поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
04.10.2025 Җәмгыять

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева: «Миндә булмас димәгез!»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиевада табиблар яман шеш авыру табуын язган идек. Бу көннәрдә ул Санк-Петербургта яңадан тикшеренә, операциягә әзерләнә.

– Анализлар биреп торсам да, бер дә калкансыман биземә УЗИ ясатканым юк иде. Апрель ахырында табиблар киңәше белән УЗИ уздым. Ә аны ясаучы апа сул якта төеннәр барын күреп алды һәм тиз арада онкологка күренергә кушты. 10 майда миңа анализ нәтиҗәләрен әйттеләр. Шул мәлдә аяк астында җир убылды мени! Үксеп-үксеп еладым. Бөтен гомерем күз алдыннан үтте. Мондый халәтемне әйтеп-аңлатырлык түгел. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә ул хисләрне бирмәсен, – дип сөйли Лилия.

– 14 майга билгеләнгән операцияне дә кичектереп торып, элеккечә яшәргә тырыштым. Тик кая гына барып күренсәм дә, анализ нәтиҗәләре миндә өч хәрефле чир бар икәнен күрсәтте. Операциясез булмаганын аңлагач, Санкт-Петербург хастаханәсенә килеп эләктем.

Лилия Муллагалиева чире турында белүгә, әкренләп аны туганнарына, дусларына әйтә. Яшерүдән мәгънә булмаганын аңладым, ди ул.

– Казан онкология диспансерында күп йөрдем. Чиратларда да утырдым. Яныма танып килүчеләр күп булды. Кемгәдер дөресен әйттем, кемгәдер әйтеп тә бетермәдем. Ул чакта үз уйларымны үзем генә белә идем. Әле ярый, янымда якыннарым гел ярдәм кулы сузды. Гаиләм терәк булды. Бу чир вакытында шунысы бик мөһим-аларның җылысы кирәк. Барлык туганнарым, дусларым минем өчен кулдан килгәнне эшләде, – ди Лилия.

–Интернетта язып куйганнан соң, мине тынычландыручылар, бу чирне җиңүчеләр, сынауны узып, әле тикшеренеп йөрүчеләр дә язды. Күңелдә өмет уятачылар күп булды. Тамашачым миңа изге теләктә. Хәлемне сорап шалтыратучылар, әтиемнең исемен сорап дога кылабыз диючеләр дә бар. Мең рәхмәт аларга. Вакытында табибка күренергә, тикшеренергә кирәк икән.

Бу чир миңа килмәс әле дип йөрергә ярамый, ди Лилия.

– Нәселебездә яман чир белән авырган кеше юк, дип йөри идем. Әмма сынау килеп чыкты. Мин дә башкалар кебек бер кеше инде. Бөтен кеше белән бер сукмактан йөрим. Без Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да бертигез. Күрәчәгем булган инде. Әмма мин аны җиңәргә тиеш дип яшим. Күңелсез уйлар уйламыйм дия алмыйм, ялгызым гына калгач, башка әллә ниләр килә. Әмма мин аларны тиз генә куып таратам да, яшәү турында уйлыйм. Күпләр калкансыман биз яман шешен җиңеп була дип тә өмет бирә. Шуңа бик ышандам. Тавышымны да саклап каласым килә. Минем әле халкыма җырлыйсы җырларым, үтисе миссиям бик күп, – ди Лилия. – Хәзер тормышыма анализ ясыйм. Юкса, начар эшләр эшләп йөрмәдем, кешеләрне рәнҗетмәдем, авыр сүз әйтмәдем, дим. Хәтта, мин кеше белән дә талашмадым. Күңелемдәгене бәреп әйтмәдем. Бәлки, әнә шул дәшми калулар бер урынга төен булып җыелгандыр да инде. Гел елмаеп кына йөрергә дә кирәкми икән. Әрлисен әрләп, ачуланасын ачулан икән, дим!

Лилия ире Илсур белән дүрт бала үстерә. Тормышларының иң матур чагы.

– Бөтен әйберебез бар. Әкренләп балалар аякка басып килә. Үзең өчен яшәр вакыт җитте. Тик менә шулчакта сәламәтлек ник китә икән ул? Әмма мин бирешмим– Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу авыруны җиңәчәкмен. Минем ышнычлы гаиләм, якын дусларым һәм тамашачым бар. Алар хәлемне белгәч, тагын да рәхәт булып китте. Нинди генә җылы сүз язмыйлар. Шулкадәр якын итү, изге теләк булганда, мин булдырачакмын, – ди Лилия. –Иң мөһиме – паникага бирелмичә, чир белән дуслашып, аны кабул итеп, тизрәк аннан котылырга кирәк дип уйлыйм. Терелүгә ышанычым зур. Инде исән-сау, сөенеп өйләремә кайтырга һәм чирне җиңәргә насыйп булсын.

Фото: Татар-информ


Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.10.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы