|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.10.2025 Хатлар
“Әтидән үч алырга кайткан идем...”Түбәндә тасвирланган хәлләрне язаргамы-юкмы дип озак уйлап йөрдем. Шулай да, кемгәдер бәлки сабак, гыйбрәт булыр дип, ахыр чиктә язарга булдым. Туган апалар бездән ерак түгел, унбиш-егерме чакрым арадагы авылда яшәгәннәр. Өч балалары булган. Сугыш башлангач, туган апабызның ирен сугышка алганнар. Ул аннан орден-медальләр тагып, таза-сау әйләнеп кайткан. Туган апабыз бик чибәр иде, шуңа да аны “Чибәр апа” дип йөртәләр иде. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар – ирләргә кытлык, алар бик кадерле вакытлар. Чибәр апаның сау-сәламәт, баһадирдай иренә кызыгучы хатыннар да булган. Алар аны үзләренә каратырга, тартып алырга теләп, апа турында яман, нахак сүзләр чыгарганнар. Ә апаның ире болай да көнче, каты бәгырьле булган. Унбиш яше дә тулмаган олы кызларын, үз тамагыңны үзең туйдырырсың дип, күрше авылдагы бер гаиләгә бала караучы итеп җибәргән. Ул балакай кайтып: “Әти, әни, өйдәге бөтен эшне эшләр идем, җибәрмәгез әле, анда бит йоклый алмыйм, бала каравы авыр”, – дип елый торган булган. Әтисе: “Юк, тамагыңа да шунда үтәр, безгә дә берәр файда тияр”, – дип, инәлеп сораган кызын ишетергә дә теләмәгән. Туган апага булган көнчелеге, ачуы кызы белән ике улына да төшкән. Үз балалары бит, югыйсә. Икенче уллары бик шук булган, шуңа әтисеннән нык кыйналып үскән. Әтисе бервакыт аны хәтта асып куйган, инде үлә дигәндә генә баудан төшергән: тәрбияләгән, янәсе. Ә язгы ташу вакытында шул улын суга ташлаган. Кыскасы, ничек кенә җәзаламаган, әле дә ничек исән калган ул малай! Абзый үзе лесник булып эшләгән. Ә алар элек аеруча усал булганнар. Янап-куркытып та теләсә-кайсы хатын-кызны үзләренеке итә алганнар. Власть – кулларында, урманчының бер сүзе белән кешене төрмәгә утыртып куя алганнар. Чибәр апа, иренең үзенә, балаларына карата кансыз кылануларына, теләсә-ничек азып-тузып йөрүенә түзә алмыйча, өйдән чыгып качарга уйлаган. Бер төндә, ире бүтән хатын янында булганмы, әллә исереп йоклаганмы, ике баласын алып, үзенең авылына кайтып киткән. Алдан сөйләшеп куйган булгандыр инде: балаларын туганнарында калдырып, вербовка белән Горький өлкәсенә торф чыгарырга киткән. Әле бит элек авыл кешесенә паспорт бирми йөдәткәннәр, ә документсыз авылдан чыгып китә алмыйсың. Торф чыгарырга барган җирдә паспорт бирә торган булганнар. Апа шунда китеп, берничә ай эшләгәч, күрше авылда бала караучы кызын да, ике улын да кайтып алган. Горький өлкәсендә күпмедер яшәгәч, алар Кемеровога, Прокопьевск шәһәренә күченгәннәр. Туган апабыз анда шахтада эшләгән. Хатын-кызга түгел, хәтта ирләр өчен дә коточкыч авыр эштә тир түгеп, ташкүмер тузаны сулап, силикоз дип аталган үпкә чире дә эләктереп кайткан. Сугыш чукмары булып үскән уртанчы малай әтисенең җәбер-золымын оныта алмаган – бәгыренә төшкән булгандыр инде – аннан үч алу теләге белән яшәгән. Армиядә хезмәт итеп кайткан, тәртип бозып, төрмәдә дә утырып чыккан, аннан таксида эшләгән. Үзе әтисеннән ничек үч алу турында план корып йөргән. Аннан бергә “утырган” ике иптәшен яллап, туган авылларына кайтып киткән. Йомыш бар дигән сылтау белән өйләренә кергәннәр. Күрә: әтисе инде картайган, йөзен сакал-мыек баскан. Ул улын хәтта танымаган да. Моны улы тагын йөрәгенә авыр кабул иткән. Шуннан чыгып киткәннәр. Иптәшләренә: “Бу картны башта асыгыз, аннан суга ташлагыз”, – дигән. Ягъни, кечкенә чагында үзен әтисе ничек җәзаласа, ул да шулай җавап кайтарырга уйлаган. Ә тегеләргә акча гына булсын – асалар да, кисәләр дә дигәндәй... Әмма бандитлар “эшне башкарырга” киткәч, моның вөҗданы уянган, борчыла башлаган. Шулкадәр ерткыч хайван булмыйм инде мин, явыз булса да ул безнең әти бит, үзебезнең дә гаеп булгандыр дип, туган йортына йөгергән. Тегеләр бу вакытта әтисенең өйдән чыкканын сагалап торганнар. Килеп җиткән дә: “Егетләр, мин кире уйладым, картка тимисез”, – дигән. Бандитлар: “Син нәрсә, без фәлән чакрымнар узып юкка кайттыкмы әллә?” – дип, ризасызлык белдергәннәр. Ничек килешенсәк, шулай түлим, ә карт яшәсен дип, тиешле акчасын биргән, юлларына да түләгән, үзе дә алар белән Прокопьевскига кайтып киткән. Әнисенә: “Әтидән үч алырга дип кайткан идем, булдыра алмадым – жәлләдем”, – дип сөйләгән. Туган апабызның иренә, сугыштан исән-имин кайтуына сөенеп, чибәр хатыны белән, сау-сәламәт балаларын яратып үстереп, тату гына яшәргә иде дә бит... Апабызга ир өендә көткән дөньясын ташлап, качып-кубарылып читкә чыгып китәргә, нәфислеген, сылулыгын җуеп, шахталарга төшеп эшләргә, ә балаларына чит-ят җирләрдә әтисез тилмереп үсәргә туры килмәс иде. Уртанчы малай да күңелендә газиз әтисенә шундый үч йөртмәс иде. Ярый әле ул куркыныч ниятен чынга ашырып, өстенә гафу ителмәслек гөнаһ, гомерлек үкенеч алмаган. Менә шундый язмышлар... Мансур ЗИННӘТУЛЛИН.
--- |
Иң күп укылган
|