|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.11.2025 Криминал
6 яшьлек улын чүкеч белән кыйнап, пычак кадап үтергәнМәскәүдәге хатын-кыз 6 яшьлек улын үтереп, үз-үзенә кул салырга тырышкан. SHOT мәгълүматлары буенча, коточкыч вакыйга кичә кич академик Анохин урамында булган. Хатын-кыз чүкеч белән 6 яшьлек улын кыйнаган һәм аны пычак белән кадап үтергән. Шуннан соң ул үз-үзенә кул салырга тырышып караган. Хәзер урында тикшерүчеләр эшли. Мондый ерткычлыкның сәбәпләре ачыклана. 37 яшьлек хатын-кызга каршы «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әле ул дәваханәдә. Эш башкала Тикшерү комитеты һәм прокуратурасы контролендә тора. Үтерү алдыннан хатын сәер хат калдырган. Анда ул үзен һәм баланы бик нык авырый дип раслый. SHOT мәгълүматлары буенча, аңсыз ана һәм үле баланы хатынның ире тапкан. Кухняда соңрак сәер текстлы язу тапканнар, анда ул үзенең үлемендә беркемне дә гаепләмәскә сораган. Шулай ук Ксения Н. улы кебек үк бик нык авыруы турында язган. 37 яшьлек Ксения Н. рәсми рәвештә 2022 елдан бирле бер җирдә дә эшләмәгән. Мөгаен, баласы белән шөгыльләнгәндер. SHOT белән әңгәмәдә хатын-кызның ире Ксения чыннан да авыру булган, ләкин нәрсә белән икәнен аныкламаган, дип сөйләгән.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|