01.10.2025 Шоу-бизнес
Тамада, җырчы Рамил Хәйретдинов: “Мондый бүләкне көтмәдем”
Популяр җырчы Рамил Хәйретдинов 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. “Эшләргә дә, эшләргә әле”, – ди Рамил үзе.
Җырчыны туган көне белән котлап, хәбәрләшеп алдык.
– 35 яшемә яшәр урыным да, гаиләм дә, эшем дә бар. Ике яктан да әти-әниләребез исән-сау. Әминә, Салават, юбилейга иң зур бүләк булып, улыбыз Мөхәммәтәмин туды. Яраткан тормыш иптәшем миңа шундый матур бүләк ясады. Алга таба да, булганның кадерен белеп, ашыкмыйча, һәр көнебезнең тәмен белеп яшәргә язсын.
– Бик зур мәҗлестә оештыргансыз. Кыйммәткә төштеме?
– Бәйрәмне үзебез өчен үткәрәсе килде. Туган-тумача, дусларны бер мәҗлескә җыйдык. 100дән артык кунак чакырдык. Хезмәттәшләрем дә, иҗади дусларымны да чакырдым. Мәскәү, Уфадан килгән кунакларым да булды. Татар теле укытучысы Халидә Газизовнаны чакырдым. Мине туган телгә, сәнгатькә гашыйк иткән шәхесләрнең берсе ул. Һәрвакыт: “Тормышыма ике укытучы бик зур йогынты ясады”, – дип әйтәм. Милли тәрбия ягыннан, һичшиксез, мәрхүм Хәлил абый Мәхмүтов, урыны җәннәттә булсын һәм Халидә Газизовна. Халидә апаны бик күрәсем килгән иде. Аллаһка шөкер, тормыш иптәше белән безнең мәҗлесебездә кунак булды. Бәйрәмдә күрергә теләгән кешеләремнең барысы да җыелды, шөкер.
– Үзегез алып баручы булгач, мәҗлесне башка кешегә ышанып тапшыру кыен түгелме?
– Грандиоз бәйрәм, сценарийлар язып тормадык. Кемнедер шаккаттыру максатын куймадык. Бу – безнең гаилә бәйрәме иде, шуңа рәхәтләнеп күңел ачтык, аралаштык.
– Балалар нәрсә бүләк итте?
– Балалар мине бөтенләй шаккаттырды. Әминә белән Салават Гүзәл Уразова репертуарыннан “Әти” җырын башкардылар. Мондый бүләкне көтмәдем, чөнки без балалар белән гел бергә. Репетицияләрен дә күрмәдем. Кечерәк вакытта музыка, театр мәктәпләренә дә йөртеп карадык. Әмма алар безнең тормышны күреп, бу юнәлеш белән артык кызыксынмадылар. Иҗаттан читләштеләр. Тере тавышка җиренә җиткереп бик матур җырладылар. Күңелләрем тулды, еладым. Бәйрәм кунакларына да бу чыгыш бик ошады. Мәҗлесебезнең иң матур мизгеле.
– Мәҗлес кунаклары арасында танылган җырчылар да бар иде. Ни өчен нәкъ шушы башкаручыларны чакырырга булдыгыз?
– Барысы да минем дусларым: Ландыш һәм Фәрит Таишовлар, Илназ Минвәлиев, DJ Radik, баянчы Илфат Шәехов, Резедә һәм Артем Пискуновлар гаиләсе. Чыгыш ясарга әллә ни күп кеше чакырмадык. Ир-ат җырчылар арасында минем өчен беренче урында булган Фирдүс Тямаевны чакырдык. Шулай ук хатын-кызлар арасында иң текә җырчы Гүзәл Уразованы чакырдык. “Мөмкинлегегез булса, килеп китә аласызмы?” – дип белештек. Ике дә уйламыйча ризалаштылар, безне сөендереп, мәҗлесебезне бизәп киттеләр. Барысы да мин теләгәнчә узды. Яраткан җырларны тыңлап, яраткан кешеләр мохитендә бәйрәм иттем. “Артистлар арасында дуслык юк”, – дигән сүз – ялган. Мәҗлестә булган һәр җырчы, иҗат кешесе минем чын дусларым. Алар бары безне шатландыру өчен генә килде. Бернинди матди, мәкерле уйлары юк, шуңа күрә үз яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Шатлыклы көнем белән уртаклашкан өчен сезгә дә рәхмәт!