|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2011 Мәгариф
Әйдәгез, урысчага күчик, яки Кәгазь өстенә кәгазь, яртысы – ялганБашкалабызның Идел буе районындагы татар мәктәпләрен йөреп чыкканнан соң күңелсез нәтиҗә ясадым: аларның берсендә дә татарча укытмыйлар икән. Хәтта башлангыч сыйныфларда да татарча гына белем бирүче мәктәп табылмады. Болай кызыксынуым тиктомалдан гына түгел. Вахитов районыннан Идел буе районына күчәргә туры килде. “Улым өченче сыйныфка бара, Мәскәү районындагы 17 нче татар гимназиясендә укыган иде. Татар мәктәбе кирәк”, – дигәч, район мәгариф бүлегендә, сезнең йортка иң якын татар мәктәбе, дип 10 нчы мәктәпне тәкъдим иттеләр.
Зуп-зур Идел буе районында алар алтау гына икән бит. Югыйсә Идел буе районы халкының 52 проценты – татар. Үзебез күчкән йорт янәшәсендә үк диярлек дүрт белем йорты – 127 нче, 52 нче, 40 нчы 10 нчы мәктәп булып, аларның фәкать соңгысы гына – унынчысы гына үзебезнеке булып чыкты. Әлеге мәктәп хакында сүз соңрак булыр. Башка татар мәктәпләрендә дә хәл мөшкел микәнни дип райондагы барча татар мәктәпләрен йөреп, карап чыгарга булдым. Сәфәремне өебезгә иң ерак ноктадан – “Теплоконтроль” берләшмәсе янындагы 48 нче мәктәптән башладым. Табигый, журналист икәнлегеңне белсәләр, чынбарлыкны ачыклау шактый кыенга туры киләчәк. Шуңа күрә “Сезнең тирәгә күчәргә булдык. Улым татар гимназиясендә укыган иде, татар мәктәбе кирәк”, – дигән хәйлә таптым. Бер караганда, монда хәйлә дә юк инде. Чыннан да, күченәбез бит, мәктәп кирәк. “Сезнең тирәдә фатир алмакчы булабыз”, – дигән сүз генә дөреслеккә туры килми. Әти кешене бер мәктәптә дә караңгы чырай белән каршы алмадылар алуын, әмма...
Егылып китәрсең...
Сәламемне алгач: “Исәнмесез!” – дип җавап бирде Актай урамында урнашкан 48 нче мәктәп директоры Игорь Матвеев. Тик шунда ук урысчага күчеп: “Әйдәгез, хәзер минем туган телемдә сөйләшик – урысчага күчик”, – дип тәкъдим итте ул. Егылып китәрсең, билләһи! Билгеле, татар мәктәбенә директор итеп урысларны куярга ярамый дигән сүз түгел бу. Хет яһүд, хет инглиз эшләсен, әмма татарча белергә тиештер бит инде ул. Югыйсә җитәкче үзе үк: “Мәктәптә сөйләшү, аралашу – татар, укыту – урыс телендә. Бездә укучыларның 80 проценты – татар. Шуңа күрә элеккеге традицияләрне сакларга тырышабыз”, – дип белдерде. Аның аңлатуынча, уку йорты диварында татар-урыс мәктәбе дигән язу торса да, мәктәп өченче ел инде урыс-татар мәктәбе икән. Хәер, ул үзе монда икенче ел гына эшли. Димәк, татар мәктәбен урыс мәктәбенә әйләндерү өч ел элек башланган (ә бит әлеге уку йорты – Мәгариф министрлыгы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе рәсми кәгазьләрендә башкалабыздагы 40 татар мәктәбенең, шул исәптән Идел буе районындагы алты мәктәпнең берсе). Шул ук вакытта мәгариф белгечләре, татар-урыс, урыс-татар мәктәбе дигән статус юк; бу – ата-аналарны, укучыларны җәлеп итү өчен бер хәйлә генә, дип аңлаттылар әлеге элмә такталарның серен. Кыскасы, сөйләшү барышында 48 нче мәктәптә бер генә татар сыйныфы да булмавы ачыкланды.
Дүртенчедә... имтихан
Сәфәремнең икенче тукталышы: данлыклы 16 нчы татар гимназиясе. Башка татар мәктәпләреннән аермалы буларак, үзгәртеп кору, суверенитет игълан итү билгесе буларак кабул ителгән, нигез ташларын салганда ук татар гимназиясе дип төзелгән, гаять яхшы бинада урнашкан сирәк уку йортларыбызның берсе ул. Биредә мине укыту эшләре бүлеге мөдире Эльза Ярмөхәммәтова кабул итте.
– Улым 17 нче гимназиядә математиканы татарча укыган иде, сездә ничек? – дип шунда ук, үгезне мөгезеннән алып, кызыксындырган соравымны бирдем аңар.
Ни кызганыч, барча сыйныфларда, хәтта башлангычларда да хисап фәнен урысча гына укыталар булып чыкты. “Дүртенче сыйныфта математикадан имтихан бирәсе бар бит”, – дип аңлатты Эльза ханым бу хәлнең сәбәбен. Төгәлрәк әйткәндә, имтихан түгел, тест бирүне әйтә ул. Журналист Искәндәр Сираҗиның кызы шушында укый бит, бу хәлгә ничек риза булды икән, дип аның фикерен белештем.
– Аптыраган инде. Кызым икенчедә укый, анда икенчеләр дүрт сыйныф. Ичмасам, берсендә булса да математиканы, шул исәптән “Әйләнә-тирә дөньяны” да татарча укытмыйлар. Балам укырга кергәндә, узган ел башында ук моңа каршы булган идем. Укытучылар, математиканы нинди телдә укытуларын телисез, дип ата-аналардан кул күтәртеп сорадылар да, урысчага өстенлек бирделәр. Мин берни эшли алмадым, – дип аңлатты Искәндәр.
– Бу законлы эш түгел. Әлеге мәсьәлә кул күтәртеп хәл ителмәскә тиеш. Ата-ана баласын татар мәктәбенә китергән икән: “Баламны татарча укытуга һәм татар халкы традицияләрендә тәрбияләүгә каршы түгел”, – дип гариза язарга тиеш. Без бер чит милләт баласын да кире бора алмыйбыз. Әмма татарча укый алмый, тырышмый икән, ата-ана баласын кире алырга мәҗбүр була”, – дип аңлатты мәктәпләрнең ничек эшләргә тиешлеген озак еллар Казан шәһәр мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта мәгарифне үстерү институтында хезмәт куючы Марат Лотфуллин.
18 нче гимназия директоры Равил Садыйков, башлангычларда бөтен фәннәрне дә татарча укытасызмы, дип сорагач, туры гына җавап бирмәде. “Чуашы да, үзбәге, татары да баласын алып килә. Берсе дә зарланмый. Татарча да, урысча да укытабыз”, – дип сөйләде ул миңа. Ә менә мәктәп коридорында очраган, бер баласы дүртенчедә, икенчесе икенчедә укый торган Сәлимә ханым: “Ике балам да “А” классында, математика белән “Окружающий мир”ны урысча укый”, – дип биредәге хәлләрнең торышына ачыклык кертте.
95 нче мәктәптә директорның милли эшләр буенча урынбасары Наилә Гыйлаҗева белән әңгәмә кордык. “1-2-3-4 нчеләрдә тәрбия чаралары – татар телендә, фәннәр урысча укытыла. Монда урыс балалары да бар инде. 5–6 нчылар урысча укый, татар телен тирәнтен өйрәтәбез. Ә менә 7–8–9 ларыбыз – чиста татар класслары, 10–11 нчеләр урысча укый, дип бәян итте үзләрендәге хәлне.
