|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.10.2025 Җәмгыять
Лилия Муллагалиева операциядән соң элемтәгә чыктыБүген Лилия Муллагалиевага яман шештән операция ясадылар. Иртән ул социаль челтәрдәге язылучылары белән элемтәгә чыкты, операциягә әзерләнүен әйтте. Бик күп кеше бу көннәрдә Лилия өчен борчыла. Дуслары, хезмәттәшләре, тамашачылар... Менә кич белән Лилия Муллагалиева элемтәгә чыкты. "Телефоным шартлый, шуңа күрә видео яздырырга булдым", - диде ул. Операцияне 5 сәгать ясаганнар. Ашыгыч кирәк булган, анализлар шулай күрсәткән. "Калганын миңа әйтмәделәр, Аллага тапшырдык. Иң мөһиме, барысы да артта, шешне алдылар", - ди Лилия. Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен! Тизрәк савыгырга насыйп булсын!
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|