поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2011 Җәмгыять

Тутырып сал!

Татарлар – русларның «водка» сүзен үз телләренә «аракы» дип тәрҗемә итә алган дөньядагы бердәнбер халык. Ә калганнарда ул гади генә – «Vodka». (Бер университет галиме әйткән сүзләр.)

Алкоголизм, эчүчелек – бу чир безнең илгә, республикага,  татар авылларына  кайдан килеп керде соң? Татар авылларының бетә баруы сәбәпләрен бер баганага тезеп чыксак, хәмер анда соңгы урында түгел. Миңа быел җәй көне көтү көткәндә бер авылдашым, «тәмле нәстәне» йота-йота, үзенең «эчүчелек тарихы» буенча «лекция»сен сөйләгән иде. Әмма «гамәли дәресләр»ендә мин катнашмадым, карап-тыңлап кына утырдым.

 

Имеш, 1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан  барлык ир затын сугышка алып киткәннәр. Сугыш башлангач та, Сталин әмере белән «көч һәм кыюлык кертер өчен» һәр солдатка 100 граммы, 150 граммы тирәсе спирт бирелгән.

 

Шулай итеп, сугышта һәр солдат «кыюлык өчен» көн саен шуны эчкән булырга тиеш. Ә сугыш күпме барган? Анысын һәркем белә: 1941-1945 елларда, барлыгы дүрт ел. Кайберәүләр, Советлар Союзының сугышта җиңүен нәкъ менә шушы – көн саен бирелә торган аракыга да бәйләп карый. Ярар, вакытында анысы да кирәк булгандыр. Ә менә Гитлер да үз армиясенә көн саен 100 грамм спирт  яки шнапс бирдертә торган булса, ни булыр иде икән?! Димәк, аның җиңелү сәбәбе – саранлыгында. Без, «кыюлык кертергә» дип, бу «допинг»ны көн саен дүрт ел буе эчтек, шулай да көчкә генә җиңдек.

 

Ярар, бабайлар дүрт ел буе көн саен «көч һәм кыюлык керткәч», ниһаять, сугыштан кайталар. Әмма тәмам ияләшкәнгә, эчүдән аерылып булмый башлый. Менә шуннан татар авылларында эчүчелек проблема тудырырлык дәрәҗәдәге афәткә әйләнә. Алардан күреп балалары – безнең әтиләр өйрәнә, алардан – безнең буын...

 

Менә шулай, хәзер безнең илдә, аерым алганда, татарларда эчүчелекнең үзенең бер эволюциясе бар. Бүтән илләрдә ул башкачарак...

 

Әгәр сугышка кадәрге әдәби әсәрләрне укып карасак, аларда эчүчелек проблема итеп күрсәтелми, татарлар гомумән диярлек эчмиләр. Шулай итеп, безнең милләт сугыштан соң «тутырып салып» «көч кертә башлаган». Тагын шуны да әйтергә кирәк: без эчмәсәк, татар авыллары, мәктәпләре күбрәк сакланып калыр, илдәге халык саны да бу кадәр түбән тәгәрәмәс  иде.


Азат ЮСУПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»