68 нче мәктәп директоры Энҗе Ибәтуллова гына минем гадәти әти кеше булуыма шикләнеп, сез журналист, ахрысы, бик төпченәсез, дип кызыксынды. “3 “А” – татар классы, һәрхәлдә, татар телендә тәрбияләнүче класс”, – дип улымны шунда бирергә тәкъдим итте. Дөрес, тора-бара ул да математика белән “Әйләнә-тирә дөнья”ның урысча укытылуын таныды.
Тирәнтен өйрәнәләр, имеш
Инде үзебезнең йортка иң якын булган, хәзерге вакытта улым укып йөргән 10 нчы мәктәпкә килик. “Кайбер фәннәрне тирәнтен укыта торган татар-урыс мәктәбе”, – дип язылган аның диварына. “Урысча укытуга күчеп беткәнсез инде, үзебезчә генә укучы бер сыйныф та калмаган. Тирәнтен укытуны ничек аңларга соң?” – дип сорадым мәктәп директоры Дания Шәмсетдиновадан.
– Ата-аналарның, БДИ бирәсе бар дип, балаларын татарча укытасы килми бит. Шуңа күрә урысчага күчәргә мәҗбүр булдык. Бездә барча тәрбия эшләре диярлек үзебезчә. Татар телен тирәнтен укытабыз, – дип җавап бирде ул. Әмма татар теле дә тирәнтен укытылмый икән монда. Әнә җиденчеләрдә урыс теле һәм әдәбияты атнага җиде сәгать булса, татар теле һәм әдәбияты – биш кенә сәгать. Хәтта улым укый торган, татар сыйныфы саналган 3 “Б” да урыс теле атнага – дүрт, татар теле өч сәгать керә. Югыйсә дәүләт телләре тигез укытылырга тиеш ләбаса. Бу җиденче, өченче сыйныфларда гына түгел, мәктәптәге башка сыйныфларда да шулай: урыс теле татар теленә караганда күбрәк укытыла. Бу өстән, мәгариф министрлыгыннан килгән күрсәтмә нигезендә эшләнә, дип аңлаттылар моны укытучылар. Югыйсә мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов 13 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта: “Татарстанда дәүләт телләре – татар һәм урыс теле бертигез дәрәҗәдә укытыла. Бер генә уку йортында да татар теле кысрыкланмый. Баланың кайсы телдә белем алачагын бары тик ата-ана гына хәл итә”, – дип белдергән иде. (Кызык: мин ничек хәл итә алам икән, Идел буе районында бер генә чын татар мәктәбегез дә юк бит, Альберт әфәнде.) Дөрес, хәзерге вакытта 10 нчы мәктәпнең 3 “Б” сыйныфы җитәкчесе Энҗе Гыйлемханова математиканы да, “Окружающий мир”ны да улыма һәм әле генә Буадан күчеп килгән Илназга татарча укыта. Ә менә калган 18 татар баласына кабат урысча аңлатырга туры килә. Беренче сыйныфтан туган телләрендә укымагач, хәзер инде алар күп нәрсәне үзебезчә аңлап бетерми. Дөрес, Аяз белән Илназ икенчене “5”ле билгеләренә генә тәмамлап килгәч, аларга күп вакыт сарыф ителмидер. Биш ел элек чиста татар мәктәбе булган бу.
Имтихан бирәсе бар дигән булып, беренчедән башлап математиканы урысча укыту зарурлыгы бармы соң? “Һич тә мондый зарурлык юк. Баланың фикерләвен гуманитар фәннәр формалаштыра. Математикада төшенчәләр аз. Формула, теоремалар тәрҗемә ителми. Төшенчәләрне белсәң – шул җиткән”, – диде безгә бу уңайдан танылган психолог Рамил Гарифуллин.
10 нчы мәктәп мөгаллимнәре белән сөйләшә торгач, шул ачыкланды: мәгариф бүлегенә хисап юллаганда, барча фәннәр дә татарча укытыла, дип язалар икән (югыйсә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барча фәннәрдән урысча сабак бирелә анда). Хәер, бу өстәгеләрнең кушуы буенча шулай эшләнә икән. Моны күз буяу дими нәрсә дип әйтәсең инде. Кәгазь өстенә кәгазь, яртысы – ялган, дип юкка гына әйтмиләр икән унынчы мәктәптә.
