|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.11.2025 Милләт
«Ачык чырай – такта чәй»Милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап, аларны яшь буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Шул максаттан чыгып, Денис авылының Мәдәният йортында чәй мәҗлесе үткәрелде. Элек халык бик дус яшәгән, кешеләр аштан ашка йөргәннәр. Идәнгә юрганнар җәеп утырганнар да, бис-миллаһ әйтеп, бер табактан - аш, бер табадан бәлеш ашаганнар. Бер сөлгене үз алларына җәйгәннән соң, ахырдагы кешегә җитәме икән, дип кайгыртканнар. Чарада авылыбызның «Чулпан» фольклор төркеме әнә шул күренешне сәхнәләштерде. Милли киемнәр-дәге артистларыбыз күрсәткән бу күркәм йоланы карагач, әби-бабаларыбызның тормыш рәвешен күз алдына китердек. Ә мәҗлестәге татар халкы ризыклары - бәлеш, кабартма, ипи, кәкере, коймак телеңне йотарлык булды!
Милли рух белән сугарылган бу кичә халкыбызның бай мирасын саклауның һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклады. Киләчәктә дә әби-бабаларыбыздан калган гадәтләрне онытмыйча, йолаларыбызны саклап, сау-сәламәт булып, үзара тату яшәргә насыйп бул-сын. Мондый чараларны ешрак үткәреп, гореф-гадәтләребезне торгызыйк. Милли мәдәният - халыкның йөзе, аның рухи байлыгы. Бүгенге кичә – шуның бер чагылышы. Ул безне берләштерде, рухыбызны күтәр-де, татар булуыбыз белән горурлану хисен тагын да ныгытты.
Рәгыйдә Бадыйкова |
Иң күп укылган
|