|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2025 Милләт
«Әлиф ләм мим» һәр татар йортында лаеклы урын алырга тиеш!Үткән атнада «Яктылык» мәктәбендә китап авторы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды. 10 октябрьдә татар мәктәбендә иртәдән үк бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Укытучылар һәм укучылар дулкынланып, ничәмә-ничә буын татар баласына туган телебез нигезләрен өйрәтүче “Әлифба” китабының авторларына - якташыбыз Сәләй Вагыйзовка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитовага багышланган китапны язучы Лилия Гыйбадуллина белән очрашуны көттеләр. Лилия ханым бик пунктуаль булып чыкты: Самарадан еракта – Яр Чаллы шәһәрендә яшәвенә карамастан, нәкъ сөйләшенгән вакытка килеп җитте. Очрашу узачак бүлмәгә башлыча ел саен Татнетны үстерү фонды оештырган “Әдәби марафон”да катнашучы укучылар һәм аларның әйдаманнары - укытучылары җыелган иде. Күбесе Лилия Гыйбадуллина белән аның матур шигырьләре аша читтән торып таныш инде. Ә менә яраткан авторлары белән күзгә-күз очрашу алар өчен берникадәр дулкынландыргыч булды.
Әлбәттә инде, иң кызыксындырган сорау “Ни өчен сез “Әлифба” авторлары турында язарга булдыгыз?” дип яңгырады.
- Тормышым барышында миңа берничә тапкыр бу уникаль кешеләрнең язмышы белән танышырга туры килде. Сәләй ага да, Рәмзия апа да, ачы язмыш кичерүләренә карамастан, бер-берсенә карата да, кешелеккә карата да җылы хисләрен җуймаганнар, киресенчә, үзләреннән соң якты эз калдырырга омтылганнар. Аларның шундый саф күңелле булуларына сокланып, явыз сынаулардан торган тормыш юлларын тирәнрәк өйрәнү максатыннан әлеге әсәремне язарга булдым. Әлбәттә, бик күп документаль мәгълүмат җыярга туры килде. Иҗади эшемдә ярдәм иткәне өчен Арчадагы “Әлифба” музееның җитәкчесе Дамир Таҗиевка бик зур рәхмәт.
Әмма повесть яза башлар өчен миңа бу материал гына аз кебек тоелды, тагын нидер җитми сыман иде. Шуңа мин Самара өлкәсе, Камышлы районының Байтуган авылындагы Сәләй Вагыйзов музей-йортына сәяхәт кылдым һәм андагы мәгълүмати байлыкка таң калдым. Гади генә авыл фельдшеры Нурания ханым Абзалованың тырышлыгы алдында баш иям. Бу искиткеч КЕШЕ, шундый шәхесләрнең истәлеген торгызып, аларның мирасын сак¬лаучы музей-йорт булдырган! Афәрин, Нурания апа!
Менә Байтуганда инде мин моңа кадәр беркайчан да ишетмәгән нәрсәләр турында, күңелем тулганчы, йотлыгып тыңладым. Командировкам азагында китап өчен материал җитәрлек булуын аңлап, кайтып киттем һәм повестемны язып чыгардым, - дип аңлатты кадерле кунагыбыз.
Балалар яудырган сораулар буенча чарада катнашучылар Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның иң беренче шигырен беренче сыйныфта ук язганы, ә беренче китабын 17 яшендә бастырып чыгарганы, аның яраткан шагыйре Дәрдемәнд икәнлеге турында белделәр. Лилия ханымның үз шигырен укуы белән ләззәтләнделәр.
Шулай ук Лилия Фәисовна балаларга китап укуның никадәр файдалы булуы турында сөйләде. “Китап кешене матур итә. Кешенең киеме генә түгел, сөйләме дә матур, дөрес булырга тиеш, укымышлы, белемле кеше белән сөйләшергә рәхәт бит ул. Ә белем туплауга, камил итеп туган телеңдә аралашуга күп китап уку нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин”, - дип ассызыклады ул.
Мин, үз чиратымда, шагыйрәгә күпләребезне борчыган, күңелебезне гел тырнап торган, телне саклауга кагылышлы сорауны бирмичә булдыра алмадым. Лилия ханым сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларыбызда туган телебезгә карата мөнәсәбәт башка, регионнарда яшәүче милләттәшләребез өчен татар теле кадерлерәк, якынрак. Аны якларга, сакларга теләк булуы сизелә икән.
- “Яктылык” мәктәбе турында ишеткәнем бар иде, интернетта фото-видеолар күреп соклана идем. Күптән инде бу үзенчәлекле, башкаларга охшамаган татар мәктәбен үз күзләрем белән күреп, укучылары һәм укытучылары белән аралашасым килде. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Искиткеч! Сезнең белән танышуыма чиксез шатмын, - дип уртаклашты язучы.
![]() Өлкәдә 35 елдан артык чыгып килүче “Бердәмлек” татар газетасының да җирле милләттәшләребез өчен гаять зур эш башкаруын, телебезне саклаудагы өлешенең чиксез булуын билгеләп үтте. Өлкә татарларының шулай берләшеп, иҗтимагый оешмалар, газета-журналлар аша телебезне, милли мәдәниятебезне, рухыбызны сакларга тырышуыбызга югары бәя бирде.
“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанованың киләчәктә Самарада татар язучылары, шагыйрьләре катнашында иҗади-музыкаль кичәләр уздыру турындагы тәкъдимен Лилия Гыйбадуллина бик куанып кабул итте. Ә әлегә таныша торыгыз, дип, татар мәктәбе китапханәсенә үзенең һәм Татарстанның башка яшь авторларының китапларын бүләк итте.
Яктылыклылар мәктәп директоры Радик әфәнде Газизов белән берлектә мөхтәрәм кунагыбыз хөрмәтенә “Әлифбам”, “И туган тел” җырларын башкардылар, шулай ук аны мәктәп гимны белән таныштырдылар.
Чара тәмамланганнан соң Татарстан кунагы “Әлифба” авторының туган ягы – Байтуган авылына юнәлде. Анда Лилия Фәисовнаны Сәләй аганың музей-йортында колач җәеп Нурания апа каршы алган. Бу көнне Вагыйзовның туган туфрагында бер төркем авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашында “Әлиф ләм мим” китабын тәкъдим итү кичәсе узган. Ике сәгать чамасы дәвам иткән очрашу азагында Лилия Фәисовна үзенең шигырен укыган һәм кунакларга шигырьләр җыентыгын бүләк иткән.
«Әлиф ләм мим» әсәре тарихи чыганакларга нигезләнгән документаль әсәр генә түгел, ә һәр укучының күңеленә үтеп керерлек, уйландырырлык, милли горурлык хисе уяттырырлык матур проза да. Авторның тел байлыгы, образлылыгы, хикәяләү осталыгы китапны укуны тагын да кызыклырак итә. Бу китап һәр татар йортында лаеклы урын алырга тиеш!
Эльмира Сәйфуллина |
Иң күп укылган
|