|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.09.2025 Хатлар
Тауга менәсең икән, аннан төшүең турында да уйлаҖиңү пигы – Тянь Шань тауларының иң көнчыгышында, Кыргызстан белән Кытай чигендә, Кокшалтау сыртына урнашкан. Аның гомуми биеклеге 7439 метр, өслеге күпъеллык кар һәм боз белән капланган. Әлеге биеклекне яуларга 1955 елдан алып, күп альпинистлар хыялланганнар, әмма кире төшү юлын гына таба алмаганнар, шунда ук унбишләбе ятып кала барган. Татар халкында шундый әйтем бар: “Тауга менәргә сәләт кирәк, төшәр өчен сәбәп кирәк”. Мин моңа өстәп: “Тауга менәсең икән, аннан төшүең турында да уйла”, – дияр идем.
Быел исә Җиңү пигын яуларга Россиянең һәвәскәр альпинисткасы Наталья Наговицына алына, чөнки аның тормыш иптәше дә шунда ук ятып калган була. Кызганыч, 12 август көнне, 7200 метр чамасы биеклектә көтелмәгән фаҗига була, Наталья аягын сындыра һәм үзен коткаруларын сорый. Әлеге хәбәрне ишеткәч, миңа шундый кыен булып китте, хәтта яшьләрем тамды... Шунда ук аның һәлак булачагы күз алдыма килде.
Бу хакта аның улы да бик борчыла, ул ил күләмендә югары даирәдәге җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, аны коткарырга тырыштылар. Коткару төркеме, вертолетка утырып югары күтәрелә башлагач, һава торышы нык үзгәреп китә, тауларда кар-буран уйный башлый, салкынлык һәм кыш башлана. Нәтиҗәдә, вертолет каты гына төшеп утыра, берничә коткаручы үзләре үк җәрәхәт ала. Италиядән килгән бер альпинист исә Натальяны коткару дәверендә үзе дә һәлак була. Соңыннан, Җиңү пигында ярдәм көтүче ханымны коткарырга теләгән 62 альпинист әлеге биеклеккә күтәрелергә батырчылык итми.
Соңгы көннәрдә телевизион тапшыруларны алып баручы Виктория Буня да Наталья Наговицынаны коткарырга тырышып, альпинистларга мөрәҗәгать итте. 2 сентябрь көнне альпинистлар Наталья урнашкан биеклеккә бары тик дрон гына җибәрә алдылар. Аның аша күзәткән вакытта, альпинистка бернинди дә тереклек билгесе күрсәтми, шулай итеп ул әлеге биеклектә, вафат булып, ятып кала...
Дөньякүләм прогрессив үсеш дәавам итә. Фән-техника, барлык төр технологияләр алга таба атлый, әмма кешелек ясалма интеллект белән күпме генә саташса һәм мактанса да, әлеге биеклектә һәлак булган альпинистларны алып төшә алмый. Чөнки әлегә фән-техника дөньясы ул югарылыкка кадәр үсмәгән, шуңа да анда менеп, берсенә дә ярдәм итү мөмкинчелеге юк.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ.
Казан.
--- |
Иң күп укылган
|