поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.09.2011 Авто

Машиналар ничек кич куна?

Халык арасында чыккан сүзләргә караганда, киләчәктә Казан уртасындагы Болак елгасын күмеп, шунда машиналар кую урыны ясаячаклар.

Хәзер, кая карама, шәһәрне машиналар басты, автомобильләрне куярга урын юк. Дөрес, каравылчысы булган төнге машина кую урыннары эшли анысы. Алар шулай ук һәрбер ишегалдында диярлек бар. Каравылчысы булмаса да, ул машиналар белән тулган була. Шуның аркасында янгын сүндерү яки ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары ишегалларына үтеп керә алмыйлар. Кайдан барлыкка килделәр һәм хәзер ничек яшәп яталар соң безнең машина кую урыннары? Бу хакта мин шундый законсыз эшләп ятканнарының берсендә каравылчы булып хезмәт куйган, бергә укыган курсташ егеттән сораштым.

 

Урам машина кую урыннары, гадәттә, күпкатлы йортлар арасындагы берәр ишегалдында, кайчакта тимер юл линиясе үткән урыннарда була. Каравылчы исә агач яки калайдан эшләнгән будкада яисә берәр иске машинада утыра. Дустымның әйтүенә караганда, хәзер иске машиналарның күбесен «утиль»гә тапшырып бетерделәр, шунлыктан аның күп кенә коллегалары һәм ул үзе дә агач будкага күчәргә мәҗбүр булган. Кызганыч, мондый будкаларда кыш көне утырырга салкынрак икән.

 

Каравылчының эше машиналарны гына саклау түгел. Аңа шул ишегалдындагы әбиләрнең: «Балаларга уйнарга урын юк, жалобы язам», – дигән зарларын да тыңларга туры килә. Гадәттә, яз, көз айларында ишегалларын экологлар карап-тикшереп йөриләр, аларга да нәрсә булса да ошамый.

 

Каравылчы бер төнгә – кичке сәгать җидедән иртәнге сигезгә кадәр унөч сәгать йокламыйча «акча җыеп» утырганы өчен 400 сум хезмәт хакы ала. Монда шунысы яхшы, көнендә үк бирәләр. Җәй көне төнлә җылы, 400 сум да ярый, ә менә кышкы салкын төндә йокламыйча катып утырганга бу сумма азрак, әлбәттә. Әле стоянкада берәр машинаның бензинын агызып алсалар яки тәрәзә пыяласын ватсалар, яисә берәр җирен кырып китсәләр, бу каравылчының өстенә төшәчәк.

 

Язуымча, каравылчының эш сәгате кичке сәгать җидедән башлана. Килгәч, «шеф»ка: «Килдем», – дип шалтыратып әйтәсең дә шуннан стоянканы карап чыгасың: нинди машиналар тора, безнекеләрме? Ә инде юк икән, тәгәрмәчләренә типкәләп, сигнализацияләрен эшләтеп, хужаларын чыгарасың. Әгәр калдыра торган булсалар, акча сорыйсың, иртәнгә кадәр машинаң имин килеш урынында торсын дисәң, 40 сум түләргә кирәк булачак. Ә даими куючылар исә төнлә яки иртән үзләре килеп түлиләр. Каравылчының шулай да иң төп эше – шоферларга машиналарын дөрес итеп тиешле урынга куйдырту. Һәр машина хуҗасыннан иртән ничәдә китәсен сорыйсың һәм шуннан чыгып, кайсы машина кайсысын каплап куя алганлыгын беләсең, чөнки түләүле законсыз урам стоянкаларында да машина калдырырга урын юк. Куркынычсызлык ягыннан алар законлыларыннан әллә ни калышмый, түләү дә арзанрак. Машиналар белән берәр нәрсә булса, каравылчы гына түгел, шушы биләмәдәге урам малайлары да җавап бирә: ник төнлә карамадыгыз, кайда йөрдегез? Эш шулай үз җае белән бара, машиналар килә, акчаларын түлиләр. Кайберәүләр бер ай өчен акчаны алдан ук бирә, кайсылары исә бөтенләй бушка куя, чөнки алар «шеф»ның дуслары яки бу стоянкада аларның үз өлешләре бар. Шулай итеп, бер төнгә уртача «акча түләүче» иллеләп машина куела, әле тагын теге түләмәүчеләр дә бар.

 

Гадәттә, машиналар төнге уникеләргә кадәр килеп торалар, шуннан соң күренмиләр диярлек. Шул вакытларда башлык килә, сораша: күпме машина бар, күпме акча чыкты? Саный, гадәттә мең ярым-ике мең тирәсе чыга, 400ен калдыра да калганын алып китә һәм башка килми. Шунысы яхшы: ул беркайчан да машиналарны үзе санап чыкмый, син әйткәнгә ышана. Менә шул чакта берничә машинаны әйтмичә калдырасың да инде, әле ул киткәч, тагын берничәсе килсә, теге 400 сумга өстәп, аларның акчалары да синең кесәгә керәчәк.

 

Иртә белән әле акчасын бирмәгән шоферлар бурычларын түлиләр, кыш көннәрендә машиналарын кабыза алмыйча азапланалар. Каравылчы шефка төннең имин үтүен шалтыратып әйтә дә будка яки машинаны бикләп, тыныч күңел белән кайтып китә. Аның чираты булса, кичкә тагын киләсе.

 

Ничек шулай законсыз гына акча эшләп яталар соң болар? Сөйләүләренә караганда, стоянкадан алты мең тирәсе «мент»ларга китә, кыш көне тагын ай саен өч мең тирәсе якындагы кибет яисә берәр фатир хуҗасына түләргә кирәк, чөнки алардан мичне эшләтергә электр энергиясе аласың.

 

Төнге Казаныбызда менә шундый хәлләр. Кызганыч, хәзер бу төнге машина кую урыннарын шәһәр мэриясе ярдәме белән яба башладылар. Бәлкем, аларны законлаштырыргадыр, чөнки берәүнең дә машинасын өе яныннан еракка куясы килми бит. Болай эшләгәндә, күпме кеше үз эшен башлап җибәрер, күпме студент акча эшләр иде!


Азат ЮСУПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»