|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2011 Икътисад
Пенсия арта... 2012 елдаКиләсе 2012 елда ике кабат пенсия арттырмакчылар: беренче февральдән – 7, беренче апрельдән 2,4 процентка. Бу хакта кичә “Халык фронты” хәрәкәте җыенында РФ Пенсия фонды җитәкчесе А.Дроздов хәбәр итте. Димәк, халык өзелеп көткән быелгы август өстәмәсе булмаячак. Дәүләт җитәкчеләре ел башында быел пенсияләр ике мәртәбә – апрель һәм август айларында артачак дип вәгъдә иткән иде. Чөнки башка елларда гел шулай булып килде. Соңыннанрак түрәләр август аенда пенсияләрнең артмаячагы турында хәбәр таратты. Янәсе, быел инфляция фаразлаганнан артык түгел, пенсияләр шул сәбәпле артмаячак. Хәер, ай саен йөзәр меңләгән сум хезмәт хакы алучы түрәләр азык-төлек бәяләренең ай саен артып торуын сизмидер ансы. Әмма тиенен тиенгә исәпләп яшәүче пенсионерлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр аны бик белә. Көн дә кирәкле сөт, ипи бәяләре генә дә ел башына караганда ике-өч сумга артты лабаса. Ләкин, бу халык нәрсәдән риза түгел, нигә пылау ашамыйлар икән соң, дип аптырап яшәүче җитәкчеләр аны каян белсен? Әнә, аз булса да пенсияләрне дә, кәгазьдә хезмәт хакларын да гел арттырып торалар лабаса.
2012 елның 1 апреленнән инвалидларның, туендыручысын югалтучыларның, шулай ук социаль пенсия алучыларның да пенсияләре артачак икән. Мәсәлән, социаль пенсия 2012 ел ахырына – 5900, ә 2014 ел ахырына 7200 сум булыр дип көтелә. Өч ел эчендә сугыш ветераннарының да пенсияләре дә артырга тиеш. Мәсәлән, 2012 ел ахырында ул 23,5 мең сум булса, 2014 ел ахырына 28,2 мең сум тәшкил итәчәк. Ә хәрби хезмәткәрләрнең толлары 2012 ел ахырына 17,2 мең алса, 2014 ел ахырына – 20,7 мең сум, Ленинград блокадасын кичерүчеләрнеке 17,8 меңнән 21, 3 мең сумга кадәр артыр дип фаразлана.
А.Дроздов мәгълүматларына караганда, бүген илдә пенсионерларның саны, хәрби хезмәткәрләрне дә кертеп, 39,7 миллион кеше тәшкил итә. 2012 ел башына исә аларның саны 40,2 миллион кешегә җитәчәк. А.Дроздов ведомствосы пенсияләр турындагы фаразны өч елга ясаган. 2012 елга илдә уртача хезмәт пенсиясе – 9400, ә 2014 ел ахырына 11200 сум тәшкил итәчәк, шулай итеп, арту 3 мең сумга якын булачак, ди ул.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|