поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2011 Җәмгыять

Баллы гөмбә янгыннан хәтәр

Инглиз галимнәре шаккатыргыч нәтиҗә ясаган. Баксаң, иске кәгазьләрдә яшәүче гөмбәчекләр кешене җиңелчә генә саташтыра: аңны үзгәртә, кәефне яхшырта, иҗади активлыкны көчәйтә икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела ди.

Урман-болын гөмбәләре­нең кешегә мондый ук тәэ­сире юк кебек үзе. Тик барыбер көзнең җылы яңгырдан соңгы аяз көннәрен бик күбе­без “мылтыксыз ау”дан башка күз алдына да китерми. Рос­сиядә бер сезон эчендә якынча 150 мең тонна гөмбә җыя­лар ди әнә. Шуңа күрә агулануларның еш булып торуына да гаҗәпләнәсе юк.

 

Аларның сәбәпләре нидән гыйбарәт һәм, гомумән, бү­­ген “гөмбә патшалыгында” ниләр булып ята икән соң? Белгечләр әйтүенчә, хәтта ки без балачактан ук бик яхшы белгән ак, каен гөмбәләре дә кайвакыт агулы булып чыгарга мөмкин. Чөнки, даими рә­вештә үзгәреп, аларга ниндидер яңа сыйфатлар өстәлеп тора. Әйтик, күптән түгел генә безнең якларда таплы ал гөмбә (пятнистая сыроежка) табылган. Ә ул Ерак Көнчыгыш­та һәм Гавайда гына үсә, әле анда да сирәк очрый торган гөмбә булып санала! Соңгы вакытларда коңгырт эшләпә­ле шампиньонның агулы төре нык үрчегән. Ашарга яраклымы-юкмы икәнен белү өчен бу гөмбәгә бармак белән басып карарга кирәк: басып торган урында агулысының төсе актан саргылт көрән төскә әйләнә. Шулай ук тозлы суда пешергәндә дә карала. Моннан тыш аннан сөрсегәнрәк ис килеп тора ди.

 

Сүз уңаеннан, күбебез белми торган кайбер фактларга да тукталып үтик әле. Әйтик, безнең якларда киң таралган, барыбыз да диярлек таный торган баллы гөмбә (опенок). Аны без бик тәмле кабымлык дип кенә беләбез. Ә чынында... Белгечләр әйтү­енчә, урман өчен бик куркыныч икән ул. Нык үрчеп, агач­ларның тамырларын корыта. Бүген мең­нәрчә гектар мәйданда урманнарга шушы афәт яный. Зыяны янгыннар, йә булмаса “браконьер” агач ки­сүчеләрнекеннән ким түгел, дип борчыла белгечләр. Баллы гөмбәнең үсе­шен тоткарлаучы башка гөмбә­ләрне үрчетеп кенә котылып була икән. Белоруссиядә нәкъ менә шулай эшлиләр дә ди. Ә бездә – юк.

 

Беләсезме?

 

* Гөмбә кан тамырларына холестерин утыруга комачаулый.

 

* Стенокардияне һәм йө­рәк авыруларын җиңеләйтү өчен ак гөмбә ашарга ки­ңәш ителә.

 

* Әтәч гөмбәсе (лисичка) – зарарлы бактерияләрне юкка чыгару үзенчәлегә ия булган табигый поливитамин.

 

* Шампиньоннар иммунитетны ныгыта, шикәр чиреннән дәва.

 

* Гөреҗдә бөер авыртканда, сидек юлларында таш хасил булганда файдалы.

 

* Нарат гөмбәсе (рыжик) туберкулезга “аяк чала”.

 

* Майлы гөмбәдә, кәҗә гөмбәсе (сморчок) һәм әтәч гөмбәсендә күрү сәләтен яхшыртучы матдәләр бар.

 

* Вешенка югары кан басымын төшерә, нерв һәм иммун системасына уңай йогынты ясый, организмны картаюдан саклый.

 

Гөмбәчеләргә биш киңәш

 

1. Үзегезне шиккә салган гөмбәләргә тимәгез. Кәрзинегезгә бердәнбер ак чебен гөмбәсе эләккән очракта да калган гөмбәләрегезгә шу­ның агуы сеңеп калырга мөмкин.

 

2. Кортлаган яки картайган гөмбәләрне алмагыз: аларда агулы матдәләр була.

 

3. Сәнәгать предприятиелә­ре, автомобиль, тимер юллар, агулы химикатлар сиптерелгән кырлар тирәсендә үсеп утыручы гөмбәләрне читләтеп узыгыз. Чөнки алар туфрак һәм һавадагы барлык зарарлы матдәләрне үзлә­ренә җыя.

 

4. Гөмбәне цинк йөгертелгән чиләккә җыймагыз. Моның өчен чыбыктан үрелгән, һич югы пластмассадан ясалган савыт әйбәт.

