поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
04.10.2025 Хатлар

Тәлгать Хаматшин: "Соңламаска иде..."

Радио эфирыннан шушы җыр яңгырый башлау белән, гамьсез һәм бәхетле балачак, укучыларның шат тавышларыннан шаулап-гөрләп торган мәктәп еллары, беренче укытучым күз алдына килә дә баса. Җырдагыча, "безне сөеп, безгә белем биргән", изге эшләре белән хәтердә уелып калган беренче укытучым Тәгъзимә апабыз Ногъманованы бу якты дөньяда соңгы сулышларыма кадәр оныта алмамдыр кебек...

Иң беренче булып килим, диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем...
 
... Хәтерлисездер, мәктәптә укыганда еш кына "Үскәч кем булырга хыялланасың?" дигән темага инша яздыралар иде. Мин берсендә дә киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагым турында анык кына язганымны хәтерләмим. Хәер, әле 12-13 яше дә тулмаган малай-кызларның тәгаен генә бер фикере булмавы гаҗәп тә түгел. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый башлаганның беренче атнасында  татар теле укытучысы, әле быел гына 92 яшенә җитеп вафат булган Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева тәкъдим иткән иншаның темасы "Мин ни өчен укытучы һөнәрен сайладым? "дип куелган иде. Мин анда, һич тартынмыйча, башлангыч классларда ук беренче укытучыма охшарга теләп, өйдә үзем генә калганда тырыша-тырыша "дәрес аңлатуларым", бер гөнаһсыз сабыйлар күңеленә белем орлыклары чәчәргә, аларны кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтергә хыяллануым хакында бәйнә-бәйнә яздым. Әлбәттә инде, беренче укытучымның гүзәл сыйфатларын тасвирларга тырыштым. Гәрчә, укытучы хезмәтен сайларга туры килмәсә дә, күңелемдә бу һөнәр ияләренә карата һәрвакыт ихтирам, хөрмәт хисләре сакладым, аларга гомерем буена сокланып яшәдем. Ләкин, ничек шулай килеп чыккандыр, туып-үскән авылымнан киткәннән бирле (ә аңа инде 60 елга якын вакыт узган) беренче укытучым белән бер тапкыр да очрашып сөйләшергә насыйп булмады. Хәзер уйлыйм: бәлки, шулай хәерлерәктер дә. Ул минем хәтердә һаман да шулай матур, ягымлы, тыйнак, яшь килеш саклана. Бик-бик соңлап булса да, беренче укытучымның нәфис иңнәренә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак ак шәл салып сөендерәсем, олы рәхмәтемне җиткерәсем килгән иде. Базарда сәүдә итүче татар апаларыннан шундый шәлне сатып та алган идем. Әмма, ни кызганыч, туган якларга кайтырга әзерләнеп йөргән көннәрдә йөрәк өзгеч хәбәр килеп иреште: безне хәреф танырга, матур һәм дөрес итеп укый-язарга өйрәткән, тынны куырып алырдай кышкы чатнама салкыннарда, адәм баласы адашырлык ачы бураннарда малайларның бүрек колакчыннарын төшереп, бишмәтләребезнең якаларын күтәреп, шарфларыбызга кадәр урап, аркаларыбыздан сөеп мәктәптән озатып калган беренче укытучыбыз Тәгъзимә апа мәңгелеккә китеп барган... Йөрәгем кысылып куйды... Үземне, никтер, гаепле кешедәй сиздем... Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылы зиратында җирләнгән беренче укытучымның каберенә чәчәкләр салырга булса да соңламаска иде инде...
 
 ...Без укыганда укытучыларга исемнәре яки әтиләренең исемнәрен кушып эндәшү гадәте юк иде бит, "апа" да "апа", "абый" да "абый". Кая инде ул ятраграк күренгән абый-апалардан, ягъни читтән килгәннәреннән "апа (яки абый), сез кайсы районнан яисә шәһәрдән килдегез безнең авылга, кайда укыдыгыз?"дип сорарга кыюлык?!  Боларга җавапларны мин бик озак еллардан соң гына шушы нәни генә истәлекне язганда гына таптым. Классташларыма да, Тәгъзимә апаны күреп белгән, ихтирам иткән, җылы сүзләр белән генә искә алган авылдашларыма да мәгълүм булсын: Тәгъзимә Мулланур кызы Мулланурова 1921 елда Башкортстанның Балтач район үзәгендә туган, Уфада Укытучылар институтының тарих факультетын тәмамлаган. Тормыш юлдашы, шулай ук мөгаллим һөнәрен сайлаган авылдашыбыз Әхнәф абый Ногъманов (ул безне югары классларда физика, рәсем дәресләреннән укытты) белән бергә 2 малай, 1 кыз үстерәләр. Уллары вафат, ә игезәк сыңары булган кызлары исән-сау, Уфада яши икән. Боларын миңа Тәгъзимә апаның килене, каенанасы кебек бик тә ачык күңелле, йөзендә иман нурлары балкуы сизелеп торган  Рәмилә ханым телефоннан сөйләде. "И-и, авылдашым, әниебезне (игътибар итегез, "каенана" да түгел, "бианай" да түгел) онытмаганыгыз, шулай хөрмәт белән искә алганыгыз өчен зурдан-зур рәхмәт яусын сезгә, әниебезнең рухы шатлансын, урыны җәннәттә булсын иде дип, боздай салкын күңелләрне дә эретерлек сүзләр әйтеп саубуллашты ул минем белән. Әәәмиин, шулай гына була күрсен!..
 
 
Соңгы сүз 
 
...Безгә гаҗәеп тә серле, адәм баласының исе-акылы җитмәстәй белем, мәгърифәт дөньясы ишекләрен ачып керергә көчләреннән килгәнчә  ярдәм иткән, әнкәйләребез кебек кайгыртучан, изге күңелле газиз укытучыларыбызның исәннәренең хәл-әхвәлләрен белешеп торырга, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә ихлас котлау сүзләрен җиткерергә, урамнарда очратканда баш иеп сәлам биреп үтәргә, иң җылы сүзләр, теләкләр әйтеп, күңелләрен күтәрергә, ә инде фани дөньяларга күз йомып, бакыйлыкка күчкәннәрен догаларыбыздан калдырмаска, актык урыннарының Оҗмах түрләрендә булуларын сорарга иде. Үкенерлек булмасын иде...
 
Тәлгать ХАМАТШИН 
Башкортстан,
Бүздәк авылы
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.10.2025
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы