|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.10.2025 Дин
Туганлык җепләрен өзмәБарлык галәмнәрне юктан бар кылып Үзенең киң рәхмәте белән адәм балаларын иксез-чиксез ризыклар белән ризыкландырып, тәрбияләп торучы Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгаләгә чын күңелләребездән әйткән хәмед-сәнәләребез, мактауларыбыз булып торса иде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салляЛлаһу галәйһи үә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салаватларыбыз һәм сәламнәребез ирешеп торса иде. Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә адәм балаларыннан аларның гамәлләрен, догаларын кабул итеп тора. Ул гамәлләрнең бары тик ихласлы булганнарын гына кабул итә. Догаларыбыз, гамәлләр кабул булсын өчен Аллаһ Тәгаләнең ачуын китерә торган зур гөнаһлардан, начар гамәлләрдән саклану кирәк. Аллаһу Сүбхәнәһү үә Тәгалә “Ниса” сүрәсендә: “Аллаһка карата тәкъвалык күрсәтегез, хаталардан, гөнаһлардан сакланыгыз, чөнки сез кирәк вакытта Аллаһ Тәгалә хакы белән бер-берегездән сорыйсыз”, – ди. Кирәк чакта “Аллаһ хакы өчен гафу ит”, “Аллаһ хакы өчен бир инде”, “Аллаһ хакы өчен эшлә инде” дип сорыйсыз бит, Аллаһ Тәгаләне кулланасыз ди. “Аның кушканнарын үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, туганнарыгыз белән йөрешеп, туганнар белән араны өзмичә, Аллаһка карата тәкъва булыгыз”, – ди Раббыбыз. Чөнки туганлык элемтәләрен өзү, бозу, дошманлашу, сөйләшмичә йөрү, үпкәләшү – зур гөнаһлардан.
Кызганыч, мөэмин-мөселманнар арасында бу хәл бар. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләм сахих хәдистә: “Туганлык элемтәләрен өзгән кеше җәннәткә керми”, – ди. Ягъни шунда ук керми, башта моның өчен җәзасын ала. Габдуллаһ ибн Үсәлләм (Аллаһ аннан разый булсын), Мәдинә шәһәрендә яшәп, Ислам динен кабул иткән яһүд, Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләм турында ишетә һәм, тука әле, нәрсә сөйләр икән дип, аның Мәдинәгә килгәнен көтеп тора. Шәһәргә килеп кергәч, Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләм халыкка вәгазъ сөйли башлый, иң мөһим булган киңәшләрне бирә: “Әй, кешеләр, арагызда сәләм таратыгыз, ягъни “әссәәләмүгәләйкүм”не күп әйтегез, Аллаһу Тәгаләнең сәләме белән бер-берегезне сәләмләгез; кешеләрне (фәкыйрьләрне, мескеннәрне, мохтаҗларны, туганнарны – гомумән кешеләрне) ашатыгыз; туганнарыгыз белән йөрешегез, тыгыз элемтәдә торыгыз (галимнәр бу элемтәнең иң түбәне – әссәләәмүгәләйкүм дип әйтеп, сәләм бирү диләр. Әйтик, телефонга: “Әссәләәмүгәләйкүм, хәлләр ничек?” – дип смс язасың, бертуганыңмы яки әтиең йә әниең ягыннан туганыңмы – барысына да шалтыратып: “Әссәләәмүгәләйкүм, туганым, ни хәлләрдә яшәп ятасың?” – дисең). Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләм дәвам итә: “Төнлә, кешеләр йоклаганда намазлар укыгыз – сәламәт, имин булган хәлегездә җәннәткә керерсез”, – ди.
Мөһим булган шушы киңәшләр арасыннан үтәгән очракта зур әҗерле була торган гамәл – туганнар белән аралашу, иң зур гөнаһ – туганнар белән элемтәне өзү. Туганың мөселман булса гына түгел, ул башка диндә булса да, бәлки, Аллаһ сакласын, ышанмый торгандыр, динсездер ул, ләкин син араны өзмә.
Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләмгә бүләккә ефәк кием китерәләр, ә ефәк кием ирләргә харам, аны кияргә ярамый. Ул: “Бу – ахирәттә Аллаһ Тәгаләдән өлеше булмаган кешеләрнең киеме”, – ди. Ләкин бүләкне ала һәм Гомәр ибн Хаттабка (Аллаһ аннан разый булсын) бирә. Ә ул: “И, Аллаһ илчесе, син әле бая гына бу кием харам дип әйттең, ни өчен аны миңа бүләк итәсең?” – ди. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләм: “Мин аны сиңа киеп йөр дип бирмәдем, син аны йә сат, йә кемгә дә булса бир”, – ди (ул бит хатын-кызларга хәләл). Гомәр ибн Хаттаб аны Мәккәдә яшәүче туганына җибәрә, ә ул мөшрик була.
Игътибар итсәгез, гарәп телендә туган дигән сүз – “әр-рахим”. Аллаһ Тәгаләнең исемнәре арасыннан “Әр-Рахман” һәм “Әр-Рахим” бар. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үә сәлләмгә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мин Әр-Рахмән, һәм Әр-Рахим (туганлык) – ул Миннән”, – ди. Сахих Бохарида һәм Мөслимдә килгән, Әбү Хөрайрадан (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырылган хәдистә болай диелә: Аллаһ Тәгалә бер вакытны барлык халыкны, мәхлүкны юктан бар кыла һәм шуннан әлеге мәхлүклар арасыннан берсе – Туганлык торып баса (Аллаһ Тәгалә аңа шундый сурәт, кыяфәт бирә, моңа гаҗәпләнергә ярамый, чөнки Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә кешеләр басып торганда үлемне китертәчәк, үлем ак тәкә кебек булачак һәм аны шунда бугазлаячаклар, чалып атачаклар, шуннан кешеләр арасында үлем бетәчәк). Монда Аллаһ Тәгалә каршына туганлык торып баса һәм, ялына торган кеше кебек, Аллаһ Тәгаләгә тотына. Аллаһ Тәгалә: “Нәрсә булды сиңа, тукта”, – дигәннән соң Туганлык әйтә: “Әй, Раббым, мин Сиңа туганлыкны өзгән кешеләрдән, аларның явызлыгыннан сыенам, шуның өчен була торган газаптан, җәзадан Сиңа сыенам, Синең рәхмәтеңне сорыйм, шуның өчен торып бастым”, – ди. Аллаһ Тәгалә аңа әйтә: “Синең белән йөрешкән, синең хәлеңне белгән кешене мин ташламасам, син ризамы? Һәм сине ташлаган, синең белән араны өзгән кеше белән мин араны өзсәм, нәрсә диярсең, ризамы син шуңа?” – ди. “Әйе”, – ди Туганлык. Нәтиҗә: әгәр берәү дөнья аркасында (тегесе нәрсәдер әйткән, монысы үпкәләгән, аның сүзен кабул итә алмаган, нәрсәдер бүлә алмаганнар, шуңа еллар буе дошманлык дәвам итә, йөрешү юк...) үзенең туганы белән араны өзсә, шулвакыт Аллаһ Тәгалә ул кеше белән араны өзә. Димәк, син туганың белән йөрешәсең икән, син Аллаһ Тәгалә белән элемтәдә, әгәр берәр кардәшең белән туганлыгыңны өздең икән, Аллаһ Тәгалә синең белән араны өзә.
Бервакыт Әбү Хөрайра (Аллаһ аннан разый булсын) атнакич, кояш батып җомга киче кергәч, кешеләр янына килеп керә, алар утырып тора торган булалар. Шулвакыт өч тапкыр: “Без хәзер дога кылабыз, туганлык җепләрен өзгән кеше яныбыздан торып китсен”, – дип кабатлый. Шулвакыт бер егет торып чыгып китә һәм үзенең инде еллар буе сөйләшмичә яшәгән туганы – әтисе белән бертуган апасы янына бара. Бичара апасы аны күргәч аптырап кала: “И, абыемның улы, ни өчен килдең, ни йомыш, ни сәбәп?” – ди. Егет: “Әбү Хөрайра туганлык җепләрен өзгән кешеләр торсын, китсен безнең арабыздан дип әйтте, шуның өчен килдем синең янга”, – ди. Апасы: “Бар әле, Әбү Хөрайрадан киредән сора әле, ни өчен алай әйтте икән?” – ди. Бу егет бара, сорый. Әбү Хөрайра аңа: “Аллаһ илчесеннән пәнҗешәмбе көнне, җомга кичендә адәм балаларының гамәлләре күккә ашып, Аллаһ Тәгалә хозурына китә һәм шул вакытта Аллаһ Тәгалә туганлык җепләрен өзгән кешенең гамәлен кабул итми дип әйткәнен ишеттем”, – ди.
Күргәнебезчә, гамәлләребезнең кабул булуының, Аллаһ Тәгаләгә якынаюыбызның, тормышларыбызның бәрәкәтле, ризыгыбызның киң булуының сәбәбе һәм гомеребезнең озын булуы туганнарыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәвебезгә бәйле. Пәйгамбәребез сәлляЛлаһу галәйһи үә сәлләм әгәр берәү ризыгының киң булуын (монда барысы да керә: ашамлык, күркәм холыклы хатын яки ир, иманлы балалар, әйбәт йорт-җир, яхшы машина...) һәм гомеренең озын булуын теләсә, үзенең туганы белән аралашсын ди. Бер караганда, гади әйбер кебек, ләкин Аллаһ Тәгалә аны “Миңа тәкъва булыгыз” дигәннән соң искә ала.
Туганлык турындагы шушы хәдис ахырында Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм теләсәгез укыгыз шул аятьне дип, “Мөхәммәт” сүрәсендә егерме өченче аять турында әйтә. Анда Аллаһ Тәгалә: “Адашып китмәссезме икән шушы Коръән белән туры юл күрсәтелгәннән соң, җир йөзендә бозыклык кыла башлап, туганлык җепләрен өзмәссез микән”, – ди. “Әгәр шулай эшләсәгез, Аллаһ Тәгалә аларны ләгънәт кылыр, колакларын саңгырау кылыр һәм күзләрен сукырайтыр”, – ди. Туганлык җепләрен өзеп, туганнар белән аралашуны оныту – ул Җир йөзендә бозыклык кылу һәм андый кешеләрне Аллаһ Тәгалә ләгънәт кыла. Менә бу – Ислам, бу – Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә дине, бу – динебезнең күркәмлеге. Һәм бу безнең әхлак булырга тиешле.
Ильяс СӨЛӘЙМАНОВ,
Яңа Чишмә районы,
Зирекле авылы имамы
--- |
Иң күп укылган
|