поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
08.09.2008 Мәгариф

БЕЛЕМ АЛУ ЮЛЛАРДАН БАШЛАНА (ФОТО)

Оптимальләштерү сәясәте бигрәк тә авыл халкының җанына кагылды. Бүген алар, мәктәп бетсә, авыл да калмаячак, дип хафаланып яши. Мәгариф җитәкчеләре "бетә", "ябалар" дип сөрән салучыларга: "Юкка чыгару түгел бу, бары тик статус кына үзгәртү ", – дип аңлатмакчы була. Мәсәлән, урта мәктәпләр 9 еллыкка яки башлангычка калдырыла. Әлегә исә, аз бала укыган башлангыч мәктәпләргә берәү дә кагылмаячак, дип баралар. Әмма республикабызда бер бала гына укыган 32 мәктәп бар бит. Болар Актаныш, Апас, Биектау, Лаеш, Кама Тамагы кебек районнарда урнашкан. 10лап кына укучысы булган башлангыч мәктәпләрнең саны исә узган уку елында 402 гә җитте. Мондый "өй-мәктәп"ләрдә укыган балалар нинди генә белем ала икән соң? Аларга башкалардагы кебек мөмкинлекләрне кем генә тудырыр икән? Шуңа күрә бу мәктәпләрнең яшәп калуы бик шикле.

Төп һәм урта мәктәп­ләрдә дә укучылар саны елдан-ел кими бара. Мәсәлән, бездә 40 ка якын укучысы булган – 106 төп, 100 ләп балага белем биргән 486 урта мәктәп исәпләнә. 751 аз комплектлы мәктәпнең язмышы сорау астында. Саннар бер дә шатланырлык түгел шул. Шуңа күрә бер мәктәпне икен­чесенә кушарга мәҗбүр булалар да инде. Бүген 185 база мәктәбе барлыкка китерелсә, 2008–2010 елларга аларга тагын 122 мәктәп өстәләчәк. 12 меңләп укучы чит авылларга барып укыячак.

 

Нәкъ менә шушы чит авыл дигәнең куркыта да инде халыкны. Әллә ничә чакрым арага йөреп уку яки укыту бер дә рәхәт түгел бит. Михаил Ломоносов, белем эстисе килгәч, чабаталы килеш тә Архангельск губернасыннан Петербургка кадәр җәяү барып укыган да бит. Хәзер Ломоносовтан үрнәк алырга берәү дә атлыгып тормый шул. Әле автобус бирелгән чакта да, чит мәктәпкә бармыйм диючеләр азмыни? Баланы иртә таңнан уятып, башка авылга чыгарып җибәрү, юл мәшәкатьләре куркыта. Ә юлда кем очрамас. Җитмәсә, кич кенә арып-талып кайткач, дәрес әзерләргә кирәклеген дә ата-ана бик яхшы аңлый. Хәзер бит аның дәресләрен дә тиз генә әзерләп бетерә торганмыни? Әле автобусы да вакытында һәм ватылмыйча гына йөреп торса ярый ла. Икешәр рейс ясаган очракта, балаларга сәгать алтыда торып, юл чатына җиденче яртыда ук чыгып басарга туры киләчәк. Шуңа күрә дәресләрне сәгать 8 дә түгел, ә бер сәгатькә соңрак башлау мәслихәттер. Өй эшләрен җиңеләйтү яки мәктәптә үк башкару ягын да карарга кирәктер.

 

Соңгы вакытта редакциябезгә дә, мәктәпләр кыскара, авыл бетәр инде, дигән эчтәлектәге хатлар шактый килә башлады. Минзәлә районының Наратлы Кичү авылы кешеләре дә тиктомалдан гына борчылмый.

 

"Безнең 11 еллык мәктәп башлангычка калдырыла. Ни өчен аны төп мәктәп итеп үзгәртмиләр? Хәзер укучыларга 13 чакрым ераклыктагы авылга барып укырга туры киләчәк. Юллар начар, башта асфальт түшәргә, аннары гына оптимальләштерү уздырырга кирәк иде", – дип яза андагы укытучылар коллективы.

 

Район мәгариф бүлегенә шалтыратып: "Ни өчен урта мәктәпне башлангычка калдырасыз?" – дип кызыксынгач, мәгариф бүлеге башлыгы Наил Габдуллин: "Балалар саны 40 ка да тулмый. Шуңа күрә башлангычка калдырылды. Әлеге бинага балалар бакчасын күчердек, чөнки тегесе бик иске иде", – диде.

 

Хуҗәмәт мәктәбе 2003 –2004 еллардан ук база мәктәбе булып тора икән. Моңарчы бирегә 5 авылдан килеп укыганнар. Бу уку елында исә Исәнгулдан һәм Наратлы Кичүдән 29 бала көтәләр. Шулай итеп, биредә 161 укучы белем алачак. Чит авылдан килүчеләрне йөртер өчен 3 автобус билгеләнәчәк икән. Кыскартуга эләккән 13 укытучыга да эш урыннары тәкъдим ителгән. Ләкин шуларның 3 е чит авылга барып эшләүдән баш тарткан.

 

– Юллар начар, шуңа күрә хатыным Филира да, үзем дә анда барырга риза түгел. Кыш көннәрендә күз ачмаслык бураннарда, язгы-көзге пычракларда бу юлларда җиңел машина белән дә йөреп булмый. Җитмәсә, хәтәр генә тауны да менәсе бар. Белмим, автобус ничек йөрер? Юлга ташлы ком җәеп куйдылар үзе, асфальты юк. Укучыларга автобус булса да, укытучыларга барыбер үзләренә йөрергә калачак, ике рейс барыбер ясамаячаклар, – ди физкультура укыткан Ирек Вәлиев.

 

Мәгариф бүлеге башлыгы Наил Сайманович сүзләренә караганда, әлеге авыл укучыларын автобус ике рейста ташыячак. Балаларга күз-колак булыр өчен укытучылар билгеләнгән, диделәр.

 

– Юлларыгызны ремонт­ламыйча, бу мәктәп­ләрне оптимальләштерү программасына ничек керттегез? – дим Минзәлә хакимияте башлыгы Гиоргий Куприяновка.

 

– Наратлы Кичү белән Хуҗәмәт арасында юллар күтәртелеп, комлы вак таш җәелде. Асфальт түшәү 2-3 еллык программага кертелде. Бездә барысы 13 мәктәп реорганизацияләнәчәк. Быел 3 мәктәпне оптимальләштерү каралган, – дип аңлата ул.

 

Баксаң, Минзәләдә шактый бала шундый күтәрткән юлларда йөреп укый икән. Юллар проблемасы республика күләмендә кайчан хәл ителә башлар инде? Мәктәп һәм юл... Болар авыл кешесе өчен бер дәрәҗәдә әһәмиятле.

 

Алга таба: Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы мәктәбеннән фоторепортаж. Бу йорт - Туфан Миңнуллинның туган нигезе. Хәзер монда 2-3 бала укып ята.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Д.Сәфәров фотолары.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 189-190 | 06.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы