|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.11.2025 Матбугат
Саубуллашу сүзе... 105 яшьлек "Татарстан яшьләре" ябылуы турында игълан итте1920 елдан чыгучы татар басмасы "Татарстан яшьләре" үзенең ябылуы турында игълан итте. 2026 ел почта каталогыннан чыкканнар. Ягъни почтада газетага язылып булмаячак. Соңгы елларны ТЯ финанс проблемалары кичерә иде. Штатта 7 кеше эшләгән. "Үземнең дә февральдән бирле хезмәт хакы алганым юк", - дигән "Бизнес Онлайн"га баш мөхәррир Атлас Гафиятов. "Татарстан яшьләре" элекке елларда зур тиражлар белән чыкты. Анда Миңназыйм Сәфәров, Флера Низамова, Риман Гыйлемханов, Гөлнара Сабирова, Фирдүс Гыймалтдинов, Илфак Шиһапов, Чулпан Фәттахова, Рәмис Латыйпов һ.б. бик күп танылган журналистлар эшләде. Илсөя Бәдретдинова, Зөлфәт Хәкимнәр даими язып торды. Күп журналистлар "Татарстан яшьләре"н үзләренең мәктәбе дип саный.
--- |
Иң күп укылган
|