|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2025 Мәдәният
Актаныш укучылары әдәби-әхлакый тамаша карады (ФОТО)“Аклыкка илтсен юллар” дип аталган тамашаны карарга Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, дин әһелләре, абыстайлар чакырылган иде. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин башка районнарда әлеге спектакльне күрсәткәннән соң дин әһелләренең аны бик тә яхшы яктан бәяләвен әйтте. Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков: “Туган телебездә матур итеп сөйләшү, фикереңне аңлата белү, туган телебезне саклау, өлкәннәр һәм балалар, яшьләр арасындагы аңлашылмаучылык, балаларының ата-аналарын картайган көннәрендә карарга теләмичә картлар йортына озатулары һәм башка проблемаларның чишелешен балалар һәм яшүсмерләргә яхшылап аңлатырга тырыштык. Тәэсирләр бик уңай. Актаныш тамашачысына да ошар, әле бу спектакльне тагын кабатлап күрсәтербез”, – дип әйтә. Ильяс Халиков тамаша барышында халкыбыз җәүһәрләре – киләсе елда 140 еллыгын каршылаячак бөек шагыйребез Габбдулла Тукай, герой шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларыбызны, шигырьләрен башкарды. Артист: “Башка серләребезне әлегә ачып бетермибез. Тамашачы үзе килеп карасын, бик күпләр күз яшьләрен тыя алмадык, диләр. Димәк, хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар”, – дип интрига да тудырды дип хәбәр итә “Актаныш таңнары”. «Аклыкка илтсен юллар» әдәби-әхлакый спектаклен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән Ильяс Халиковның “Минбар” татар-дини театры әзерләгән.
|
Иң күп укылган
|