поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
16.10.2025 Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсендә янгын: терлекләре утта көйгән...

Әйтүләренчә, Трофимовларның улларын өйләндерергә җыенып йөргән көннәре була. Йортны да шул нияттән кабаттан төзекләндергәннәр, яңа мунча, зур сарайлар җиткергәннәр. Ипле генә яшәгәндә әллә ни булган...

Элеккеге яшәү дәртен җуя барган Иванай авылын язмыш тагын бер елата. 13 октябрь көнне көндезге сәгать 15.00-16.00 арасында авыл урамын төтен чорнап ала. Ипләп карасалар, Александра белән Иван Трофимовларның хуҗалыгын ялкын чорнап алган була. Әлбәттә, атлап барырлык хәлдәге кешеләр ярдәмгә ашыга. Тик атна уртасы бит, туганнары Михаил Трофимов әйтүенчә, авылда да нигездә өлкән кешеләр генә, берән-сәрән генә киләләр килүен дә, ярты сәгать эчендә җен куәтендә янып беткән ихтага якын бара алмыйлар. 
– Күргән кешеләрнең исләре китә, бик тиз янып беткән ул. Авылда яшәп, бик авырлык белән төзеп чыкканнар иде алар йортларын. Иван авылдан чыгып йөргән кеше түгел, колхозда эшләде. Киленебез Александра Васильевна да бик тырыш кеше, гомере буе сыер сауды. Күп итеп терлекләр асрадылар, шуның хисабына тормыш иттеләр. Кызганыч, терлекләре дә утта көйгән. Ярый әле сыер, таналары көтүдә булган, исәннәр! Сер түгел, көтүләр дә бетте бит авылларда, безнең кечерәеп барган керәшен авылында да элеккеге көтүләрне күрмәссең хәзер. Туганым да электропастух сузып куйды да, сыер-таналарын шунда гына көтүгә куа иде. Ләкин сарайда гына торган бура кадәрле үгезе, зур бозавы, 8 дуңгызлары, кош-кортлары тереләй янганнар шул. Сарыкларының да берничәсен генә куып чыгара алганнар, аларның да шактые янган, – ди сөйләде Михаил Трофимов.

Ялкынның кайдан күтәрелүе аңа билгесез. Ләкин шәрехләүләренчә, аны хуҗалар да күрмәгән. 
– Иске өйләре бар иде, анда терлекләргә пешерәләр иде. Иван күргәндә менә шул йорт түбәсеннән ялкын дөрләп күтәрелгән. Бәлки ут чыбыкларындагы кыска ялганыш сәбәпчедер, янгын сүндерүчеләр тикшерерләр, ачыкларлар. Янгын сүндерү хезмәтенә үпкәбез юк. М-7 юлы якынрак безгә, ике арада асфальт юл, авыл урамнары да асфальт. Тик район үзәге бездән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Казчаллы белән Иванай авыллары арасында юл начар, дамбасы бар, таш та салынмаган дип беләм. Шуннан  үзегез чамалагыз инде. Үзем дә янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән кеше, беләм, егетләр хәбәр алуга чыгып йөгерәләр. Шул араны үтәргә кирәк бит. Ә янгын вакыттан да җитез, Иванның хуҗалыгы да бик тиз янып беткән. Кышкылыкка дип әзерләп куйган 10 тонна ашлыгы, яңа гына кайтарткан ике КамАЗ утыны, печән-саламнары барысы да көлгә әйләнгән. Шул вакытта авылда ут та булмаган, ут булмагач, башнядан су да суырта алмаган янгын сүндерүчеләр. Менә монысы чын бәла булган. Иванга – 63, Александрага – 66, уллары Николайга 25 яшь. Соңлап кына кавышканнар иде, 40 яшенә җиткәндә генә алып кайттылар улларын да. Николай Балык Бистәсендә техникумда укыта. Бик акыллы егет, – ди Михаил.

Әйтүләренчә, Трофимовларның улларын өйләндерергә җыенып йөргән көннәре була. Йортны да шул нияттән кабаттан төзекләндергәннәр, яңа мунча, зур сарайлар җиткергәннәр. Ипле генә яшәгәндә әллә ни булган... Иван Трофимов, сарайларына ялкын сикерүгә үгезен коткарырга керешкән, менә аны ычкындырганда көчле шартлау ишетелә, шул тавыштан куркып, үгез котыла барган утка кабаттан сикерә. Ялкын йорт түбәсенә дә тиз куна. Шуңа да Трофимовлар документларын алырга да керә алмыйлар. 

Алар бик авыр хәлдә калганнар. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8 9377717777 номеры буенча Николай Трофимовның сбербанк картасына акча күчерә ала. Янгында янучыларга ярдәм өчен дигән сүзне язарга да онытмаска кирәк. 

 


Гөлнур Шәрәфиева
Шәһри Казан
№ --- | 16.10.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы