|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.11.2025 Авыл
"Алты бүре авылны уратып алды..."Башкортстандагы бер авылга бүреләр ешлаган, дип яза "Кызыл таң". Киекбай авылы янында периметр буйлап бер көтү бүре йөргән. Ерткычларның шундый оятсызлыгына шаккаткан халык урман җәнлекләрен видеога төшергән. Киекбай авылы Бөрҗән районында, урман уртасында урнашкан. Монда бүреләр йөрү беркемне дә аптыратмый, ләкин авылга шулай якын килүләрен авыл халкы хәтерләми. Алты бүре авылны чолгап алган, аннары кире урманга кереп киткән. "Алар бик якын иде, без хәтта һөҗүмне кире кагарга әзерләндек, - дип сөйли авылда яшәүче. - Ерткычлар, азык эзләп булса кирәк, авыл тирәсендә бөтерелде. Алар китте, ләкин, кем белә, бу, бәлки, разведка гына булгандыр, аларның төнлә әйләнеп кайтуы да ихтимал".
Ул, шулай ук, видео төшергән ирләрнең бүреләр арасында эре юлбашчылары аерылып торуын билгели. Авыл халкы балалар һәм терлекләр өчен борчыла. Фото: скрин видео
--- |
Иң күп укылган
|