поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
03.10.2025 Әдәбият

Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушылды

Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узды. Көн тәртибендә яңа редакциядәге Уставны кабул итү һәм алга таба Россия Язучылар берлеге белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсен карау булды.

Җыенда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов та катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Россиянең бердәм Язучылар берлеген төзү быел февраль аенда Россия Язучылар берлегенең Мәскәүдә узган XVII гадәттән тыш корылтаеннан соң хәл ителде. Ул вакытта берлеккә җитәкче итеп сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Владимир Мединский сайланды. Тавыш бирү алдыннан оешманың яңа Уставы да кабул ителгән иде.

Татарстан Язучылар берлеге мөстәкыйль оешма булып үзгәртү елларында аерылып чыкты. Яңадан берләшүгә карата каләм ияләре төрле фикердә. Язучы Равил Сабыр мөстәкыйльлегебезне югалту булмасмы, дип икеләнсә, Факил Сафин, мөстәкыйльлек иң беренче чиратта язучының йөрәгендә булырга тиеш, дип саный. «Россия Язучылар берлегенә кушылу яшь язучыларга танылу, аларның әсәрләрен тәрҗемә итү, Россия басмаларында чыгару мөмкинлеге ача, иҗат оешмаларының кануны да булдырылыр дип өметләнәм», – ди.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Ринат Мөхәммәдиев: «Аерым оешмалар булса да, без рус язучылары белән барыбер бергә булдык. Бүгенге берләшү татар газеталарын саклап калырга да мөмкинлек бирсен иде», – ди. Бу фикерне Николай Иванов та хуплый. «Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләр өчен дә үз туган телендә чыккан газеталарны, район басмаларын уку – иң зур шатлык, аларга газеталарны алып килгәнне көтеп торалар», – ди Мәскәү кунагы.

Чираттан тыш корылтайда теләгәннәрнең барысына да чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Россия Язучылар берлегенә кергән очракта туган телгә хөрмәт, милли традицияләрне саклау игьтибар үзәгендә калсын иде дигән фикер белдерде алар. Россия Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе Николай Иванов: «Берләшкән очракта да язучылардан мөстәкыйльлек, үзенчәлекле булып калу сорала», – диде.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, Россия Язучылар берлегенә кушылу мәсьәләсе тавышка куелды. Күпчелек берләшүне хуплады, дүрт кеше каршы чыкты.

Берлекнең яңа Уставы тирәсендә дә бәхәсләр булды. Рәисне сайлау тәртибен элеккегечә калдыруны таләп иттеләр. Кайбер пунктларны үзгәртү шарты белән, фикер алышулар һәм тәкъдимнәрдән соң, берлекнең яңа Уставы да кабул ителде.

 


Энҗе Шәйхетдинова
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.10.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы