|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2011 Җәмгыять
Шөкер итә белмибез шулБеркөнне мич ризыгы пешердек тә, яңа килеш авыз итсеннәр әле, дип, әнкәй белән өч өй аркылы гына яшәүче апаларга киттек. Тик апаларның капкалары эчтән бикле иде. Эчке яктан өргән бозау кадәр эт тавышына чыгарлар әле дип, әнкәй капка кагарга кереште. «Көпә-көндез (әле кояш баемаган да иде) капка бикләп ятасыз, күтәреп китәрләрме әллә?» – дип, әнкәй шаяру катыш капкаларын ачтырып, эчкә үтте. Апалар авылга быел гына Чаллыдан күченеп кайтканнар иде. Шәһәр тормышыннан ирекле авыл тормышына һич ияләнеп китә алмыйча, куркып яшәп ятулары. «Авыл башында яшәсәк тә, гомер-гомергә капка-ишек бикләгән юк, авылыбыз тыныч бит», – дип юатсак та, аларга барыбер авыл карак-жулик белән тулган кебек.
Хәер, хәзер инде биек капкалар, чәнечкеле коймалар авыл кешеләренең йортларын да «бизи» башлады. Карт әби-бабайларның гына тузган, ябылыр-ябылмас капкалары аша әрем үскән ишегалдына үтеп була. Шәһәр янында калкып чыккан 2-3 катлы хан сарайлары кебекләрне авылларда да төзи башладылар. Хәзер ихатаны биек калай коймалардан беренче катның түгел, хәтта икенче кат тәрәзәсенең яртысы гына күренеп торырлык итеп төзиләр. Матурлыкка матур үзе: капка төпләрендә ят гөлләр, тимердән чуклап-коеп эшләнгән утыргычлар... Тик бу капка төбендә башына яулык япкан әбиләргә дә, төенчектән кузак ашарга яраткан балаларга да утырырга ярамый. Чөнки шампунь белән юылган «брусчатка» сукмакка чүп төшүе ихтимал. Мондый ишегалдына яңгыр яуганнан соң керергә кыенсынып, үземә дә куркып торырга туры килгәне бар. Сазга баткан галошны капка төбендә салып калдырырдай булдым.
Әйе, без качабыз. Табигатьтән, кояштан, суыктан, туганнардан... Күршеңнең хәлен белү өчен генә дә ничә йозак, ишек аркылы үтәргә кирәк хәзер. Биек коймалар артына гына качып җан тынычлыгы таба алабызмы соң без?! Бәхетле буласы килә дип, кеше ашыга, ул гел хәрәкәттә, тирә-ягына күз салмыйча, дөнья куа. Шушыннан китә әхлак ягыннан түбән тәгәрәү: акча, монафыйклык, оятсызлык. Миллионлаган кеше ач утырганда, эт һәм песиләр өчен елга 20 миллиард акча тотыла. Англиядә күптән түгел кытай эте һәм йоркшир терьерының туе үтте. Иң «кызыгы» шул: «яшьләрнең» киемнәре алтын һәм кристаллардан тегелгән, ә никахны аларга рухани (!) укыган. Шушымы икән инде ул бәхет?!
Итекчедән күрмәкче, банклардан ссуда ала-ала сүтәбез, төзибез, үзгәртәбез. Матурлап куйгач, алган акчаны икеләтә түләү проблемасы алга килеп баса. Шатлыклары килеп торса да, күзне йомсаң да, ачсаң да шул әҗәт күңелне тырнап торасы көн кебек ачык. Ышыкланыр өчен түбәң, ашар өчен ризыгың булса, шул җиткән дә югыйсә, юк шул, шөкер итә белмибез. Тормышының ямьле чагы үтеп киткәннән соң гына, кеше үткәненә әйләнеп карап, фикерли, нәтиҗә чыгара башлый. Кабат яшәсәм, болай эшләмәс идем, дип уйлый ул. Кайда ялгышты соң ул, нәрсәне төгәлләп бетермәде? Нигә барысын да кире кайтарып булмый? Каян табарга җанга тынычлык? Менә шул чакта стресс, депрессия дигән борынгыларга ят булган замана чирләре аяктан ега.
Ә бит тән сәламәт, күңел тыныч булсын өчен, безгә күп тә кирәкми. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, әти-әниләребезне хөрмәтләп, туганнарыбыз белән аралашып, киң күңел белән яшәргә генә. Ул вакытта бикле капкалар артына качасы, бәхет эзләп еракларга барасы да булмас иде...
Түбән Кама, Югары Чалы.
Мәрьям АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|