|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.11.2025 Спорт
Динә Хөснетдинованың әнисе: «Динә кечкенәдән Тутберидзе командасында шөгыльләнергә теләде»Динә тумышы белән Зәй районы Аксар авылыннан. Җиңүе белән котлап, Динәнең әнисе Резедә Хөснетдинова белән хәбәргә чыгып, җәһәт әңгәмә кордык. Спорт дөньясы белән кызыксынучылар бу көннәрдә якташыбыз Динә Хөснетдинова өчен ут йотып торды. Август аенда гына Этери Тутберидзе төркеменә күчкән 16 яшьлек Динә инде фигуралы шуу буенча җиңүләре белән сөендерергә дә җитеште. Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышының өченче этабында Динә Хөснетдинова җиңү яулады. Казанда җиңү – Хөснетдинова өчен өлкәннәр арасында Гран-при сериясендә беренчесе булды. Спортчы ике өчле аксель һәм башка катлаулы элементларны һәм ирекле программаны да уңышлы башкарды. Прокат өчен ул 145,51 балл алды — бу көннең иң яхшы нәтиҗәсе. Хөснетдинова ике программада 218,01 балл җыйды, бу аңа турнирның алтын медален яуларга ярдәм итте. Динә тумышы белән Зәй районы Аксар авылыннан. Ун яшендә Хөснетдиновлар гаиләсе Казанга күчеп килә, анда Динә «Стрела» мәктәбендә тренер Надежда Заякинада шөгыльләнә. Җиңүе белән котлап, Динәнең әнисе Резедә Хөснетдинова белән хәбәргә чыгып, җәһәт әңгәмә кордык. - Динәнең җиңүе бар татарстанлыларны шатландыра. Сезнең хис-кичерешләрегез нинди? - Динә фигуралы шуу белән күптән шөгыльләнәме? Ни өчен кызыгызны нәкъ шушы спорт төренә бирдегез? - Хәзер сезнең әзерлек Мәскәүдә үтә дип беләм. Күченеп китү турында карар җиңел бирелмәгәндер? - Җиңүләр, әлбәттә, сөендерә, әмма сезгә дә әти-әни буларак кыенга туры киләдер. Чемпион тәрбияләүнең серләре бармы?
Илгизә Галиуллина |
Иң күп укылган
|