|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2011 Җәмгыять
«Мин немецка кияүгә чыкмас идем»
Мәктәптән соң ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультетын, аннары аспирантура тәмамлап, диссертация яклый. Аннары күренекле галим Флера Сафиуллина җитәкчелегендә чит илдән килгән студентларны тиз арада татар теленә өйрәтә башлый. Илмира бүгенге көндә Берлинда яши һәм тюркология институтында татар теле укыта. Аны алман җиренә нинди җилләр ташлаган соң? Бу хакта Илмира үзе болай дип сөйли:
– Германиядә чит ил галимнәрен кызыксындыру өчен төрле фондлар бар. Университетта конкурстан узгач, «Берлинда тюркология» дигән фәнни эшемне шундагы «Берлин Сенаты» фондына җибәргән идем. Шуннан соң чакырып алдылар. Алманнар өчен татар теле һәрвакыт кызыклы булган. Тюркология институтында бер ел стипендия түләп укыттылар. Әлеге уку йорты моннан 20 ел элек оешкан. Телне өйрәнү өчен берничә айлык курсларга йөреп алдым. Институтка Клауз Шөниг дигән профессор директор булып килгәч, гаҗәпләнеп куйдым. Казанда аның «Татар телендә ярдәмче фигыльләр» дигән китабын тәрҗемә иткән идем. Шуңа күрә бу шәхес белән очрашу кызык тоелды. Анда профессор дәрәҗәсендәге галимнәр һәр уку йортында берәр генә булырга мөмкин. Мин хәзерге вакытта «Славяннар белән күчмә халыкларның контактлары», «Чыгатай теле синтаксисы» дигән темалар буенча эшлим.
– Андагы галимнең хезмәт хакы күпме?
– Яңа гына диссертация яклауга, аена 4 мең евро түлиләр. Аның яртысы салымнарга, иминияткә, фатир өчен түләүгә китә.
– Фатирга түләү, юл йөрү бәяләре ничек соң?
– Бер бүлмәле фатир 300 дән алып 650 еврога кадәр. Айлык юл йөрү билеты 74 евро тора. Анда кондукторлар юк.
– Илмира, Германиядәге укыту системасы турында да әйтеп узыгыз әле.
– Анда урта белем бирү унике ел. Биш сыйныф башлангыч булып санала. Аннары өч юнәлешкә бүләләр. Көчлеләр – гимназиягә, урталар – техник уку йортына, калганнары – училище тәмамлап, эшкә китәләр. Мәктәптә сынау биргәннән соң, бернинди ришвәтсез, кабул итү имтиханнарсыз югары уку йортына керәләр.
– Берлинда милләттәшләребез күпме? Бергә җыелган чакларда нинди чаралар оештырасыз?
– Безгә мәгълүм булган татарларның саны биш йөз. Ике җәмгыять бар. Берсен Венера Вәгыйзова җитәкли. Аның ярдәме белән «Алтабаш» (Алманиядә татарлар, башкортлар) дигән татарча журнал чыга, анда мәкаләләр бастыра идек. Вакыт булмау сәбәпле, бер ел элек ул да туктатылды. Сабан туен оештырабыз. Төрле милли бәйрәмнәрдә очрашабыз.
– Казанга кайткач, иң элек нәрсә күзегезгә ташлана?
– Башкала танымаслык булып үзгәрә. Әмма биредәге пенсионерларның йөзләренә карыйм да аларны жәллим. Германиядә Татарстаннан китеп яшәүчеләр дә бик матур бизәнеп, киенеп йөриләр. Фитнеска, массажга баралар. Кыскасы, үзләрен карап кына йөртәләр.
– Сез республикадагы мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрдән хәбәрдармы?
– Кайткан саен милли рух кимегәнен күреп борчылам. Үзем укыган татар филологиясе факультетының юкка чыгуы, «Мәгариф» нәшриятының ябылуы бик аяныч, әлбәттә. Һәр халык үз телен сакларга тиеш. Татар газеталары ябыла күрмәсен иде. Күп кенә төрки халыклар белән очрашкан кеше буларак, шуны әйтә алам: алар татарларга табынуларын яшермиләр. Мәдәниятне, телне саклыйсы иде инде.
– Үзегезнең гаилә хәле хакында да ишетик инде.
– Ирем белән төрек җәмгыятендә таныштык. Ул Мурат исемле төрек егете. Мин аны очратмасам да немецка кияүгә чыкмас идем.
– Мөселманнарга үз гореф-гадәтләре буенча яшәү шартлары тудырылганмы?
– Берлинда мәчетләр күп. Мөселман зираты бар. Акчасыз кешене җирләгәндә хөкүмәт ярдәм итә. Медицина анда ышанычлырак дияр идем.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|