|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.09.2025 Юмор
Бәлеш (Шаян хикәя)Бүген тагын кибет яны иртә таңнан гөж килде. Безнең авыл аеруча шундыйрак бугай ул: кулларында шырпы кабы, йә үтүк хәтле, һич булмаса кесәгә уңай гына кереп утыра торган әллә нинди хәтәр заманча телефоннары булса да, яңалыкны кибет янына җыелган халык аша белергә ярата. Шулай булмый ни, анда бит инде бер төрле яңалык кына тыңлап, телефоныңның төймәсенә басып куймыйсың, ә ике колагыңны дүрт итеп, кем нәрсә сөйләгәнне тәмләп сеңдереп рәхәтләнеп тыңлыйсың. Кемнең сыеры көтүдән кайтмый калган да, шуны төн уртасына хәтле эзләп йөргәндә, тау астындагы биек өянкеләр ышыгында, әй, әйтмим инде, күргәннәрен, кайсысыдыр кода-кодагыйларыннан кичке аштан кайтканда, тыкрык башында үз ире була торып, кем беләндер серләшеп торган хатынны күрүләрен, кемнең бүген сарыгы бәрәнләгәнен, йә ата казы кемгәдер ташланганын – барысын да шушы Сабан туе аланы чаклы кибет алды мәйданында ишетергә була. Җитмәсә, үзең белгәнне йә күргәнне кемгәдер җиткерәсе килеп, ике-өч көн буена чебигә утырырга теләгән тавык кебек кыбырсып йөрүеңне дә, телең кычытуын да шушында баса аласың.
Мәйсәрә дә сөтен аертып, каймакларын банкаларга тутырды да, бик олы эш эшләгән сымак, ашаганнан соң пуфылдап олы диванга тәгәрәгән иренә, мин кибет тирәсен әйләнеп кайтам әле дип, артсыз тапочкиларын гына эләктереп, кибет алдына юыртты. Башкалар сөйләгәнне тыңлаудан да ныграк аның үз яңалыгын ишеттерәсе килә иде шул халыкка. Сөйли башласа сөйли инде у-у-ул, “син радио кебек” ди бит аны хәләле дә. Олы теле кечесенә йокмый, тәки бар кешене үз авызына карата. Сөйләп бетергәч тә әле, йә ничек дигән сымаграк итеп тыңлаучыларны барлап карап чыга. Мәйсәрә, халык таралыша күрмәсен тагы дип, ашыгыбрак атлый башлады. Арттан килгән машина тавышын да ишетмәде, алга карап атлавында булды. Үз авылың кешесе булса, сигналын кычкыртмас та иде инде шофер, тик бу авыл кияве булдымы, әллә авылда кешенең урамның нәкъ уртасыннан йөрергә яратканын белмәдеме, машинасы, милиция машинасы сигналы кебек итеп сызгырып җибәрде. Мәйсәрә, куркуыннан бер метр читкә сикерде һәм иртән көтүгә куганда сыерлар төшереп калдырган “бәлеш” өстенә китереп тә басты. Басты дип, тапочкилары шуып китте һәм ул, әле суынып та өлгермәгән “бәлеш” өстенә арт ягы белән җайлап кына килеп тә утырды. “Аһ, авызын корт чаккыры!” – дип кычкырып җибәрсә дә, ул инде авыл халкы теленә үзенең бу көннән соң Бәлешкә әйләнгәнен бик яхшы аңлады. Кибет янына барып яңалык сөйләү түгел, шушы пычрак арт сан белән ничек итеп кире өйгә хәтле кайтырга дигән уй башын борауласа да, тиз генә урыныннан торып, күлмәк итәгенең арт ягын бот төбенә чаклы күтәреп өенә йөгерде. Бу минутларда кибет янындагы халыкның бар игътибары анда иде. “Нишләп ята икән, әллә иртә таңнан бераз салып алганмы?”, “Булмас, ул бит газировка да эчми”, “Һи-и, кеше карбыз түгел, әллә син аның белән торасыңмы, каян беләсең аның ни эчкәнен?” кебек сорау-сүзләр берсеннән-икенчесенә күчә торды. Читтән генә Мәйсәрәне күзәтеп торучылар арасында аның яшь чагындагы көндәше дә бар иде. Самира, юк-бар сүзләргә нокта куярга теләгәндәй, тиз-тиз атлап, әле генә Мәйсәрә шуып егылган җиргә килеп тә җитте, бар урамны яңгыратып: “Бәлееш, бәлеш!” – дип сөрән салды. Җыелган халык шаркылдап көләргә, хихылдарга тотынды. Аларның көлгән тавышлары Мәйсәрә мунча алдына кереп, буялган күлмәген изүеннән генә аерып төшереп, пычранган ыштанын, учакка аткач та тынмады. Мунчаны җылытып, юынып, зур сөлгегә уранып өйгә кергәндә дә, ире диванда гырлап йоклый бирә иде. Ачуының иң югары стадиягә барып җиткән мизгеле булмаса, ул моңа аптырамас иде, тик үзенең көндәше каршында шундый хурлыкка төшүен йөрәге күтәрә алмады.
– Бүкән! Ярты көн җитеп беткән, ә ул һаман йокы симертә! Оятсыз!
Хамисы, йокылы-уяулы көе, күзләрен челт-челт итеп хатынының акайган күзләренә карады.
– Хатын, сиңа ни булдыы? Әллә кибет алдында халык таралышкан идеме? Ник котырынасың? – дип, Мәйсәрәгә сүз катты.
– Халык! Сиңа халык кирәкмени, ә?! Сиңа мин генә җитмәгәнме? Сиңа, бәлкем Самира кирәктер? Бар әнә, олак Самира янына. Бик озак шаркылдады. Ай-яй каты шаркылдый.
Мәйсәрә кулларын болгый-болгый сөйләп торганда, төренгән сөлгесе җай гына чишелеп, фәлән ел бергә яшәп тә хатынын якты көндә шәп-шәрә көе күргәне булмаган Хамисның да күзләре шар булды. Ул, бераз тотлыга төшеп, Мәйсәрәнең кендегенә текәлде.
– Туктале, Мәйсәрә! Син шәрәтән бит! Бер киемсез! Әллә кибеткә шулай бардыңмы? – дип, хатынының җылы мунчадан чыкканнан соң бераз гына алсуланып торган тәненә карап төкреген йотып куйды һәм тагын нидер әйтергә теләгәндәй, хатынына таба кулларын сузды.
Мәйсәрә, идәндәге елан кебек сузылып төшкән сөлгесен күтәреп алды да, зур бүлмәгә киенергә кереп китте. Хатыны тузынган чакта, дәшмәскә яки юк-бар эшеңне бар итеп ишегалдында казынырга кирәген ул өйләнеп ярты еллап торгач та аңлаган иде. Шуңа, торды да, пышан-пышан гына ишегалдына тайды.
Бары тик кич сыер көтүен каршыларга баргач кына Хамиска да хатынының бүгенге маҗарасы билгеле булды. Шул көннән ул да Бәлеш Хамисына әйләнде. Үпкәләмәде ул бу кушаматка, ни дисәң дә бәлеш дигәч, иң беренче булып тәмле сыер итен күп итеп салып пешергән шулпалы бәлеш күз алдына килә бит.
Әсхия АБДУЛЛИНА.
Казан.
--- |
Иң күп укылган
|