраучыгы» эшли, шуларның 4се - Казанда, берсе - Арчада һәм берсе - Биектау авылында.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы