поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
01.10.2025 Җәмгыять

Лилия Муллагалиева: "Уйламаган җирдән теге өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды"

Лилия Муллагалиева үзенең телеграм-каналында онкологик чир белән авыруы турында хәбәр итте. "Матбугат.ру" Лилиягә чын күңелдән сәламәтлек тели. Аллаһы Тәгалә шифа бирсен! Лилиянең текстын үзгәртми бирәбез:

Хәерле көн барчагызга! Минем белән һәрдаим булган тамашачым. Мин һәрвакыт сезнең бн ачыктан ачык бөтен тормышымны күрсәтеп, сәхнәдәме мин, шәхси тормышымдамы гел сезнең белән хәбәрдар булдым. Инста* ачылганнан бирле шатлык куаныч та, борчу мәшәкать тә барсы да шушында язылып бара. Бергә балаларны күтәрдек, якты дөньяга тудырдык, бергә концертлар куйдык, яңа җырларны да ишетүче- халкым сез.

Сәяхәттә йөргәндә дә мин сезнең белән, кемгәдер ярдәм кирәк булса да без бергә! 
 
Кыскасы минем тормышым сезнең күз алдында бара. Шулай булгач шатлыкны уртаклашу гына түгел борчу кайгымны да сезгә әйтергә тиешмендер дип уйлыйм. 
 
Борчу сынау килде  миңа  дусларым. УЙЛАМАГАН ҖИРДӘН ТЕГЕ ӨЧ ХӘРЕФЛЕ КАҺӘР СУККАН АВЫРУ МИНЕ ДӘ ЭЛӘКТЕРЕП АЛДЫ. 
 
Даими рәвештә анализлар биреп, үзилар үтеп торсам да, щитовидкама бер вакытта да үзи ясатканым булмады. Гармоннарга анализлар бирүен бирә идем Ул анализлар арасында антителаларның югары булуына әлләни ихтибар итмәгәнмен.. Шулай бер көнне берьюлы бөтен органны тикшергәндә УЗИ ясауны иң беренче щитовидкадан башларга булдылар.. УЗИ ясаучы апаның күзләреннән минем анда нәрсәдер бар икәнен аңларга була иде.  Ул озак кына караганнан соң сул якта төерләр булуын әйтте һәм тиз арада биопсия бирергә дип эндокринологка онкологка юнәлтте.
Бу апрель ахыры иде.
 
Мин РКОД ка барып анализ бирдем.Аннары май бәйрәмнәре, яллар җитте. Бер генә дә шигем булмады, үземдә үзгәрешләр тоймадым дисәм, берничә тапкыр кан йөгергән кебек була иде. 10 май көнне миңа результатны әйттеләр. Мин башта ышанмадым, аннары җебедем, ишелеп ишелеп утырып еладым. әйтәләр бит бөтен гомерем күз алдымнан үтте дип, минем дә шулай бар тормышым күз алдыннан узды.. балалар, әле аларның миңа мохтаҗ булулары ах күңелнең әрнүе...әйтеп тә, сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аллаһым берегезгә дә бу хәлдә калырга язмасын!
 
Нәселебездә рак бн авыртучы юк, бу чир бездән ерак дип уйлап йөри идем бит мин. Бу чирнең чыннан да яман, ахыры бер әйбер белән төгәлләнә , бар да бетте шушының белән шул мени? Шундый сораулар башта кайный башлады. 
 
Шулай итеп мин кара кайгыга баттым...ләкин сиздермәдем...тырыштым. Рәхмәт Чулпанга( дустым)ул мине тиз генә үз аңыма китерде. Юатты, ышанычны югалтмаска, ашыкмаска, алга таба тикшеренергә киңәш бирде.Иң мөһиме ул минем баш миемне чистартты. Бөтен нәрсә уйдан, үз үзеңә ышанудан, көчле бул дип киңәш итте.
 
 14 майга операциягә яздылар. Башта ризалык белдергән идем аннары каршы килеп ашыкмаска уйладым.Үз үземне тынычландырырга тырыштым.Бар җиргә бардым, җырладым, Чулпанның киңәше бн
психосоматика белән шөгелләнүчегә бардым. Аңа да зур рәхмәт. Ул да миңа файдалы киңәшләр бирде.
 Җәй башы, сабантуйлары, көндә ниндидер планнар, балалар, гаилә...
 
Тик бер генә уйламаган көнем булмады
Инде Аллаһка тапшырып барысын кабул иттем, алга таба яшәргә, тикшеренеп торырга һәм операциядән котылып булмавын аңладым.
 
Онко диспансерга барган саен кешеләр таный, сорый, кызыксына башладылар , личкама язалар....күңелемнең төрле хәләтендә  мин аларның кайберләренә дөресен әйттем, кайберләренә алдадым....Ай саен тикшеренеп тордым, 3 тапкыр цитологияне тикшерттем. Ни кызганыч һәркайсында яман шеш булуы дәлилләнде.
 
Ничек булса да иҗатта булдым, тапшырулар төшердек,җырлар яздырдым, тик һәр җырны җырлаганда югары ноталарны авыр алынуын сиздем... 
 
Минем операциядән баш тартуым ул тавышсыз калырмын дигән курку хисе белән дә бәйле.Нерв күзәнәкләре, связкаларның щитовидкага якын булуы куркыта. Баштарак Казанда ясатырмын дигән планнар бн йөрдем. Аннары Санкт Питербургны белешә башладым. ...
 
Инде менә дуслар мин Аллаһка тапшырып  Питерга юл тоттым. 
Барсы да яхшы булыр дигән уйлар белән очам.
 Белмәгән күрмәгән мең бәләлән котылган диләрме әле. Мин инде үз кайгымны сезгә ничек бар шулай сөйләдем. Белмәгән булсагыз бәлки минем өчен борчылмас идегез дә бит, әмма сезнең догалар, яхшы теләкләр, сездән энергия миңа бик кирәк.
 
Сез мине югалтмагыз яме! Әле минем җырлыйсы җырлар, куясы концертлар, эшлисе изге эшләр күп булсын!  Әткәй әйтмешли "Тормыш-көрәш". Язмыштан узмыш юк. Барсы да узгычы булсын.

* Россиядә тыелган социаль челтәр

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.10.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы