|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2011 Икътисад
Тишекне пенсионерлар каплаячак?Россия түрәләре җәйге ялларыннан эшкә чыгып та өлгермәде, янә пенсия яшен арттыру турында сүз куерта башлады. Әйтерсең лә алар, чит илләрнең оҗмахка тиң табигать кочагында ял итеп ятканда, бары шул хакта гына уйлаган. Пенсия яшен арттыру инициативасы белән Дәүләт Думасы утырышында янә финанс министры А.Кудрин чыгыш ясады. Аныңча, дәүләт бюджетындагы тишекне каплау өчен йә салым ставкасын, йә пенсия яшен арттырырга кирәк булачак. Премьер-министр В.Путин аңа, салымны арттыру турында сүз дә була алмый, дип каршы чыгуга, ул ике куллап пенсия яшенә ябышты.
Бу хактагы фикерләр Россиянең югары эшелоннарында берничә ел йөри инде. Ул берара тынып тора да яңадан калкып чыга. “Без бу үзгәрешне кризис аркасында гына туктатып тордык лабаса, ул инде узды, димәк, проблеманы хәл итәргә вакыт, – диде ул үз чыгышында. – Шулай ук ташламалы пенсияләр мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Чөнки пенсиягә чыгучыларның яртысын алар тәшкил итә. Әгәр бу проблеманы хәзер хәл итмибез икән, бюджетта акча дефициты триллионнар белән исәпләнәчәк. Алдагы елдан башлап 2014 елга кадәр хезмәт хакы фондыннын иминият взносларын – 30, ә кече бизнес вәкилләренә 20 генә процент итеп калдырырга планлаштыруыбыз да барып чыкмаска мөмкин.
Минемчә, бүген 45 яшькә кадәр булганнарны 8-9 мең сумлык пенсия дә, лаеклы ялга чыгу яше дә кызыксындырмый. Ә бүгенге пенсионерларга ул кагылмый. Шулай булгач, нәрсәдән куркабыз? Бу проблема кайчан да булса барыбер бер күтәреләчәк бит. Соңгы ике елда гына да әнә унлап илдә, шул исәптән Украинада да, пенсия яшен арттырдылар”.
Хәтерегездә булса, шул ук А.Кудрин пенсия яшен арттыру эшен биш елдан соң башларга һәм ирләргә лаеклы ялга чыгу вакытын – 62, хатын-кызларга 60 яшь итеп билгеләргә тәкъдим иткән иде. Хөкүмәт 2020 елга кадәр ил стратегиясен эшләү өчен яллаган экспертлар исә лаеклы ялга китү вакытын һәр җенес кешеләренә дә 63 яшь итеп билгеләп, бу яңалыкны 2030 елдан гына башлау тәкъдимен кертте. Һәм бу эш 2020 елдан башланып, хатын-кызларга –һәр алты, ир-атларга өч ай саен арттырылып торырга тиеш иде. Бу тәкъдим белән президент та, хөкүмәт тә килешкән иде шикелле. Хәзер ни өчен аны яңадан куерталар?
Дөрес, министрның тәкъдимен барлык хөкүмәт әгъзалары да якламый. Мәсәлән, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т. Голикова, быел пенсия яшен арттыру турында бернинди карар да кабул ителмәячәк, дип саный. Гомумән, аның фикеренчә, пенсия яшен арттырырга түгел, ә кешенең лаеклы ялга чыгу вакытын озынайтырга кирәк. Моның өчен пенсияне стажга карап түләүне кертү зарур, ди ул.
Р.S. “Бердәм Россия” партиясенең шимбә көнне булган ХII съездында В. Путинның – Россия Президенты, ә хәзерге ил башлыгы Д.Медведевның партияне җитәкләячәге һәм Премьер-министр булачагы билгеле булды. А.Кудрин шунда ук мондый алышыну булган очракта Хөкүмәттә калмаячагын белдерде. Кайбер экспертлар финанс министрының бу белдерүне юкка гына ясамавын, нәкъ менә дәүләт казнасын тутыру һәм бүлү турында сүз барганда аның ил башлыгы белән еш кына килешмәве сәбәп түгелме икән дип фаразларга да өлгерде инде.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|