 

5. Гөмбә тиз бозылганлыктан, микробларның үрчүе өчен әйбәт шартлар туа. Шуңа күрә аны җыйганнан соң күп дигәндә 3-4 сәгать эчендә эшкәртеп кую кирәк.

 

Яшелчә – дару да

 

Көз – яшелчә чоры. Тик без аннан аш-су әзерли беләбезме икән? Дөрес итеп пешерелгән яшелчә тәмле генә түгел, берникадәр дәрәҗәдә дару да бит әле.

 

Пешерәбез

 

Пешерү өчен яшелчәне салкын суга салыргамы яки кайнарынамы? Файдалы матдәләре – витаминнары, минераллары күбрәк сакланып калсын өчен кайнап торган суга (тозны алдан ук салып куярга кирәк) салырга. Су яшелчәне җиңелчә генә каплап торырлык булырга тиеш. Шуннан соң көчле утта кайнатып чыгарырга да бик сүрән утта пешереп бетерергә.

 

Тик кайберәүләргә, әйтик, буын авыруларыннан инте­гүчеләргә яшелчәләрдәге билгеле бер матдәләр (мәсә­лән, сидек кислотасын тоткарлап, тозларының организм тукымаларына утыруына китерүче пурин матдәсе) ярамый. Бу очракта аны салкын суга салып пе­ше­рергә кирәк. Суны күбрәк салып, көчле утта пешерү әйбәт. Болай эшләгәндә, яшелчәнең сырхау өчен кирәксез матдә­ләре суга чыгып бетәчәк.

 

Кайбер яшелчәләрнең үзләреннән-үзләре пешеп җитү­ләрен дә искәртик. Чөгендер, кишер, бәрәңге бу. Утта күбрәк тотканда, ­изелеп үк китә алар. Бу хәлдән котылу өчен пешеп җитәр алдыннан кәстрүлне уттан алырга да, өстен каплап, яшелчәне 10-30 минутлап тотарга (күпме булуына карап).

 

Парда

 

Иң әйбәте – яшелчәне парда пешерү. Моның ике өстенлеге бар. Беренчедән, файдалы матдәләре тулысынча диярлек сакланып кала. Икенчедән, су сеңмәгәнлектән, яшелчәнең тәме бө­тенләй башкача була. Парда пешерү­нең бернинди дә авыр­лыгы юк. Яшелчәне юып, сулы кәстрүл эчендәге рәшәткәгә (ти­мердән ясалган тишекле чү­мечкә яки махсус кәрҗингә салырга да була) тезәргә дә капкачын ябарга – шуның бе­лән шул. Каты яшелчә­ләрдән – чөгендер, бәрәңге, кабактан тыш, теләсә нинди яшелчәне парда пешереп була. Ни гаҗәп, кишер дә, каты булуына карамастан, парда әйбәт пешә. Каты яшелчәләрне, витаминнарын саклап калу өчен, бераз суда пешереп алырга, шуннан соң парда пешереп җиткерергә кирәк.

 

Үз суында

 

Яшелчәне үз суында яки аз гына су салып пешергәндә дә бик тәмле була. Файдалы матдә­ләре хәтта ки парда пешергәндәгесенә караганда да күбрәк саклана. Тик болай пешергәндә яшелчә соусына сырхаулар өчен зыянлы матдәләр микъдары зур кү­ләмдә бүле­неп чыга. Шуны истә тотарга кирәк.

 

Кыздырабыз

 

Кыздырылган яшелчәнең (хә­ер, ит һәм балыкның да) файдасы шуның кадәр генә, әлбәттә. Әмма бик тәмле. Чөнки алсуланып кызган тышчасы яшелчә­нең бөтен согын, димәк,бөтен тәмен үзендә саклап калу мөмкинлеге би­рә. Шуңа күрә белгечләр хә­зер алтын урталыкны табу өчен кыздыруның төрле ысул­ла­рын уйлап табарга мәҗ­бүр. Нәрсә тәкъдим итә соң алар дисезме? Яшелчәне соха­рида яки онда әвәләп кыздырырга. Болай эшләгәндә, файдалы матдәләре азмы-күпме сакланып калачак. Аннан килеп, сүрән генә утта кыздырырга.

 

Төсен саклыйбыз

 

Пешергәннән соң кайбер яшелчәләрнең төсе ямьсезләнә. Бу проблемадан да котылу чарасы бар. Яшелчәне (бигрәк тә яшел төстәгеләрен), тоз салып, кәстрүлнең капкачын япмыйча гына пешерергә кирәк. Ә инде нәрсәгә дә булса салып пешерергә кирәк булганда, иң элек 30 секундлап чамасы кайнар суда тотарга.



Ватаным Татарстан
№ 182 | 28.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»