поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ябыгырга кирәк икәнен Лилия шунда гына аңлады – ялгыш кына капкачы ачык люкка баскач, ул аның эченә төшеп китә алмады.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Июль
  • Рамил Юныс - дин әһеле
  • Динә Закирова - скрипкачы
  • Рәшит Гатауллин (1938-2000) - шагыйрь
  • Диләрә Тумашева - тел белгече
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
23.10.2025 Хатлар

“Миңа монда ямь юк инде...”

“Мәхәббәт яшьләрдә диләр, була ул һәркемдә дә”, – дип җырлый иде Әлфия апа Авзалова. Алай гына да түгел, олыгайгач мәхәббәт яшьлектәгедән көчлерәк тә була әле ул. Аны инде авыз тутырып “мәхәббәт” дип сөйләп йөрмисең, бер-береңә хөрмәтең арта, шактый гомер юлын бергә үткән парыңның кадерен, кирәклеген тагын да яхшырак аңлыйсың, аны югалтудан курка башлыйсың. Хәзер моны дәлилләүче бик көчле ике ике мисал китерәм.

Беренче вакыйга безнең авылда, моннан 20-30 еллар элек булды. Минем әтинең туганнан туган сеңелесе Нурдидә апа белән аның ире Фәйзулла абый авылда иң хөрмәтле кешеләр иде. Фәйзулла абый гомер буе ферма мөдире булып эшләде, кулыннан бөтен эш килә иде. Нурдидә апа дүрт бала (өч ул, бер кыз) табып үстерде, колхозда төрле эштә эшләде. Бик матур яшәделәр, дүрт баланы аякка бастырдылар. Шулкадәр булган кешеләр иде. Бәрәңгене авылда иң беренче булып утырталар иде. Кеше әле бакчасын сөрмәгән була, ә алар бу эшне инде апрель урталарында ук башкарып куялар иде. Иртә утырткач, иртә алалар да, август уртасында алып бетерәләр иде. 
 
Бер елны да шулай балалар, оныклар да кайтып, җыйнаулашып бәрәңге утыртып бетергәннәр. Шуннан Нурдидә апа, аш-суларны караганнан соң, нишләптер хәл бетеп тора әле, арыдым дип, түрдәге бүлмәгә кереп яткан. Киленнәр ярар, әни, ял итеп ал дип, табын янында кайнаша башлаганнар. Инде өстәл янына утыргач, Фәйзулла абый: “Әниегез нишләп ашарга чыкмый соң әле?” – дигән. Түргә кереп карасалар, Нурдидә апа китеп тә барган... Тромб булгандыр инде бәлки, ул вакытта аны белүче дә юк иде әле. Менә шулай тиз генә, җиңел генә вафат булды. Ул чакта аңа 67-68 яшьләр иде. Авыл җирендә үлгән кешене озак тотмыйлар, җирләргә ашыгалар бит инде. Ул вакытта әле әллә кайларга алып барып яру дигән нәрсәләр дә юк, туганнары риза булса, милиция чакырулар да юк, медсестра килеп карый да, юып-кәфенләп озаталар иде. Нурдидә апаны да шулай тиз генә озаталар. 
 
Менә шуннан Фәйзулла абы-ы-ый... И сагынды, и сагышланды, и боекты.... Әле балалары янында йөгереп йөриләр, кызы да, киленнәре дә әйбәт. Ул кулдан кискән токмачлы аш ярата иде. Тавыклар суеп, токмачлы аш та пешерәләр, Фәйзулла абыйның күңелен ничек тә күрергә тырышалар. “Әй, балалар, сез бик әйбәт әзерлисез, шулай да токмачыгыз барыбер әнигезнеке сыман түгел”, – дип әйтә икән. 
 
Элек бит әле хәзерге кебек пластик тәрәзәләр юк иде, шуңа кышка тыштан тагын бер кат тәрәзә куялар, аның кырыйларын  эчке-тышкы яктан сылыйлар иде. Ә яз көне ул тәрәзәләрне алалар. Берзаман кыз, киленнәр яз көне өй юарга җыелганнар. Фәйзулла абый әйтә икән: “Тимәгез тәрәзәләргә! Анда әниегезнең бармак эзләре бар!” Менә ярату кайда ул! Авыл кешесе корырак бит, “яратам”, “матурым”, “сандугачым” дип сөйләшергә өйрәнмәгән ул, аның яратуы әнә шулай үзе гади, үзе бик тирәндә, ихлас, эчкерсез. Нурдидә апаны шулай сагынып, сагышланып йөри торгач, Фәйзулла абый яңгыша да башлады. Балалар нишләргә дә белмиләр, үзен генә калдырырга да куркалар. Бер-берсен якын итүләре, тарту көчләре шулкадәр нык булганмы, чирләмәгән-нитмәгән Фәйзулла абый, мин Нурдидәм янына китәм инде дип, бәрәңге алган вакытта кинәт китеп тә барды... Бер үк елны! Каберләре янәшә. Әтиләрнең кабер өсләрен чистартырга баргач, искиткеч матур яшәгән, дөньядан гаҗәп рәвештә киткән шушы туганнарыбызга да дога кылам.  
 
Соңгы вакытларда шундыйрак тагын бер очрак булды. Нәфис белән без бик тыгыз аралашып яшәдек. Эш буенча еш очрашырга туры килә иде. Хатыны Әминә склад мөдире булып эшләде. Искиткеч матур яшәделәр. Яңа Минзәләбаш авылында беренче булып матур йорт салып керделәр (әле беркөнне дә турыларыннан үтеп киттем, йортлары көлеп тора, зәвык белән төзелгән). Пенсиягә чыккач, Нәфис белән мәчеттә күрешә башладык. Ул минем әнинең туган авылыннан, Карамалыдан. Шуңа бер-беребезгә “авылдаш” дип тә эндәшәбез, ул миннән бер яшькә кече иде. Берьюлы җомга намазыннан соң ул: “Җәй буе ютәлләп йөрдем, врачларга барам, дару язалар да җибәрәләр, ә ютәл бетми”, – дип сөйләде. Шуннан Казанга барып тикшеренгәч, үпкәсендә онкология тапканнар. Берзаман әйтә: “Мансур, без яңа йортка күчеп яши башлагач, өй түрендәге бакчага икебезгә багышлап ике миләш агачы утырткан идек, яз көне шуның берсе, сынмаган килеш, тик торганнан тора салып корыды, аптырадык инде”, – ди. “Карчык и-и, Нәфис, бу миләш нишләп корыды икән, нәрсә булды икән дип әйтә, үзе миңа карый”, – ди. “Соң, карчык, минем хәл билгеле бит инде, озак калмагандыр миңа дип әйттем”, – ди. Шуннан ишетәбез: Әминә үлеп киткән – тромб! Яз көне, халык бәрәңге урырткан чак. Аңарда бронхиаль астма иде, “интегә инде” дип сөйли иде Нәфис аның турында. Китте барды менә шулай... 
 
Нәфис хатынын үлеп ярата, “Әминәм” дип кенә тора иде. Боекты, бетереште... Мәчеттә атна саен күрешәбез. Җомгага кадәр, йә намаздан соң сөйләшеп торабыз. “Әминәм янына атнага ике тапкыр төшәм, һәр чәршәмбе белән җомгада бармый калганым юк”, – ди. Ә зират Җәлилдән 15-18 чакрым ераклыктагы Карамалы авылында. Атнага ике тапкыр барып йөри. Балалары да бар, алар да сагышын баса алмый, хатынын сагына. “Әминәм мине көтеп ята инде, яныннан урын да алып куйдым”, – ди. “Нәфис, ашыкма әле, балаларың бар, алар өчен яшә әле, син аларга терәк бит”, – дим. “Юк инде, Мансур, балаларны аякка бастырдык, миңа монда ямь юк инде”, – ди. Чире дә бар бит... Шуннан бәрәңге алган вакытларда Нәфис мәчеткә бер-ике атна килмәде. Аннан вафаты турында хәбәр ишетелде. Әминәсе янына җирләдек... 
 
Мансур ЗИННӘТУЛЛИН.
Сарман районы. 

Фото: chelny-izvest.ru 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.10.2025
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы