поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2011 Җәмгыять

Төнге сәүдә

Төнге сәүдә дигәч тә, күз алдына кача-поса итәк астыннан аракы, самогон сатучылар килә. Аракы зәхмәтеннән кала тагын нәрсә кешене төн карасында урамга чыгарсын. Казан урамнарында тәүлек буе эшли торган киосклар, кибетләр саны хәттин ашкан. Алар ни белән сәүдә итәләр икән?

Үз күзләрем белән барысын да күрү ниятеннән киоскларның берсенә барып эшләп карарга, дөресрәге, кеше эшләгәнне карап торырга булдым. Әлбәттә инде, киоск хуҗасыннан рөхсәт сорамыйча гына. Ул ризалык бирмәс иде дип, танышым аша гына тотындым сәүдә эшенә.

 

Киоскларның күбесе, башлыча, тукталышларда. Тыштан караганда алай ук кечкенә кебек тоелмасалар да, эчкә үткәч тә беренче сүзем: «Йа Ходам, монда 24 сәгать ничек утырмак кирәк!» – булды. Һәр якта идәннән түшәмгә хәтле тезелгән әрҗә-әрҗә сыра, су, сок шешәләре. Артта тимер ишек, алда рәшәткәле тәрәзәдә сатып алучылар белән аралашу өчен нәни генә уентык. Әстәгъфирулла, монда үзеңне тоткындагы кеше кебек хис итәсең.

 

– Эшнең оештырылуы төрле кешедә төрлечә. Без бер тәүлек эшлибез дә өч көн ял итәбез. Ияләнәсең инде, менә минем биредә эшли башлавыма биш ел, –ди танышым, хезмәте белән таныштырып.

 

– Эшли башлаганда иң авыры нәрсә булды?

 

– Тәмәкеләрнең исемен, төрен истә калдыру булгандыр, мөгаен....

 

Тәмәкене бик күп төрдә дип белә идем, ләкин бер исемдәгесенең дә шул тиклем төрләргә бүленгәнлеген монда килгәч беренче тапкыр ишеттем. Бик таләпчән икән бу тәмәкечеләр. Әле тегендие кирәк, әле мондые. Әһә, менә бер мәктәп укучысы да шакыды тәрәзәне. Тәмәке сорый. Сорый гына дисәм аз булыр, үтенә, ялвара, теле телгә йокмый. Бирмәгәч китеп бара да, ун минут та үтми, янә килеп җитә. Ул арада башка киоскларга да барып килә, күрәсең. Өч тапкыр килсә дә, бик нык тордык, тәмәке бирмәдек. Ләкин бу малайның без тәмәке бирмәде дип кенә тартмый башлавына күңел ышанып җитми, әлбәттә.

 

Йә исереп җитмәгәннәр, йә айнып бетмәгәннәр

 

Көн яктысында «төннек тәрәзәсеннән» урамны күзәтеп утырасың, ә караңгы төшә башлагач шүрләтә икән.

 

– Курыккан вакытлар да күп инде. Төнлә йөрүчеләрнең берсе дә ипи, сөт эзләп йөрми. Йә исереп җитмәгәннәр, йә айнып бетмәгәннәр. Начар, ямьсез сүзләр әйтсәләр, милиция чакырам дигән буласың. Ә бервакыт берәү киоскның тәрәзәсен дә ватты. «Милициягә хәбәр итегез, алып китсен мине», – ди.

 

Төнге сәгать өчтә кибетчегә, чыннан да, милиция чакырырга туры килгән. Сатып алучыларның теләген үтәмичә булмый бит инде.

 

Аферистлар

 

Исерекләрдән дә куркынычрагы – алдаучылар, күз буучылар икән.

 

– Шул тиклем уяу булырга, алданмаска тырышасың, алай да алдыйлар. Әле беркөн генә берәү 50 сум акча биреп тәмәке алды. Сдачасын кайтарып бирдем, һаман китми тора. «Мин сезгә 500 сум бирдем», – ди. Акылым белән алай түгел икәнен аңлыйм да кебек, шулай да акчамны чыгарып бирдем. Иртән ревизия ясый башласам, әлбәттә инде, акча тулмый. Моннан элегрәк тулы бер спектакль күрсәтеп, 1 500 сум акчамны алып киттеләр. Берәү тәрәз шакып, «Хисап язылган дискым югалды, бик кирәк иде, табып китерүчеләр булса, зинһар, алып калыгыз, табучыга 3000 сум акча бирәм», – дип телефонын калдырды. Озак та үтмәде, икенче берәү диск күтәреп килгән. «Сораучы булмадымы?» – ди. Менә, мәйтәм, ул кешенең телефоны, хәбәрләшегез. Сөйләште дә: «Ул килгәнче көтеп тора алмыйм, миңа 1 500 бирегез, дискны алырга килгәч, ул сезгә бирер, калганын үзегезгә алырсыз», – ди. Һәм мин янәдән акчаны чыгарып бирдем һәм шуның белән шул. Диск артыннан килүче дә һәм, әлбәттә инде, акча китерүче дә булмады. Кешегә сөйләгәндә бу кешеләрнең алдаганнарын аңларга мөмкин булган кебек тоела. Ә менә каршыңда шушы хәл кабатланса, алдануыңны сизми дә каласың икән.

 

Шулайдыр шул инде. Тәүлек буе утыра торгач арып та, аңгыраеп та китәсеңдер. Сату гөрләмәсә дә, сыңар әйбер алучылар бетми, берсе килә, берсе китә. Төн буе бер тынгылык юк, шәһәр һәрвакыт уяу. Ә инде күбесенчә нәрсә алалар дигәндә, сыра һәм тәмәке инде. Статистикага күз салсак та мондый киоскларда товар әйләнешенең 60-70 процентын сыра сату тәшкил итә. Мин дә моңа үз тәҗрибәм аша инандым.

 

2013 елның гыйнварыннан киоскларда сыра сату тыелачак. Димәк, киоскларның да язмышы хәл ителә дигән сүз, чыгым кертә торган төп чыганак туктатылганнан соң, киоскларны тоту үз-үзен акламаячак. Моннан берәр ел элек шәһәр мэриясе Казан урамнарындагы киоскларга каршы көрәш ачкан иде инде, күпмеседер шул чорда ук ябылды. Сатучыларның каршылык күрсәтеп урамга чыкканнары да хәтердә. «Хуҗа кушканга гына чыктык. Япсалар ябарлар инде, башка эш эзләрбез, ә болай ияләнгән эш дип утырасың да утырасың», – ди танышым. Киоскларга карата ачылган беренче көрәш вакытында да сатучылар эшсез кала дигәнне калкан итеп куйганнар иде. Миңа калса, мондый шартларда чыныгу алган кешеләр бер җирдә дә югалмаслар. Ә менә төнлә хәмер эчүне бөтенләй туктатып тору файдага гына булыр иде.


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»