|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.11.2025 Шоу-бизнес
Җырчы Аиша нәрсә белән авырый?Татар эстрадасында танылган 5 бертуган Ганиуллиналарның берсе Аиша социаль челтәрдәге сәхифәсендә авыруы турында хәбәр итте. «Социаль челтәрдә күптән күренмәвемнең сәбәбе – инде икенче атна авырыйбыз. Миндә ангина. Антибиотиклар эчәм. Әле конъюнктивит та өстәлде. Поликлиникага көн саен диярлек йөрибез», – ди ул, кызын да күрсәтеп. Ганиуллиналар – 5 кыз туган: Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша). Аиша кызын ялгыз үстерә. Чыганак: Интертат
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|