Йомгак урынына
Рәсми мәгълүматларга караганда, Идел буе районында алты татар мәктәбе бар, шуларда 151 сыйныф исәпләнә. Аларның 89 ында – фәкать татарча гына, сигезендә – кайбер фәннәрне урысча, 54 ендә фәкать урысча гына укыталар. Аерым алганда, башлангычларда 63 сыйныф булып, шуларның 41 ендә – фәкать татарча гына, 22 сендә фәкать урысча гына белем бирәләр. 5–6 сыйныфларда хәл яхшырак сыман: 30 сыйныфның өчтән икесендә, ягъни егермесендә – фәкать татарча гына, унысында фәкать урысча гына укыталар. Ә менә 7–9 сыйныфларда хәл шактый үзгә: аларда 45 сыйныф булып, шуларның 24 ендә – фәкать татарча, 16 сында – фәкать урысча, 5 сендә кайбер фәннәрне урысча укыталар. Югары сыйныфларда хәл шактый мөшкел: әлеге алты мәктәптә нибары 13 кенә 10–11 нче сыйныфлар булып, аларның дүртесендә – фәкать татарча, алтысында – фәкать урысча, өчесендә кайбер фәннәрне урысча укыталар.
Миңа калса, бу саннар чынбарлыкка туры килми. Идел буенда гына түгел, бөтен Казанда татарча гына укыта торган бер мәктәп тә юк дигән нәтиҗәгә килдем мин әлеге рәсми мәгълүматларны урындагы хәлләр белән чагыштыргач. Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин районнарының югары классларында татарча гына укучы бер сыйныф та булмавы шуны расламыймыни?! Рәсми мәгълүматларга ышансаң, бу җәһәттән иң зур күрсәткечкә ия булган Мәскәү районында фәкать татарча гына укучы җиде өлкән сыйныф бар. Минемчә, бу да хәйлә генә. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә дә, БДИ бирәсегез бар, дип өлкән сыйныфларда урысча укыта башлаганнар икән, башкалардан нәрсә көтәргә?! Безнең мәгариф системасына Альберт Гыйльметдинов түгел, 48 нче мәктәп директоры Игорь Матвеев җитәкчелек итә, әйдәгез, урысчага күчик дип, өндәп, чакырып тора, күрәсең.
Шулай да бөтен хилафлыкны Мәгариф министрлыгына аударып калдыру дөрес булмас иде. Россия законнары нигезендә укыту телен, мәктәпне ачу, ябу мәсьәләсен җирле хакимият, район администрацияләре хәл итә. Укыту шартларын яхшыртабыз, оптимальләштерәбез, эреләндерәбез дигән булып, татар мәктәпләрен урысча укытуга күчерәләр. Оптимальләштерү вакытында төп таләп – белемнең сыйфатын күтәрү дип куела. Югыйсә, проблеманың нигезе – финанслауда. БДИне урысча гына бирү шартларында татар мәктәпләрендә укыту шартлары яхшырак булырга тиеш ләбаса. Урыс теленә күчү шарт түгел, татар мәктәпләрендә терминологияне урысча биреп, аңлатып бару җитә, диләр белгечләр.
Методик әдәбият, дәреслекләр бөтенесе дә диярлек урысча. Татарча укытам дип нигә әле чиләнеп, тәрҗемә итеп утырырга?! Җитмәсә ике телдә эшли алган укытучылар өчен бирелә торган 15 процент өстәмә түләү дә бетерелде. Бүген министрлыкның төп гаебе – татар мәктәпләрен тиешле программалар, ярдәмлекләр, дәреслекләр белән тәэмин итмәве. Мондый дәреслекләрне чыгара торган “Мәгариф” нәшриятының ябылуы да министрлыкның кирәксенмәве аркасында булды. Менә шундый авыр хәлләргә тап булдым мин Казанда улыма татар мәктәбе эзләп йөргәндә.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|