поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
08.10.2025 Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина: «Мин - укытучы. Бу эшнең авырлыгын укыта башлагач кына аңлыйсың икән...»

Җырчы Зәринә Хәсәншина тамашачыларны яңа дуэт белән сөендерде. Җырчы үзенең әнисе Фәнисә ханым белән дуэт яздырган. Зәринәнең социаль челтәрләрен күзәтеп баручы игътибарлы тамашачылар Фәнисә ханымның укытучы булып эшләвен дә белә.

Дуэт җыр да, шуңа күрә "Укытучы кызы" дип атала. 

– Зәринә, әни белән дуэт яздыру идеясе кайчан туды? 
– Дөресен әйткәндә, әни белән дуэт яздыру башыма да килмәс иде, әгәр укытучылар көне уңаеннан үткәреләсе зур чарага оештыручылар: "Зәринә,бәлки әниең белән дуэт җырларсыз", – дигән тәкъдим белән чыкмасалар. Әлбәттә, мин әнинең ризалашмавын 100% белә идем, әйтүгә үк: "Юк!", – дип кырт кисте, ләкин мин холкым буенча үземнекен эшли торган кеше. Психологик чаралара кулланып әнине дуэт җырларга күндердем.

– Фәнисә апа элек тә җырлый идеме? 
– Элек әнием, чыннан да, җырлаган, ләкин мин кечкенә чакта аның тамагына операция ясадылар. Шуннан соң җырламый башлавын  хәтерлим.

– Әниегез белән мөнәсәбтләрне ничек бәялисез? Фәнисә апа сезне сүгеп тә ала бугай...
– Безнең мөнәсәбәтләр - иң җылы һәм ачыктак-ачык мөнәсәбәт ул, без бер-беребезгә бар зарларымны сөйлибез. Ә сүгүләргә килгәндә, әти-әни дә безне әзрәк сүгеп тормаса, без үзебез дә азу яра башлыйбыз. Әти-әнигә шундый тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле, алар сөеп тә, сүгеп тә торалар. Әлбәттә,социаль челтәрдә әнинең ачулы вакытын күбрәк күрсәткәнгә, кеше әнине бик усал,кырыс дип уйлый, гәрчә алай булмаса да. Беләсезме, минем әнидән дә күбрәк миңа ышанган кеше юк, аның беркайчан да миңа: "Син булдыра алмыйсың, алай итеп йөрмә", - дигәне дә юк,ул гел минем өчен, һәрвакыт минем яклы.

– Үзегез дә укытучы булырга теләмисезме? 
– Мин инде укытучы, вокал укытам. Бу эшнең авырлыгын укыта башлагач кына аңлыйсың икән. 

Фото Зәринә Хәсәншинаның шәхси архивыннан

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 08.10.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы