|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2011 Җәмгыять
![]() Хәбибамал әби рекорд куяИң олы яшьтәге татар "Маяк" химкомбинаты янында яши Аңламассың бу дөньяны! Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә (анда 1957 елда кешелек тарихы өчен зур фаҗига китереп чыгарган "Маяк" химкомбинаты урнашкан) һәм аның тирә-юнендәге татар авылларында йөргәндә, авария нәтиҗәсендә халыкның сәламәтлегенә килгән зыян турында күпме ишетергә, документлар белән танышырга туры килде. (Бу хакта газетабызның 26 август санында язып та чыккан идем.) Шул ук вакытта янәшәдә генә 121 яшьлек Хәбиб-амал апа Хәмитованың, тормышына шөкер кылып, исән-имин яшәп ятуын белгәч, хәйраннар калдым.
Хәбибамал апа Озерскидан ерак түгел урнашкан Кунашак районы, Әмин авылында туып үсә. Аның әтисен узган гасырның утызынчы елларында Себергә сөрәләр. Кыз күрше Карагайкүл авылы егетенә кияүгә чыга. Сугыш дигән афәт, җиде бала үстереп, гөр килеп яшәп яткан Хәмитовлар гаиләсенә үз төзәтмәләрен кертә. Бер улы яу кырында һәлак була, ә ире хәбәрсез югала. Алты баланы аякка бастырырга, кеше итәргә көч таба Хәбибамал апа. Гомере буе колхозга бил бөксә дә, аның авылда үз "җәмәгать эшләре" баштан ашкан була. Аның менә дигән кендек әбисе икәнлеген бөтен тирә-якта беләләр, өстәвенә ул балаларны кендек бүсереннән дә дәвалый, балага уза алмый интеккән хатын-кызлар да аның янына агыла, чыккан сөякләрне үз урынына утырта, күз тиюдән өшкерә... Кыскасы, Хәбибамал апа бу төбәк халкының өмете, бар авырудан дәвалау-чы "табибы" була.
Озак яшәүчеләр вегетариан була, ягъни ит ризыклары ашамый дигән гыйбарә белән әби бөтенләй килешми. "Ул заманнарда ит булса бик ашаган булыр идек әле",– ди. Үз вакытында ул ат итен дә, сыер, сарыкныкын да ашаган. Хәзер исә уылган азыкны гына үз итә, җиләкле йогырт, йөземле чәй ярата. Миңа калса, әбинең озак яшәү сере ризыкка түгел, ә геннарга бәйледер. Аның әнисе Нәкыя 105 ел яшәгән, ә бертуган апасы 115 яшькә җиткәч кенә бакыйлыкка күчкән. 121 яшьлек әбиебез исә үз гомерендә "бүлнис" юлларын таптыйсы итмәгән. Дөресрәге, моның кирәге дә чыкмаган, күрәсең. Бүген оныгы Тәнзилә, бигрәк тә үзе медицина хезмәткәре булгангадыр, әбигә ел саен флюорография үткәреп, вакыт-вакыт профилактика йөзеннән уколлар кадап ала. Ә Хәбибамал апаның һәр иртәсе Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгатьтән башлана. Намаз укып, бар җиһанга сәламәтлек, тынычлык, сабырлык теләгәннән соң гына башка мәшәкатьләргә чума. Әби үзе, кешеләрне дәвалый алуым бер Ходай кулында, дигән фикердә. Аның 119 яшьтә күзләре күрми башлаган. Ә шуңа кадәр кендек бүсереннән җәфаланучы сабыйларны табиблар аңа хәтта үзләре җибәрә торган булган. Үзе алынмаса да, бала табучы хатын-кызларга табиблар янәшәсендә киңәшләре белән ярдәм итеп торган. 118 яшенә кадәр "сөякләрне йомшарту" җәһәтеннән, фатирыннан чыгып, баскычлар буйлап өскә-аска да йөргәләгән әле ул. Иң мөһиме, үз гомерендә бер генә тапкыр да бер генә кешене дә ярдәменнән ташламаган. "Менә шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә мине шундый сәләт белән бүләкләгәндер",– дип уйлый үзе. Чыннан да, дингә, Ходайга таянмаса, әбигә бу дөньяда гомер кичерүләре җиңелләрдән булмас иде, мөгаен. Аның инде алты баласы да дөнья куйган. Хәбибамал апа бу хәлләрне сабыр гына кичерә белгән. Үзен, Ходай бирде, Ходай алды, күрәсең, шулай тиештер инде, дип тынычландырган.
Хәбибамал апа – бүген, мөгаен, иң бай әбидер. Аның 27 оныгы, 40 торыны һәм инде аларның да 16 баласы бар. Шушы зур гаиләдәге бер генә кешенең дә әбидән зарлану, сыкрау-сыктау сүзләре ишеткәне юк икән. Чыннан да, әби бар нәрсәгә шөкер итеп яши белә, канәгатьсезлек күрсәтми. 1994 елны Озерск шәһәренә торыннары янына күчеп килгән әбинең яшәү шартлары да узган ел, 120 еллык юбилеенда гына үзгәргән әле. Моңарчы өч бүлмәле фатирда сигезенче кеше булып яшәгән Хәбибамал апага бер бүлмәле фатир бүләк иткәннәр. Әле монысы да 1957 елда "Маяк" бер-ләшмәсендәге шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен махсус программа нигезендә бирелгән. Менә бит, Ходай кушып гомерең булса... Моннан күп еллар элек бирелергә тиешле фатир 54 елдан соң булса да үз хуҗасын тапкан.
Әбинең паспортында туган елы 1890 ел дип язылган. Үзе: "Мин җәй көне туганмын",– дигәнгә, аны 1 июльдә котлыйлар. Ә метрикәсе юкка чыгу сәбәпле, чын дөреслекне белә алмыйлар. Архивларда мәгълүматлар табылмаган. Шуңа да аны "озак яшәүче" дип рәсмиләштерү мөмкинлеге дә юк икән. Ә Озерскида әбине, мөгаен, Россиядә иң озак яшәүчедер ул, дип уйлыйлар һәм хаклы рәвештә горурланалар.
* * *
Россиядә иң өлкән яшьтәге кеше дип быел Хәбибамал әби кебек 121 яшен билгеләп уздырган Магомед Лабазановны атыйлар. Дагстанда яшәүче бабайның паспортында туу датасы дип 1890 елның 1 мае күрсәтелгән, әмма аның да рәсми туу таныклыгы юк.
Рәсми туу таныклыгына ия булган кешеләр арасында исә Франциядән Жанна-Луиза Кальманнан да (21.02.1875 – 4.08.1997) озаграк яшәүче юк дип санала, дип яза Википедиа. Бу хатын-кыз фани дөньяда 122 ел 164 көн яшәгән.
Әле дә исән кешеләр арасында әлеге рекордны америкалы Бесс Купер уздырырга мөмкин: 115 яшьтәге әбекәйнең 1896 елның 26 августында туган, дигән "метрикәсе" бар.
Яше рәсми рәвештә расланмаганнар арасында иң күп яшәгән кеше буларак Кытайдан Ли Цинъюнь (1677-1933) билгеле. Янәсе, ул 256 яшендә дөнья куйган.
Иң озак яшәүче халык булып япониялеләр санала: былтыр анда йөзьяшәр 44 449 кеше булган. Шуларның күбесе – хатын-кыз.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|